Логотип Магариф уку
Цитата:

Аналар һәм балалар

(Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен өйрәнү. IX сыйныф)Рөстәм БӘХТИЕВ,Казандагы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидатыА.Гыйләҗевнең «Җомга көн...


(Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен өйрәнү. IX сыйныф)

Рөстәм БӘХТИЕВ,
Казандагы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты


А.Гыйләҗевнең «Җомга көн кич бе­лән» әсәрен өйрәнүгә рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен программада 4 сәгать вакыт бирелә. Беренче дәрес­тә укучылар язучының биография­се белән таныша. Өйдә әсәрнең бер өлешен укып килергә кушарга мөмкин. Алдагы дәресләрдә әсәр анализлана, геройларга характеристика бирелә, повестьның тел-стиль үзенчәлекләре өйрәнелә. Игътибарыгызга 2 нче дә­рес­тә башкарылырга мөмкин булган эш төрләрен тәкъдим итәм.


Дәрес тибы: яңа белем «ачу» дә­ресе.


Максат:
– укучыларга әсәрнең аерым бер өлешенең эчтәлеген, моның аша аналарның һәм балаларның бурычларын аңларга ярдәм итү;
– мәгълүматны анализлауда хезмәттәшлек, бәя бирү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлеш бирү;
– ата-анага карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, һәр партага – ак кәгазь битләре, фломастерлар, бәяләү бланклары.
(Парталар берләштерелеп, 4 әр укучы утыра.)


Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлашу (психологик уңай халәт тудыру)
II. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Узган дәрестәге эшчәнлекне тасвирлагыз.
Көтелгән җавап. Аяз Гыйләҗевнең биографиясен өйрәндек, иҗаты белән таныша башладык.
Укытучы. Әдипнең тормыш юлын ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларга тест биремнәре ярдәм итәр.
Тест сораулары
1. Аяз Гыйләҗев ничәнче елда туган?
а) 1895
ә) 1978
б) 1928
2. Ни сәбәпле А. Гыйләҗевне биш елга Казахстанга җибәрәләр?
а) Казахстандагы туганнары янына бара.
ә) Казах әдәбияты белән танышу өчен шул якларга китә.
б) Төрмәгә утырталар.
3. Бу әсәрләрнең кайсысын Аяз Гыйләҗев язган?
а) «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш»
ә) «Ике йөз елдан соң инкыйраз»
б) «Өч аршын җир»
4. Әдәби эшчәнлеге өчен А.Гыйләҗев нинди премиягә яки мактаулы исемгә лаек була?
а) Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премиясенә
ә) «Татарстанның халык язучысы» дигән исемгә
б) Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә
Эшләү һәм бәяләү өчен критерийлар
1. Укучылар тест сорауларына 30–40 секунд дәвамында җавап әзерлиләр.
2. Бер-берсенең эшен тикшерәләр, дөрес җавапларга 1 балл куялар һәм бәяне күршеләрнең бәяләү бланкларына теркиләр.
3. Барлык җаваплары дөрес булган укучыларны укытучы билгеләп уза.
4. Тесттагы сораулар санын һәм эчтәлеген сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап үзгәртергә мөмкин.
III. Максат һәм бурычларны билгеләү
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бергәләп фикер йөртеп-уйлап карыйк: Аяз Гыйләҗев ни өчен бу әсәрен «Җомга көн кич белән» дип атаган. Ничек уйлыйсыз, «җомга» сүзе татар халкында нинди ­мәгънәгә ия?
Көтелгән җавап. Җомга – атнаның бишенче көне, изге көн, ял көне, мәчеткә бару көне һ.б.
Укытучы. Җомга – мөселманнар өчен изге көн санала. Изге кешеләр җомга көнне вафат була, дигән фикер яши.
Эшләү һәм бәяләү өчен критерийлар
1. Сорауга җавапларны укучылар төркем белән бергә уйлыйлар. Эш дәвамлылыгы – 40–45 секунд.
2. Укучылар фикерләрен уртак кәгазьгә яза. Сүзлекләрдән файдаланырга киңәш ителә.
3. Җавапны язганда, һәр укучы «үз төсен» (төрле төстәге фломастер) кулланса яхшырак. Шул рәвешле укучының активлыгы бәяләнә.
4. Җавап биргән укучының бәяләү бланкына иптәшләре 1–5 балл терки.
Укытучы. Кем соң алар изге кешеләр?
Көтелгән җавап. Пәйгамбәрләр, әү­лияләр, безең әниләребез...
Укытучы. Дөрес. Бүгенге дәрестә без нәрсә, кемнәр турында сөйләшербез дип уйлыйсыз? (Җаваплардан чыгып, укытучы теманы конкретлаштыра, бурычлар билгеләнә.)
IV. Яңа белемнәрне үзләштерү (текст белән эшләү)
Укытучы. Ә хәзер дәреслекнең 130–136 нчы битләрендәге текстны өлеш­ләргә бүлеп анализларбыз һәм шушы өлешләргә куелган сорауларга җавап бирербез.
Сораулар:
1) Ни өчен Бибинур әбигә дөнья белән хушлашу җиңел түгел?
2) Ни өчен Бибинур әби Гайшә кабере янына килә?
3) Ни сәбәпле Сабантуйга кайткан ба­лалар Бибинур әбине тәнкыйтьли­ләр?
4) Бибинур әби «бәхет» төшенчәсен ничек аңлый?
Көтелгән җаваплар.
1) Бибинур әбинең балалары белән күрешәсе, аларга соңгы сүзне әйтәсе килә.
2) Гайшә кабере янына килеп, Бибинур әби ана вазифасын тиешенчә үтәү-үтәмәү хакында хисап тота.
3) Балалары Бибинур әбинең кадерен белеп бетермиләр, мал-мөлкәтнең үзләренә тотылганын аңламыйлар.
4) Бибинур әби өчен «бәхет» – ул балаларның бәхете.
Эшләү һәм бәяләү өчен критерийлар
1. Укучылар сорауларга җавапларны төркемнәрдә әзерли. Мисал өчен, 130–131 нче битне – 1 нче төркем, 132–133 битләрне – 2 нче төркем, 134–135 нче битләрне – 3 нче төркем һәм 136–137 нче биттәге текстны 4 нче төркемгә кергән укучылар укый һәм сорауларга җавап бирә. Эш дәвамлылыгы – 4–5 минут.
2. Җавап биргән укучының бәяләү бланкына иптәшләре 1–5 балл терки.
Укытучы. Димәк, укучылар, балаларның әниләрен яратуы, хөрмәт итүе белән берлектә, алар каршында билгеле бер бурычлары да бар икән. Нинди бурычлар соң алар?
<...>
Дәрес үрнәге белән тулысынча биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ