Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл баласы шәһәр баласыннан ким түгел”

Закирова Ләйсирә Муллаян кызы,Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбе Ямурза филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысыХөрмәтле ата-аналар, килгән кунаклар! Бүгенге чыгышыбыз “Авыл мәктәбе шартларында шәхес тәр...

Закирова Ләйсирә Муллаян кызы,
Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбе Ямурза филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хөрмәтле ата-аналар, килгән кунаклар! Бүгенге чыгышыбыз “Авыл мәктәбе шартларында шәхес тәрбияләү” темасына багышлана.


Без катлаулы заманда яшибез. Тормыш элек тә җиңел булмады, ләкин кешеләрнең тормыш дәрәҗәләре бертигезрәк иде. Бүген тормыш сукмагында адашып калмасын өчен, балаларда көндәшлелеккә сәләтле булу сыйфаты, дустан дошманны аера белү сизгерлеге тәрбияләү кирәк. Кыенлыктан чыга белсеннәр өчен. Ә баланы шундый итеп тәрбияләү кече яшьтән башлана. Әйтәбез: шәһәр баласына җиңел – ул теге түгәрәккә, бу түгәрәккә йөри, ул күбрәк белә, дип. Әллә авыл балаларына бу мөмкинлек юкмы? Бар. Тик мәктәпнең, ата-аналарның, баланың уртак максат буенча эшләве генә кирәк. Үзебезнең авыл клубында малайлар өчен көрәш түгәрәге, кызлар өчен кул эшләре түгәрәкләре эшли. Мәктәптә бию, сынлы сәнгать түгәрәкләре бар. Баласы турында уйлаган ата-аналар район үзәгенә сәнгать мәктәбенә йөртеп балаларын укыта, укытучылар аларга чик куймый, киресенчә, шартлар тудыра. Авылда физик культура һәм спортны үстерү өчен мөмкинлекләр арта бара. Авыл клубында утлар кич буе яна – балалар көрәш белән шөгыльләнәләр. Шөгыльләнүнең нәтиҗәсе бар – малайлар ярышлардан җиңү белән кайталар. Спорт белән дус баланың яман эшләргә вакыты калмый. Кемдер баласын район үзәгенә түләүле түгәрәкләргә йөртә икән, аңа әфәрин генә дияргә кирәк. Нәтиҗәсен киләчәктә күрербез, яхшылык  белән әйләнеп кайтыр. Класслар да заманча технологияләр белән җиһазландырылган. Дәрестә куллану өчен Интернет бар. Укучылар тиз генә телефон аша Интернетка кереп, үзләренә кирәк мәгълүматны алалар. Мәктәп китапханәсе бай, китаплар җитәрлек. Шәһәрдә укучы саны күп булгач, бәлки китап табу кыенрактыр әле. Китап уку, инша язарга әзерләнү өчен мөмкинлекләр бар. Тик укучының үз теләге кирәк. Бүген балалар гына китап укырга бик ашыкмыйлар. Күбрәк алар компьютерда, телефонда. Монда гаиләнең дә, мәктәпнең дә йогынтысын инкарь итеп булмый. Өйдә өлкәннәр үзе дә китап укымаса, газета-журнал алдырмаса?.. Баланы китап белән кызыксындырыр өчен, өлкәннәрнең укуы кирәк! Мәктәп программасына кергән әсәрләрне укытучы мәҗбүри укыта, чөнки баланың XI класста инша язасы бар. Үзе теләп укыган баланың нәтиҗәсе күз алдында – ул төрле олимпиада, бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар ала. Авыл мәктәбе укучылары да, шәһәрнекеннән калышмыйча, төрле конкурсларда катнаша. Мәсәлән, Баһаветдинов Илназ нинди генә конкурсларда җиңү яуламады быел! Балага юнәлеш кенә бир, алар – Интернет балалары. Авыл баласының шәһәр баласыннан аермалы бер уңай ягы бар. Ул – табигать баласы. Табигатьтәге үзгәрешләрне телевизордан гына карап түгел, үзе үзәгендә кайнап үзләштерә. Табигатьне яраткан бала начар була алмый. Кечкенә песи баласымы, чикерткәме, агач үсентесеме – менә шуларны яратудан башлана Туган илне ярату. Үзегез алар белән яхшы мөгаләмәдә булсагыз, бала сездән үрнәк ала. Авыл баласы һәрчак ата-ана янында, ул аның һәр адымын аңына сеңдереп бара. Авылда кеше үз капка төбен җыештыра, күршесенә булышырга керә. Печән алып кайткач, өешергә керә, бергәләп бәрәңге утырталар. Шулай итеп эшкә дә өйрәнә, аралаша белә, кешегә ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләнә. Кайчакта газета битләрендә “Балама мәктәптә идән юарга кушалар”, “Бакчада эшләтәләр” кебек җөмләләрне укырга туры килә. Әй Аллага шөкер, ярый әле бу бала безнең авылныкы түгел, дип сөенеп куясың. Эшләгән бала укуны да җиңелрәк үзләштерә. Акыл хезмәте белән физик хезмәт бер-берсен тулыландыра. Ләкин күп кенә ата-аналар баласын эшләтмәү ягында. Балаңны яратсаң да, аны узындырмаска, иркәләп бозмаска кирәк. Эшләтмичә, баланың киләчәк тормышына балта белән чабарга кирәкми. Кечкенәдән эшләгән бала тормышка әзер була, кыенлыклардан чыгу юлын таба. Мин ике гаиләне беләм. Берсендә бала укудан кайта, малын карый, тегермәнен тарта, әнисе эштән кайтуга, бәрәңге әрчеп куя. Икенчесендә бала әнисе әзерләгән ашны ашый да компьютерга утыра, сузылып ятып телевизор  карый. Берәр эш кушсаң, нидән башларга белми. Кайсы ата-ана үз баласы турында күбрәк кайгыртканын шуннан чамалап карагыз. Балаларыбызны алдагы тормышка әзерләргә тиешбез. Бу һөнәрләргә өйрәткәндә яшь буында җаваплылык хисе, әхлаклылык, патриотизм хисләре дә тәрбияләнә. Үз хуҗалыгыңда эшләгәндә дә авылга мәхәббәт, патриотик хис туа. Авыл чисталыгы өчен булган өмәләрдә үзегез дә катнашыгыз, балагызны ди читләштермәгез. Авыл матур булса, үзебезгә күңелле. Җитәкчеләрнең, сәнгать осталарының күбесе авылдан чыккан. Шулай булгач, баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен, киләчәктә үз урынын табар өчен авылда бөтен мөмкинлекләр бар, бар да үзебездән тора.


Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: авыл баласының зур үрләр яуларга мөмкинлеге бар, бары тик мәктәп белән ата-аналарның бергәләшеп балага дөрес юлны табарга булышырга гына кирәк. Кеше кайда булса да, шәхес булуын онытмасын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ