Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе мөмкинлекләрен эшкә җигеп

Мөхәммәдъярова Румия Габдулла кызы,Питрәч районы Шәле урта мәктәбенең инглиз теле укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар!Минем бүгенге чыгышым «Авыл мәктәбе шартларында әхлаклы шәхе...

Мөхәммәдъярова Румия Габдулла кызы,
Питрәч районы Шәле урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар!
Минем бүгенге чыгышым «Авыл мәктәбе шартларында әхлаклы шәхес тәрбияләү» дип атала.

Минемчә, авыл мәктәбе – аерым типтагы уку йорты ул. Соңгы вакытларда хөкүмәтебез авыл мәктәбенә йөзе белән борылса да, матди- техник базасы күпкә яхшырса да, шәһәр мәктәпләре белән авыл мәктәпләре арасындагы аерма барыбер саклана. Шәһәрдә укучылар өчен мөмкинлекләр күбрәк. Әмма авылның социаль-мәдәни тирәлеге тотрыклырак һәм традицияләргә тугрылыклырак. Шул сәбәпле ата-аналар, авылдашлар, күршеләр, туганнар балалар тәрбиясенә күбрәк йогынты ясый. Ә шәһәрдә, белгәнебезчә, ишекләр терәлеп торса да кеше бер-берсен белмәскә дә мөмкин. Өстәвенә хәзерге заманда компьютер, ноутбук, кәрәзле телефонсыз бала юктыр инде ул. Аларның һәрберсе Интернетны куллана. Ә анда кирәкле генә түгел, төрле информация табарга була. Шуңа күрә безнең мәктәптә ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлек булдырылган. Алар белән очрашулар төрле формада бара. «Түгәрәк өстәл» дә сөйләшү, «Ачык ишекләр көне», жыелыш, һәр каникул саен укучыларның өйләрендә булу, Әниләр көне, Әтиләр көне уңаеннан мәктәпкә кунакка килүләр, тематик укулар формасында үткән очрашуларның әһәмияте бик зур. Эшлекле һәм нәтиҗәле сөйләшүләр бала тәрбиясендә килеп туган күп кенә проблемаларны чишү юлларын ачарга ярдәм итә. Халык педагогикасына, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, дин аша укучыларга кече яшьтән ук әхлак тәрбиясенең нигезләрен бирергә мөмкин икәнлеге ассызыклана. Килгән кунаклар да темага кагылышлы үгет-нәсихәтләрен житкерәләр. Ата-аналар арасында да үз фикерләрен тулы, ачык итеп белдерүчеләрнең булуы соендерә. Шулай булмый ни, балалар – безнең киләчәгебез. Берәүнең дә битараф булырга хакы юк.


Авылда шулай ук рухи кыйммәтләр, табигатькә карата сакчыл караш, Ватанга карата мәһәббәт хисе шәһәрдәгегә карата ныграк сакланган. Мондый шартларда өлкәннәрне ихтирам итү, үзара ярдәмләшү, хезмәт кешесен хөрмәт итү кебек сыйфатлар балаларда иртә формалаша. Бу сыйфатларны саклау һәм үстерү  өчен без укучылар белән төрле чаралар, табигать кочагына чыгулар, ветераннарга булышулар, хезмәт һәм сугыш ветераннары белән даими очрашулар үткәреп торабыз.


Авыл җирендә театрлар, музейлар, стадионнар булмау сәбәпле мәктәп белем йорты гына булып калмый, ә бәлки мәдәни үзәккә әйләнә. Ул халыкның рухи йөзен формалаштыруда гаять мөһим урын алып тора. Укытучылар һәм укучылар театр-концертын да әзерли, шәһәр музейларына экскурсияләргә дә йөрергә тырыша. Шул вакытларда укытучы һәм укучы арасында ниндидер күзгә күренмәс якынлык барлыкка килә дә инде. Бу чаралар вакытында укучыларда әхлак тәрбиясе, бигрәк тә эстетик тәрбия бирелә, алар рухи яктан байый. Әгәр дә кеше рухи яктан ярлы икән, бу әхлаксызлык тудыра. Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шуңа күрә авыл мәктәбендә яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе укучыда яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны гаиләдәге көндәлек тормышта, мәктәптәге укыту-тәрбия процессында, үзенең эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Мин үзем дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучы балада гаделлек, хезмәтне ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык сыйфатларын тәрбияләргә тырышам.


Бер караганда, авыл мәктәбе авыл тормышында, урындагы хуҗалыкта килеп чыккан үзгәрешләрне үзендә бик тиз тоя, икенче яктан караганда, авылның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә йогынтысы да юк түгел. Авыл кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләр системасының төп кадагы булган тотрыклы рухи һәм милли традицияләр формалаштырырга мөмкин. Бу очракта мәктәп иң күркәм, иң алга киткән идеяләр, йолаларны уйлап табучы, саклаучы һәм тапшыручы ролен уңышлы үти.


Минем уйлавымча, авыл мәктәбендә педагогик эшчәнлек авылда хезмәт итәргә сәләтле һәм шуңа теләге булган гражданнар тәрбияләүгә юнәлтелергә тиеш. Укучыларны авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән җиргә, техникага, кешелек яшәешенең нигезе булган әйләнә-тирә табигатькә сакчыл караш һәм кайгыртучанлыкны бергә кушып алып барырга өйрәтергә кирәк.


Тәрбия процессында катнашучы педагоглар, укучылар һәм ата-аналарның иҗатташлыгын оештыру – мөһим идея. Ә аны тормышка ашыру өчен авылда бөтен уңайлы шартлар да бар. Болар – бер-берең белән якын яшәү, төрле бәйрәмнәрдә бергә җыелу мөмкинлеге, бер-береңнең үзенчәлекләрен яхшы белү. Әлбәттә, бу шартларда укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның уртак  эшләрен оештыру өчен төрле методлар куллану бигрәк тә нәтиҗәле була.


Әйе, авыл мәктәбенең шәһәр мәктәпләре кызыгырлык бик мөһим өстенлеге бар: монда күп кенә мәсьәләләр барлык укучылар, укытучылар һәм ата-аналар катнашында гомуми җыелышта күмәкләшеп хәл ителә. Бу – үзидарәне үстерүнең әһәмиятле чарасы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ