Логотип Магариф уку
Цитата:

Барысы да – үз кулыбызда

Шаһабиева Ләйсән Хәмзә кызы,Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы          Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!Көннәрдән бер көнне дәрәҗәле мөгаллим янына шәкерте кил...

Шаһабиева Ләйсән Хәмзә кызы,
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы          

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!


Көннәрдән бер көнне дәрәҗәле мөгаллим янына шәкерте килгән. Бала учын-учка каплаган килеш укытучысына сорау биргән: «Мөгаллим, минем кулда нинди күбәләк? Тереме, әллә үлеме?» Зирәк мөгаллим: «Барысы да синең кулда, кадерлем, барысы да синең кулда», – дип җавап биргән.


Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең кулыбызда балаларыбыз бүген әлеге күбәләк хәлендә. Максатыбыз – менә шушы уч төбендәге балаларыбызны, тормышка яраклаштырып, бүгенге рухи кыйммәтләр урынына матди байлыклар өстен куелган заманда көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү.


Балаларыбызга бүген нинди факторлар йогынты ясый, бигрәк тә безнең авыл шартларында тәрбияләнүче балага нәрсә тәэсир итә? Шул турыда сөйләшү әһәмиятле булыр.


Балага иң беренче йогынты ясаучы фактор – табигать. Безнең һәрберебез – табигатьнең бер өлеше. Авыл баласының шәһәр баласыннан өстенлеге – ул һәрдаим табигать белән бәйләнештә. Табигать белән бәйләнештә булу, үсемлекләр, хайваннар белән аралашу балада әхлакый сыйфатлар тәрбияли. Иртә яздан бакчада яшелчә-чәчәкләр  утыртып, су сибеп тәрбияләп үстерү балага хезмәт тәрбиясе бирүдә иң отышлы чара булып тора. Эш сөючән бала тормышта теләсә нинди авыр ситуациядән чыгарга сәләтле була. Шулай ук мәктәп яны бакчасында эшләү дә отышлы. Чөнки, бердән, укучы, үзе үстергән нигъмәтләрдән авыз итеп, витамин җыйса, икенчедән, күмәк хезмәт баланы коллективта яшәргә, аның кануннарына буйсынырга өйрәтә, өченчедән, тормышка әзерлек процессы бара. Бала мәктәп бакчасында кайсы яшелчә яки җиләк-җимешне ничек үстерү серләренә төшенә, шул ук эшне өендә дә эшләп карау теләге туа.


Авыл баласына икенче йогынты ясаучы фактор ул – йорт хайваннары. Кече яшьтән баланың үз кече дусты булу да файдалы. Иртән торгач, балага этен яки песиен ашатуны йөкләргә мөмкин. Һәр көн шушы эшне башкару балада җаваплылык хисе тәрбияли. Тере җан ияләре белән аралашып, аларны яратып үскән бала һичкайчан җинаять юлына басмас.


Табигый факторлар белән бергә бала өчен социаль даирә дә бик мөһим. Социаль даирәгә иң беренче чиратта гаиләне, туганнарны, дусларны, мәктәпне кертергә мөмкин. Балага һәр изгелек башта гаиләдә салына. Юкка гына Ризаэддин Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы ды үзгәртә алмас» димәгән бит. Әйе, һәр изгелек балага ана сөте белән салына. Шулай ук бала шәхесе өчен дуслары, аралашкан компаниясе дә бик мөһим. Авыл шартларында әти-әнинең улы яки кызының иптәшләрен, аларның кем, нинди ата-ана баласы икәнлеген билгеләү җиңел. Чөнки без авылда бер-беребезне, нәсел-нәсәпне яхшы беләбез.


Безнең балабыз бүген бер яктан да шәһәрдәге яшьтәшеннән калышмый һәм ким түгел. Табигый факторлар, балабызга хезмәт тәрбиясе биреп, шәфкатьлелек тәрбияләсә, социаль даирә коммуникатив функцияне башкара, аралашу мөмкинлеген бирә. Заманга яраклашкан, көндәшлеккә сәләтле булган бала өчен бүгенге информацион җәмгыятькә күчү шартларында мәгълүмат алу да бик әһәмиятле. Тормышыбызга Интернет  кебек универсаль мәгълүматлар чыганагы килеп керде. Баланың белем алу, белемен тикшереп карау өчен күп мөмкинлекләре ачылды. Ләкин һәр яхшының бер начары да булырга мөмкин. Интернет киңлекләреннән бала тискәре мәгълүмат та алырга мөмкин. Укытучыларның, әти-әниләрнең бурычы – баланы аңлы рәвештә тиешсез сайтлардан тыю.


Шулай ук бала тәрбияләгәндә дини гыйлемне дә читкә этәрергә ярамый. Кайчак хәтта каеш, төрмә белән дә тәртипкә китереп булмый торган укучыга «гөнаһ» сүзе ныграк тәэсир итә. Мөмкинлек булганда балага дини вәгазьләр тыңларга, дини бәйрәмнәрдә мәчеткә бару мөмкинлеге тудыру да зарур.


Бүгенге авыл шартларында мәктәп һәм әти-әниләрнең бурычлары – балага тере табигать белән аралашу мөмкинлеге, хезмәт тәрбиясе бирү, социаль даирәне, дуслар компаниясен сайларга ярдәм итү, баланы кирәкле һәм позитив мәгълүмат белән тәэмин итү.


Чыгышымның азагында, хөрмәтле әти-әниләр, сезгә борынгы кытай хикәятен тәкъдим итәргә телим. «Борын-борын заманда яшәгән, ди, җир йөзендә бер гаилә. Ул гади генә булмаган. Бу гаиләдә барысы бергә йөз кеше яшәгән һәм ул тулы бер авылны тәшкил иткән. Шулай итеп, барысы бергә, бер авыл булып гомер кичергәннәр. Гаилә үзенчәлекле булган, тынычлык һәм сәгадәт хөкем сөргән бу гаиләдә. Бернинди дә бәхәс, талаш, Алла сакласын, сугыш-кыйнаш булмаган монда.   Бу гаилә турындагы хәбәр илнең хакименә барып җиткән. Ул кешеләр дөрес сөйлиме-юкмы икәнлеген тикшереп карарга уйлаган. Хаким авылга килгән һәм аның күңеле шатланган: бөтен тирә-якта чисталык, матурлык, җитешле тормыш һәм тынычлык. Балаларга яхшы, шул ук вакытта өлкәннәргә дә тыныч. Ил хакиме аптырап кала. Гаиләнең ничек шушы дәрәҗәгә ирешә алганын белергә теләп, гаилә башлыгына мөрәҗәгать итә: «Сөйлә, үз гаиләңдә бу кадәр тәртип, тынычлыкка син ничек ирештең?» Гаилә башлыгы аксакал бер бит чиста ак кәгазь алган да нәрсәдер язган. Аннары кәгазь кисәген ил хакименә тапшырган. Кәгазьгә аксакал бары тик өч сүз язган: ярату, кичерү, сабырлык. Кәгазьнең ахырына өстәп куйган. Йөз тапкыр ярату, йөз тапкыр кичерү һәм йөз тапкыр сабырлык.


Ил хакиме укып чыккан һәм сорау биргән:


– Шул гынамы?


– Әйе, – дип җавап биргән аксакал. – Бу – теләсә кайсы яхшы гаиләнең нигезе.


Аксакал бераз гына уйланып торган да өстәп куйган: «Шулай ук тынычлык!»


Әйе, балаларыбызны 100 тапкыр яратсак, 100, 1000 тапкыр сабырлык күрсәтсәк, 1000 тапкыр шуклыкларын кичерә алсак кына уңышка ирешербез.


Барысы да безнең кулда, хөрмәтле әти-әниләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ