Логотип Магариф уку
Цитата:

Аралашу – шәхес буларак үсүдә мөһим шарт

Шакирова Алия Алмас кызы,Ютазы районы Каразирек урта мәктәбенең инглиз теле укытучысыХөрмәтле ата-аналар!Бүген мәктәп авыл тормышында мөһим роль уйный. Авыл укытучылары балаларга белем бирергә сәләтле...

Шакирова Алия Алмас кызы,
Ютазы районы Каразирек урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Хөрмәтле ата-аналар!

Бүген мәктәп авыл тормышында мөһим роль уйный. Авыл укытучылары балаларга белем бирергә сәләтле интеллигенция вәкилләре булып торалар. Алар укучыларда әхлак сыйфатлары формалаштырырга, дөньяга караш тәрбияләргә омтылалар. Авыл мәктәбендә уку-укытуның бик күп өстенлеге бар. Мәсәлән, сыйныфларда балалар саны аз булу уку-укыту процессында һәр балага индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирә, массакүләм бәйрәмнәр һәм чаралар үткәрүдә барлык балалар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнаша ала. Баланың белемен нәтиҗәле күзәтү, аның гаиләсе һәм социаль хәленнән хәбәрдар булу, укучылар арасында ышанычлы аралашу атмосферасын булдыр авыл мәктәбендә күпкә җиңелрәк, минемчә.


Авыл мәктәбендә берничә ел эшләп, мин шуны әйтә алам, мәктәп гомуми белем биреп кенә калмый, бала шәхесен “ача”, аны үстерә. Дәрестән тыш өстәмә белем бирү баланың табигый сәләтләрен үстерә, аны рухи яктан тәрбияләргә ярдәм итә.


Хөрмәтле ата-аналар! Хәзерге авыл мәктәбе сыйфатлы белем бирүне ничек гарантияли соң?


Берничә сорауга җавап биреп карыйк.


Заманча авыл мәктәбе безнең балаларга сыйфатлы белем бирүне гарантияли аламы?


Авыл мәктәбендә балага мөмкин кадәр индивидуаль якын килү, укыту процессын иҗади итү, тикшерү эшләре алып барыламы?


Кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен, мәктәптә нинди чаралар кулланыла?


Элек-электән кеше белән аралашу педагогикада һәм дидактикада иң мөһим функцияләрнең берсе булып торган. Бу хәзер дә шулай. Кеше белән аралаша белү мөмкинлеге, сәләте, танып-белү һәм тәрбия эшчәнлеге – болар барысы да безнең мәктәптә бар. Аралашуның үрнәге булып "укытучы – укучылар", "укучы – укучылар", "укытучы – коллегалар", "мәктәп – социум" системасы һ. б. тора. Мәктәп, аралашу системасына нигезләнеп, укыту һәм тәрбия проблемаларын хәл итә кебек. Укытучыга мәктәптә укучылар белән, ә укучыларга бер-берсе белән аралашырга нәрсә комачаулый? Мондый аралашу нәтиҗәлеме? Уңайлы шартларда, бәлки, бу шулайдыр да. Берни дә комачауламый кебек. Ләкин аралашу шактый йомык социумда башкарыла һәм бик күп факторлардан тора: кешенең мәдәни, әхлакый дәрәҗәсеннән һәм рухи халәтеннән, аңа керүче кешеләрдән, һәм күбесенчә, безнең үзебездән тора. Моннан тыш, шуны да искә алырга кирәк, хәзерге мәгариф системасы тулысынча сыйныф-дәрес системасына нигезләнгән диярлек һәм авторитар булып тора. Күбесенчә мәктәптәге мөнәсәбәтләр шуңа нигезләнеп төзелә. Укытучының сүзе – укучылар өчен закон. Ярый, әгәр мәктәптә дус, белемле, югары культуралы һәм профессиональ коллектив булса.


Коммуникация, аралашу педагогикада үзәк проблемаларның берсе булып санала, чөнки нәкъ менә аралашу яшь кешегә интеллектуаль яктан үсү өчен гаять зур мөмкинелекләр бирә. Яшь кешеләр мәктәп, район, төбәк кысаларында гына түгел, ә бөтен ил буенча аралашырга тиеш. Бу тулы күләмдә авыл укытучыларына да кагыла. Чөнки бары тик хәбәрдар, белемле һәм даими рәвештә үз өстендә эшли торган кеше генә хәзерге заман җәмгыятенә мөмкин кадәр җавап бирүче гражданнарны тәрбияли ала.


Авыл мәктәбе булуга карамастан, уку кабинетлары барлык фәннәр буенча да заманча технологияләргә таянып җиһазланган, интернетка чыгу теләсә кайсы эш урыныннан каралган. Укучылар да теләгән вакытта интернетка чыгалар, төрле проектлар, эзләнү эшләре алып баралар, буш вакытларын да интернет челтәреннән башка уздыра алмыйлар. Нәтиҗәдә балаларның бер-берсе белән аралашуы интернет челтәрендә генә башкарыла, алар үзләренең фикер йөртү сәләтләрен югалталар, күп вакыт сарыф итәләр. Бу сәламәтлеккә дә бик зур зыян сала.


Ата-анадар! Минем сезгә шуны әйтәсем килә: кеше тормышында аралашу  – шәхес буларак үсү өчен иң мөһим шарт. Күп кенә ата-ана үз балаларының шәхси тормышы, аның эчке дөньясы белән дә кызыксынмый. Еш кына күп гаиләдә бала белән аралашу өчен вакыт табылмый. Ә күпләре бала белән тиешенчә сөйләшә дә алмый. Бала белән ничек итеп сөйләшергә соң? Берничә киңәш биреп үтәсе килә.


1. Елмаерга.


2. Бала белән аралашу көненә 3 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.


3. Баланың уңышлары өчен шатланырга. Уңышсызлыклары өчен ачуланмаска.


4. Баланың сөйләгәннәрен кызыксынып, түземлек белән тыңларга.


5. Сөйләшкән вакытта кычкыру, ачулану, кырыс интонация булмаска тиеш.


6. Гаиләдә шатлык, мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасы булдырырга.


Күп кенә ата-аналар баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш дип кабул итәләр. Тиеш, ләкин ата-ана да тәрбиягә үзенең өлешен кертергә бурычлы. Һичшиксез, баланың нинди шәхес булачагы күбрәк гаилә тәрбиясеннән тора. Хөрмәтле ата-аналар, балаларга вакытыгызны күбрәк сарыф итегез, алар – безнең киләчәгебез. Нинди шәхес тәрбияләсәк, киләчәгебез шундый булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ