Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл җирлегендә әхлак тәрбиясен тормышка ашыру

Нәгыймова  Миңнур Зәйнетдин кызы,Мөслим районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасарыАта, ана һәм бала! Баланың киләчәктә дә рухи бәхете – әхлаклылыгы ән...

Нәгыймова  Миңнур Зәйнетдин кызы,

Мөслим районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары


Ата, ана һәм бала! Баланың киләчәктә дә рухи бәхете – әхлаклылыгы әнә шул әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләргә, тирә-юньдәгеләргә, аларның үз-үзләрен тотышына бәйле. Гаилә тәрбиясендәге әхлакый сыйфатлар безнең балаларыбызда да чагылыш ала. Димәк, тәрбиянең төп нигезләре гаиләдә салына. Өйдәгеләрнең, ягъни әти-әни, әби-бабайларның үз хезмәте бармы, алар башка кешеләр турында нинди фикердә, балага карашлары нинди – болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Тирә-юньнең йогынтысында, әкренләп, баланың үз карашы формалаша.


Хөрмәтле ата-аналар! Яхшы сыйфатлар үзеннән үзе генә барлыкка килми. Әхлакый тәрбия, әйбәт гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен, әти-әниләргә күп көч, тырышлык куярга кирәк. Безнең балаларыбыз бар икән, без тәрбияче булырга бурычлы.


Әхлак – кешенең эш-хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, җәмгыять тарафыннан кабул ителгән кыйммәтләрдән торган сыйфатлар тупланмасы. Әхлак сыйфатлары мәңгелек түгел. Алар үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыять тормышына тәэсир итәләр. Әхлак сыйфатларының төп өлешен ата-анага шәфкатьлелек, өлкәннәргә ихтирамлы булу, кечкенәләргә игътибарлы булу, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, хезмәтне ярату кебек сыйфатлар тәшкил итә.


Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең белән эш итүдә сыйныф җитәкчесе, мәктәп җитәкчелеге, барлык укытучы-педагоглар даими катнаша.


Тәрбия эшен эзлекле рәвештә һәм билгеле бер юнәлештә оештыру өчен без Мөслим районы Олы Чакмак мөгаллимнәре, “Тормыш дәресләре” дип исемләнгән максатчан программа нигезендә эшлибез. Программаның үз максаты бар, бурычлары исә әхлакый һәм рухи мәдәният тәрбияләүгә юнәлтелгән. Мин үземнең эшемне сыйныф җитәкчесе буларак нидән башлыйм соң? Иң элек һәр укучының гаиләсе, тормыш шартлары белән танышып чыгам. Һәр гаилә – үзе бер дәүләт. Бу дәүләттә әти-әни шөгыле, өлкән буын кешеләре, әби-бабай бармы, начар гадәтләре ишетелмиме, балалар сәламәтме? Үзем шушы сорауларга җавап тапкач, һәр укучыга якын килү мөмкинлеге алам.


Аралашканда бик күп ата-анадан баланы ничек әхлаклы итеп тәрбияләргә, аның яхшы укуына, тәртипле булуына нинди юллар белән ирешергә була дигән сораулар ишетергә туры килә, һәм бу борчылу урынлы.


Әхлаклылык, үз чиратында, әлбәттә, бик күп төрле факторларга, тәрбияви алымнарга бәйләнгән. Беренче таләп баланың гомуми үсешенә ирешү булса, икенчесе – үз-үзеңне тота белүгә кайтып кала. Балада яхшы хәтер, игътибарлылык булып та, ихтыяр көче җитмәү аркасында, ул алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин. Шуңа күрә, бала кечкенәдән үк хезмәт сөеп үсәргә тиеш. Бу эштә, ата-аналар, сез – баласына үрнәк. Авыл җирлегендә хезмәткә мәхәббәт – әхлак тәрбиясенең төп юнәлеше.


Үзләре көне буе эштә, ә хуҗалыклары тирә-юньдәгеләргә үрнәк булган әти-әниләр белән әңгәмәдә үземә файдалы киңәшләр алам. ”Без югында өйдәге тормыш бер көйләнгән эздән баруын дәвам итә. Өйдә мин югында балалар бөтенесен эшләп куялар. Мал-туарларны карыйлар, кош-кортларны ашаталар, саклыйлар, су кертәләр, бакчасын карыйлар, күңелебез тыныч. Алар кул арасына кермәсә эшли алыр идекмени?!”


Хезмәткә мөнәсәбәт – кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле нәрсә. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел, бала өчен хезмәт бәхете дә булырга тиеш. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп үсәргә тиешләр. Бу юнәлештә авыл укытучысының эшләгән эшләре санап бетергесез. Ел дәвамында авылыбыздан чыккан күренекле авылдашлар, эшмәкәрләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, “Алтын куллы авылдашларым” мастер-класслары, районыбызның оешмаларына экскурсияләр – барсы да хезмәткә мәхәббәт тәрбияли.


Авыл җирлегендә балага әхлак тәрбиясе бирүдә табигать фәннәренең әһәмияте искиткеч зур, чөнки кеше – табигатьнең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә табигатькә һәм кешеләргә мөнәсәбәт кебек, ул мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга тиеш. Балаларга әйләнә-тирә мохиткә шундый игелекле караш кече яшьтән үк тәрбияләгәндә генә без максатыбызга ирешәчәкбез. Һәр мөгаллим, сыйныф җитәкчесе тәрбия сәгатьләрендә генә түгел, ел дәвамында үткәрелгән чараларда да туган җиргә, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияли. Бер төркем укучылар белән без бу уку елында туган ягыбыз сулыклары, таулыклары, төрле атамалары килеп чыгышын өйрәнеп методик ярдәмлек чыгардык. Мәгълүматлар туплагач, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясадык. Әзерлек барышында аксакаллар, өлкәннәр, әти-әниләр белән киңәшү, фикер алышулар – үзләре, бик көчле әхлак чыганагы.


Халкымның күркәм гореф-гадәтләрен онытмыйча саклау, аларны барлау, балалар белән бергә шул бәйрәмнәрне үткәрү, минем иң яратып башкара торган эшем. Мәктәп күләмендә “Сөмбелә”, “Нәүруз”, “Аулак өй”, “Кичке уен” күренешләрен әти-әниләр белән берлектә театральләштереп күрсәтү халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл әхлак сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә.


Хөрмәтле ата-аналар! Фәкать сезенең белән бергә, күмәк көч белән генә без балаларга әхлак тәрбиясе һәм зур кешелек бәхете бирә алабыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт сезгә. Эшегез нык файдалы. Автор: Миляуша

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эшегэз бик эчтэлекле, бик куп файдалы мэгълумэтлэр бар! Бик зур рэхмэт сезгэ! Автор: Альмир

      • аватар Без имени

        0

        0

        Килэчэктэ дэ зур унышлар телим, Миннур! Автор: Инзиля

        • аватар Без имени

          0

          0

          Эшеңдә зур уңышлар телим. Автор: Мөнәвир

          БАШКА ЯЗМАЛАР

          Ишетми калмагыз

          Аудиоязмалар

          • Гильм Камай

          • Җәлилнең якын дусты

          • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

          • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


          ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ