Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхмәтһади Максуди – татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе

Әлфия Абдулла кызы ХӘЛИУЛЛИНА,Яшел Үзән районы Түбән Урысбага төп мәктәбе биология укытучысыПедагогик стажы 25 ел.Кем турында языйм икән дип, озак кына уйлап утырганнан сон күзем, хәзерге вакытта гарә...

Әлфия Абдулла кызы ХӘЛИУЛЛИНА,
Яшел Үзән районы Түбән Урысбага төп мәктәбе биология укытучысы
Педагогик стажы 25 ел.
Кем турында языйм икән дип, озак кына уйлап утырганнан сон күзем, хәзерге вакытта гарәп хәрефләрен өйрәнүдә бик популяр булган,  “Мөгәллим сәни” китабына төште. Баксаң әлеге китапның беренче басмасы 1892 нче елда ук басылган икән. Үзенең гади төзелеше һәм шул ук вакытта югары дәрәҗәдәге методикасы белән ул бүгенге көнгә кадәр дөнья күләм аналогы булмаган бер популяр дәреслек булып санала.  Хәзерге көндә дә ул басыла. Авторы белән кызыксынып киттем. Әхмәтһади Максуди — ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе. Аны үз заманында ук «иң-иңнәрнең», ягьни иң танылган шәхесләрнең беренче унлыгына керткәннәр. Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә) мулласы гаиләсендә туа.
1881 елда аңа Казанга барып укырга мөмкинлек туа. Ул башлангыч мәдрәсә курсы өчен барлык имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, заманының мәшһүр, абруйлы, эре дини уку йортларының берсе булган  «Галләмия» мәдрәсәсенең төп курсына укырга керә. Сигез ел дәвамында шунда белем ала.
Укуы тәмамлангач, «Галләмия» мәдрәсәсе җитәкчелеге аңа укытучы вазифасын тәкъдим итә. 1890-1892 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Әхмәтһади кече сыйныфларны укырга һәм язарга өйрәтә башлый
Башлангыч сыйныфлар өчен татар әлифбасы дәреслеген, барча төрки халыкларның уку әсбабына әверелеп киткән «Мөгаллим әүвәл» («Беренче мөгаллим») китабын әзерли. Татар әлифбасына 6 хәреф кертә. 1918 елга кадәр «Мөгаллим әүвәл» 32 мәртәбә  нәшер ителә, аның гомуми тиражы 1 200 000гә кадәр җитә.
Тагын бер китабы - “Гыйбадәте Исламия” классик басма. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзхәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра. Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.
1893 елда ул Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша. 1896 елны Һ. Максуди Казанга кайта һәм Казан укытучылар мәктәбенә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. Мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм география фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.
1892 елдан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Һ. Максуди  газета чыгаруга рөхсәт ала.  1906 елның 15 гыйнварында «Йолдыз» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 8 меңгә житә. 1918нче елның 21нче июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 нчы саны чыга.
Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен - «Китапханәи исламия»не оештыра. Китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр ул аның мөдире була.
Октябрь революциясеннән соң 6 тел белгән (татар, рус, гарәп, фарсы, француз, немец), З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең —  Һ.Максудиның совет властена кирәге калмый. Һ. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган  “Фәнни камус” – татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.
Октябрь революциясеннән соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 январенда алына. Ул Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 1938 елның 10 январенда Һ.Максудига ачылган «Эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм 1939 елның 2 февралендә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.
Безнең аны онытырга хакыбыз юк!!! Әйе ул бөек шәхес, иҗади укытучы булган. Без дә шулай ук укытучы исемен горур йөртергә тиешбез. Совет властенең төп хаталарының берсе  дин иреген чикләү булган, дип әйтәсе килә. Хәзерге вәзгыятькә күз салсак дин иреген чикләү юк, ә тел иреге? Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимү, тел иреген чикләүгә  дәлил түгелме.  Без үзебез саф татар телендә укыдык, әле югары уку йортында да татар телендә белем алу мөмкинлекләре бар иде. Авылыбызда юллар әйбәт, шуңа күрә читтән кайтып урнашучылар шактый. Араларында төрле милләт вәкилләре дә бар. Шуңа карамастан  саф татар телендә белем бирәбез. Алар  телне бик тиз үзләштереп, яхшы, бик яхшы  билгеләргә укыйлар.
Мин үзем мәктәпкә урау юллар белән килсәм дә, эш стажым 25 елга елга якын. Бу кеше гомере өчен аз түгел, нәтиҗәләр ясап була. Балаларның елмаеп “Исәнмесез, апа!” диеп эндәшүләре барлык булган борчуларны юып төшерә, саф күңелле булып каласың, кешегә ниндидер яхшылык эшлисе килә башлый.
Балаларның фәнне яратулары, аларның ел саен йөз процент дәүләт имтиханнарында, сайлау имтиханы  итеп биология фәнен алулары һәм аны йөз процент сыйфат белән тапшырып чыгулары шуны раслый. Иң зур уңыш шушы түгелмени?  Балалар ел саен уза торган биология атналыгында бик теләп катнашалар. Төрле иҗади конкурсларда муниципаль, республика, федераль,  халыкара күләмдәге бәйгеләрдә  урын алучы укучыларым да шактый. 2019  елда муниципаль бәйгедә өч, республика күләмендәге бәйгедә ике, россия күләмендәге бәйгедә ике, халыкара бәйгедә унбер призлы урыннарыбыз бар. Үзем дә бәйгеләрдә бик теләп катнашам һәм урыннар алам. Мәсәлән: ел саен  укытучылар арасында үткәрелә торган  “Радуга талантов” бәйгесендә катнашып гран – при һәм призлы урыннарга ия булдым. “Ел хатын – кызы” бәйгесендә катнашып муниципаль этапта җиңүгә ирешкәнем бар. Ел укытучысы бәйгесендә катнашып, үземне сынап караганым бар.
Авыл укытучысы шәһәрнекеннән шактый аерыла. Чөнки без һәрвакыт күз алдында. Безнең тормыш уч төбендәге кебек. Шуңа күрә син мәктәптә дә, гаиләдә дә һәрвакыт үрнәк булырга тиеш. Бигрәк тә кеше арасында син тәрбияле, сабыр, итагатьле, һәрвакыт рамкада булырга тиеш. Мәктәптә сине укучылар хөрмәт итсә, урамда сине аның әти-әнисе, авыл халкы хөрмәт итәргә тиеш.
Авыл укытучысының параллель сыйныфлары да юк. Бер дәрес белән, бер әзерләнгән план белән берничә дәрескә һич кереп булмый. Һәрбер дәрескә ныклап әзерләнергә кирәк, гәрчә сыйныфта бер укучы гына булса да. Иң  төп проблемаларның берсе әлбәттә балалар санының аз булуы. Безнең девиз - һәрбер бала шәхес!!!
Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин! Автор: Sufia

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик эйбэт унышлар сезгэ!!! Автор: 1970

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик кызыклы , мэгънэле язма. Рэхмэт сезгэ ! Автор: Gulshat Zamalutdinova

        БАШКА ЯЗМАЛАР

        Ишетми калмагыз

        Аудиоязмалар

        • Гильм Камай

        • Җәлилнең якын дусты

        • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

        • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


        ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ