Ихтыяр көче - бәхетле булуның төп шарты
Фәрдиева Гөлнур Сабиржан кызы,Актаныш районы Кәзкәй башлангыч мәктәбе укытучысыҺәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җи...
Актаныш районы Кәзкәй башлангыч мәктәбе укытучысы
Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил булу, рухи үсешенең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.
Кайчак: «Нинди акыллы кеше иде, ихтыярсызлыгы аркасында ялгыш юлга кереп китте, харап булды», - дигәнне ишетергә туры килә.
Моңа капма-каршы әйтемнәр дә бар: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», «Тәвәккәл – таш ярыр». Боларның һәрберсендә дә дөреслек чагыла.
Нәрсә ул ихтыяр көче һәм аны ничек тәрбияләргә? Кешедә ихтыяр көчен кайчан тәрбияли башларга мөмкин? Кеше шәхесе өлешләп-өлешләп тәрбияләнми. Дөрес, үсеш чорында баланың теге яки бу ягына күбрәк әһәмият бирергә туры килә. Ләкин барыбер кешенең һәр сыйфатына нигез бик кечкенәдән салына башлый. Әлбәттә, ихтыярны тәрбиялиләр.
...Еш кына шундый хәлне күзәтергә туры килә: әбиләр, әниләр: «Тегене эшләмә дә моны эшләмә, егылырсың, имгәнерсең», - дип, бертуктаусыз балаларга кычкырып торалар. Әйтерсең, мескен булып, бөрешеп, адым саен елап торыр өчен үстерәләр баланы. Егыла икән, торыр, йөгерер, тәгәрәп китә икән, әйдә тәгәрәсен. 1– 2 яшьлек баланы бауга тагып йөртәләр, алар да бала кебек кыланалар. Балага иркенлек, хәрәкәт кирәк бит. Бездә бертуктаусыз ният-омтылыш көрәше бара: «Болай эшләсәң, әйбәтрәк булырмы, әллә тегеләйме?». Кайчакта бу мәсьәлә соңгы минутта гына хәл ителә.
Физик яктан сау-сәламәт кайберәүләр, язмышына үпкәләп, бәхет елмаймады дигән сылтау табып, булган талантларын да юкка чыгаралар. «Каршылыкны җиңеп чык!” – дип, үзенә әмер биргән кеше җиңеп чыга, кем, кыюсызланып, ярты юлда кала – аңа чигенергә туры килә. Күренекле шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллин армиядәге фаҗигадән соң бик озак урында ятты һәм, шуңа да карамастан, сыйфатлы, тирән эчтәлекле, тормыш сөючән әсәрләре белән безне даими куандырып торды. Аның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре барыбызның да өстәл китабына әйләнсә, ничек әйбәт булыр иде.
Үзебезнең арада да моңа мисал булырдай кешеләр күп. Сыгылып төшкәннәр дә, егылмый калганнар да бар.
Гомумән, баланы үз-үзенә хуҗа була белергә, теге яки бу эшне эшләргә үзен мәҗбүр итәргә яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Теләмәгән эшне дә, кирәк булгач, эшләсен, үзен шуңа мәҗбүр итсен. Шуны эшләргә, шуңа өйрәтергә кирәк – ихтыяр тәрбияләүнең нигезе әнә шул. Баланы төрле көндәлек мәшәкатьләрдән, бурычлардан азат итәргә, аңа һәрдаим ярарга тырышырга киңәш ителми.
Ихтыяр көче тәрбияләүдә үз-үзеңә контроль ясау, үз алдыңа бурычлар кую, шәхси кагыйдәләрне үтәү, эшләгән эшләрең өчен көндә үзеңә нәтиҗә ясап бару, үзеңне ышандыру, инандыру кебек сыйфатларның әһәмияте зур. Ләкин әлеге гомуми таләпләрне конкретлаштырырга, баланың яшь, шәхси үзенчәлекләрен (хәтта җенси үзенчәлекләрне дә) истә тотып эш итәргә кирәк. Чөнки кешегә күрәләтә үти алмаслык эшләр тапшыру ихтыяр тәрбияләү урынына кире нәтиҗә генә китерәчәк.
Гомумән, тормыштагы уннарча, йөзләрчә очракны ихтыяр тәрбияләү өчен файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, хезмәт нык ихтыярны таләп итә. Соңыннан, эшләргә күнегү канга сеңгәч, ул үзенә күрә бер ихтыяҗга әверелә, кеше эшсез тора алмый. Халык «Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс», ди. Бу – бик дөрес. Һәркемдә сәләт алшартлары бертөрле булмый. Берәүләргә химия, физика, математика якын, икенчеләргә тел дәресләре җиңелерәк бирелә, тарихны ярата. Әмма мәктәп программалары барысын да белүне таләп итә. Монда инде укытучылардан осталык, сабырлык сорала, ә укучы, үзенең ихтыяр көчен туплап, фән нигезләренең барысын да тырышып үзләштерергә тиеш.
Яшүсмерләр, әле генә күндәм саналган укучылар, каршы сөйләүчеләргә әйләнәләр. Бу да – аларның яшь үзенчәлекләреннән. Нәкъ менә шушы чорда аларга укытучылар, әти-әниләр ярдәм итәргә тиеш, алар белән «көрәш» башлап, ихтыяр көчен сынашмаска, барыбер минемчә була дип принципка бармаска, ә тыныч кына аңлашырга кирәк.
Ихтыяр тәрбияләүнең алымнарын, методларын, юлларын вакытында билгеләү бик әһәмиятле булыр иде. Әмма моның белән шөгыльләнүчеләр юк. Бәлки кирәкмидер дә, бит тормыш гел каршылыклар белән көрәшүдән тора. Алар адым саен. Шуларны җиңәргә өйрәнергә генә кирәк. Бүгенге яшьләрнең бер өлеше бөтенләй эш сөйми, ата-ана, әби-баба җилкәсендә утырырга ярата, диләр. Ләкин беркем дә эш сөймәүче булып тумый. Моңа бөтен җәмгыять, мохит, ата-ана, мәктәп, укытучылар гаепле: алар яшьләрне файдалы хезмәткә тартмадылар. Эш – билгеле ки, ихтыяр таләп итә торган процесс. Ә бездә күп кенә ата-аналар баласы турында: «Тормыш китереп кысса, беркая да китмәс, эшләр», – диләр. Ләкин тәҗрибә киресен күрсәтә: типсә тимер өзәрдәй егет һәм кызлар беркайда да эшләми һәм укымый. Эшкә кергәннәре дә тиз арада аны ташлыйлар, я акча аз, я авыр, диләр. Ә үзләрен кулга алырга ихтыярлары юк. Шуның аркасында ялгыш юлга кереп китәләр.
Тукаебыз да, таланты өстенә искиткеч ихтыярлылык күрсәтеп, зур әдәби мирас калдыра. Мисал эзләп бик ерак китәсе юк – авылдашыбыз Ханнанова Луизаны искә төшерү дә җитә.
Гаилә оештыру, балалар үстерү шулай ук ихтыяр көче таләп итә. Бүген әнә шул нәрсәгә кытлык хөкем сөрә. Шуның аркасында яңа гына оешкан гаиләләр тиз вакыт эчендә таркала. Ихтыяр көче белән кирелекне, үзсүзлелекне бутамаска кирәк. Алар – ихтыяр үрнәге түгел. Ихтыярлы кешене дөнья авырлыклары сындыра алмый. Киресенчә, ул үзе авырлыкларны җиңә. Андыйлар бәхетле. Шуңа күрә балаларда, яшьләрдә ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияләүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга, максатка юнәлешле итәргә кирәк. Бу ата-аналарның, укытучыларның көндәлек эшенә әверелсен иде.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Халкыбыз мирасының бала тәрбияләүдәге роле
Мөхәммәтшина Ирина Әҗвәт кызы,Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы«Бала тәрбияләү» дигәнне аң-белем бирү, тәрбия кылу дип аңларга була. Һәр халыкның үзенә генә хас тәрби...
Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
«Бала тәрбияләү» дигәнне аң-белем бирү, тәрбия кылу дип аңларга була. Һәр халыкның үзенә генә хас тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, әхлак нормалары, тормыш-көнкүрешен оештыру, үз-үзен тотуы, буыннан-буынга күчеп, милли традицияләргә әверелгән. Димәк, халык педагогикасына буыннар күчеше хас. Ул, тәҗрибәгә таянып, милләтебезнең көчен, акылын, зирәклеген, зәвыгын, мәдәниятен, яшәү үзенчәлекләрен чагылдыруы белән кыйммәт. Әби-бабаларыбыз үзләренең тәҗрибәләрен, дөньяны танып-белүләрен безгә мирас итеп калдырган.
Бүген дә авыл җирендә, әби-бабайлар белән бергәләп яшәгән гаиләләрдә халкыбызның күркәм традицияләренә нигезләнеп тәрбияләүче гаиләләр аз түгел. Алар туган илгә, милләткә тугры булу, хезмәт, сәламәт, зирәк һәм сәләтле булырга омтылу, киләчәгең турында кайгырту кебек сыйфатларны балаларда тәрбияләргә тырышалар. Аларның акыллы киңәшләрен баланың зиһененә сеңдереп кую, кешенең көндәлек һәм киләчәк тормышы өчен бик мөһим. Хәзерге ата-аналарның балаларына вакытлары бик аз кала. Әби-бабалары белән тыгыз элемтәдә яшәгән гаиләләрдә өлкәннәр балага тәрбияне халкыбызның кыска хикәяләре, мәкаль-әйтемнәре, шигырьләр аша «сеңдереп» торалар. Уйнаганда, эшләгәндә, дәрес хәзерләгәндә әйтелгән шушы тәрбия чаралары танып-белү сәләтен дә үстерә, тәрбия ягыннан да әһәмиятле: «Игелекле бул», «Яхшы кеше белән юлдаш булсаң, җитәрсең син морадыңа, яман кеше белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка», «Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот», «Агачның тамырына балта чапканчы, киләчәген уйла», «Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәкне сөйлә».
Татар халкында ана иң изге, олы шәхес саналган. Ана булу кешелекнең дәрәҗәсе булып саналган. «Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың», «Өйнең яме ана белән». Гаиләдә ананы изгеләштерү ананың баланы зур авырлыклар белән табып-үстерүен, аның язмышын формалаштыруын, баласы өчен җавап бирергә әзер торуын аңлата.
Әтигә дә татар халкында зур роль бирелә. Ул сабыр булуы, һәр сүзен уйлап сөйләве, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, эчкечелеккә, тәмәке көйрәтүгә тискәре карашлы булуы белән аерылып торган. Әни кеше нәфис, назлы, кайгыртучан булса, ир кеше үзеннән күпне таләп итүе, авырлыкларны үз өстенә алуы белән аерылып торган. Әти – гаиләне авыр хәлләрдән яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы. Ир кешенең хезмәте – җилкә, беләк, гайрәт көче. Ана кеше хисле булса, ата кеше салкын акыл белән эш иткән. «Ирсез өй – мичсез өй», «Ирләр киңәше ил корган», «Атасы барның бәхете бар».
Ата-ананың үрнәк сыйфатлары, бигрәк тә ир бала өчен мөһим. «Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот», «Яман атадан яман ул». Атага хөрмәт күрсәтелергә тиешлеге һәрдаим искәртелеп торган: «Ата-өчен улы җан бирсә, улга – дан», «Мөгезен кем хур иткәнне болан онытмас, атасын кем хур иткәнне олан онытмас».
Бала ата-анасына зур хөрмәт белән карарга тиеш. Халык традицияләрен онытмасак, аларны бала тәрбияләүдә куллансак, ата-анага хөрмәт тәрбияләү булыр иде. Югарыда әйтелгәннәрне һәрдаим истә тотып, балаларыбызны тәрбия кылсак, алдагы көннәребезгә ышанычыбыз артыр иде. Балаларыбызның өлкәннәрне хөрмәт итмәве, мирасыбызны куллана белмәүдән килә. Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә әби-бабайның дөрес тәрбиясен күреп үскән оныклары аерылып тора. Алар кызыксынучанрак, эш тәртибен беләләр. Хәзерге буын ата-аналар арасында балаларына бер эш тә өйрәтмәүчеләр күп. Алар арасында баланың такта сөртүенә, сыйныфта кизү торуына, мәктәп бакчасында эшләвенә каршы килүчеләр аз түгел. Бала мәктәптә тәртип, җаваплы булу, калганнардан артта калмыйча тырышып эшләү күнекмәләрен үзләштерә. Мәктәптә күргәннәрне баланың өендә әти-әнисенә эшләп күрсәтәсе килә. Ә әти-әнинең балага игътибары аз кала. Нәкъ менә шул вакытта әби-бабай ярдәме кирәк тә. Аларны мактап җибәрсәң, «Тагын да тырыш», дип үсендереп куйсаң, баланың хезмәткә мәхәббәте арта. Алга таба ул зур ярдәмче булып, ата-анасын хөрмәт итүче шәхес булып үсәчәк. Авыл җирендә бала эшләп үсә, чөнки эш җитәрлек дияргә яратабыз. Чынлыкта, авыл баласының күбесе мәктәптән кайткач, телевизор, компьютер каршына утыра. Чөнки күп гаиләләр мал асрамый. Өйдәге эшләрне әни кеше үзе тиз генә башкарып куя. Баланы эшкә өйрәтергә түземлекләре дә, вакытлары да юк. Әтиләрнең күбесе баланың укуы белән бөтенләй кызыксынмый. Беришләре мал табу максаты белән читтә эшли, беришләре эчеп көн үткәрә. Менә шул вакытта тәҗрибәле өлкәннәр ярдәмгә килсә, бик яхшы булыр иде. Ләкин күбесенең әби-бабалары читтә. Баланы аңлаучы, аның кечкенә генә уңышларына сөенә белүчеләр, дәртләндереп торучылар юк. Ваемсыз, өлкәннәрне хөрмәтләмәүче балалар каян килә икән дип шаккатабыз. Чынлыкта аларга дөрес тәрбия бирергә вакытыбыз юк, халкыбыз мирасын кулланмыйбыз.
Гаиләсе өчен җанын бирергә әзер булучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче балаларыбыз булсын дисәк, аларны халкыбыз мирасы нигезендә эш сөючән, максатчан,тырыш итеп тәрбиялик. Максат куеп, аңа ирешергә омтылучы шәхесләр тәрбияләсәк, балаларыбыз, ныклы гаиләләр корып, тәрбияле киләчәкне үстерер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар