Халкыбыз мирасының бала тәрбияләүдәге роле
Мөхәммәтшина Ирина Әҗвәт кызы,Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы«Бала тәрбияләү» дигәнне аң-белем бирү, тәрбия кылу дип аңларга була. Һәр халыкның үзенә генә хас тәрби...
Зәй районы Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
«Бала тәрбияләү» дигәнне аң-белем бирү, тәрбия кылу дип аңларга була. Һәр халыкның үзенә генә хас тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, әхлак нормалары, тормыш-көнкүрешен оештыру, үз-үзен тотуы, буыннан-буынга күчеп, милли традицияләргә әверелгән. Димәк, халык педагогикасына буыннар күчеше хас. Ул, тәҗрибәгә таянып, милләтебезнең көчен, акылын, зирәклеген, зәвыгын, мәдәниятен, яшәү үзенчәлекләрен чагылдыруы белән кыйммәт. Әби-бабаларыбыз үзләренең тәҗрибәләрен, дөньяны танып-белүләрен безгә мирас итеп калдырган.
Бүген дә авыл җирендә, әби-бабайлар белән бергәләп яшәгән гаиләләрдә халкыбызның күркәм традицияләренә нигезләнеп тәрбияләүче гаиләләр аз түгел. Алар туган илгә, милләткә тугры булу, хезмәт, сәламәт, зирәк һәм сәләтле булырга омтылу, киләчәгең турында кайгырту кебек сыйфатларны балаларда тәрбияләргә тырышалар. Аларның акыллы киңәшләрен баланың зиһененә сеңдереп кую, кешенең көндәлек һәм киләчәк тормышы өчен бик мөһим. Хәзерге ата-аналарның балаларына вакытлары бик аз кала. Әби-бабалары белән тыгыз элемтәдә яшәгән гаиләләрдә өлкәннәр балага тәрбияне халкыбызның кыска хикәяләре, мәкаль-әйтемнәре, шигырьләр аша «сеңдереп» торалар. Уйнаганда, эшләгәндә, дәрес хәзерләгәндә әйтелгән шушы тәрбия чаралары танып-белү сәләтен дә үстерә, тәрбия ягыннан да әһәмиятле: «Игелекле бул», «Яхшы кеше белән юлдаш булсаң, җитәрсең син морадыңа, яман кеше белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка», «Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот», «Агачның тамырына балта чапканчы, киләчәген уйла», «Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәкне сөйлә».
Татар халкында ана иң изге, олы шәхес саналган. Ана булу кешелекнең дәрәҗәсе булып саналган. «Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың», «Өйнең яме ана белән». Гаиләдә ананы изгеләштерү ананың баланы зур авырлыклар белән табып-үстерүен, аның язмышын формалаштыруын, баласы өчен җавап бирергә әзер торуын аңлата.
Әтигә дә татар халкында зур роль бирелә. Ул сабыр булуы, һәр сүзен уйлап сөйләве, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, эчкечелеккә, тәмәке көйрәтүгә тискәре карашлы булуы белән аерылып торган. Әни кеше нәфис, назлы, кайгыртучан булса, ир кеше үзеннән күпне таләп итүе, авырлыкларны үз өстенә алуы белән аерылып торган. Әти – гаиләне авыр хәлләрдән яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы. Ир кешенең хезмәте – җилкә, беләк, гайрәт көче. Ана кеше хисле булса, ата кеше салкын акыл белән эш иткән. «Ирсез өй – мичсез өй», «Ирләр киңәше ил корган», «Атасы барның бәхете бар».
Ата-ананың үрнәк сыйфатлары, бигрәк тә ир бала өчен мөһим. «Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот», «Яман атадан яман ул». Атага хөрмәт күрсәтелергә тиешлеге һәрдаим искәртелеп торган: «Ата-өчен улы җан бирсә, улга – дан», «Мөгезен кем хур иткәнне болан онытмас, атасын кем хур иткәнне олан онытмас».
Бала ата-анасына зур хөрмәт белән карарга тиеш. Халык традицияләрен онытмасак, аларны бала тәрбияләүдә куллансак, ата-анага хөрмәт тәрбияләү булыр иде. Югарыда әйтелгәннәрне һәрдаим истә тотып, балаларыбызны тәрбия кылсак, алдагы көннәребезгә ышанычыбыз артыр иде. Балаларыбызның өлкәннәрне хөрмәт итмәве, мирасыбызны куллана белмәүдән килә. Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә әби-бабайның дөрес тәрбиясен күреп үскән оныклары аерылып тора. Алар кызыксынучанрак, эш тәртибен беләләр. Хәзерге буын ата-аналар арасында балаларына бер эш тә өйрәтмәүчеләр күп. Алар арасында баланың такта сөртүенә, сыйныфта кизү торуына, мәктәп бакчасында эшләвенә каршы килүчеләр аз түгел. Бала мәктәптә тәртип, җаваплы булу, калганнардан артта калмыйча тырышып эшләү күнекмәләрен үзләштерә. Мәктәптә күргәннәрне баланың өендә әти-әнисенә эшләп күрсәтәсе килә. Ә әти-әнинең балага игътибары аз кала. Нәкъ менә шул вакытта әби-бабай ярдәме кирәк тә. Аларны мактап җибәрсәң, «Тагын да тырыш», дип үсендереп куйсаң, баланың хезмәткә мәхәббәте арта. Алга таба ул зур ярдәмче булып, ата-анасын хөрмәт итүче шәхес булып үсәчәк. Авыл җирендә бала эшләп үсә, чөнки эш җитәрлек дияргә яратабыз. Чынлыкта, авыл баласының күбесе мәктәптән кайткач, телевизор, компьютер каршына утыра. Чөнки күп гаиләләр мал асрамый. Өйдәге эшләрне әни кеше үзе тиз генә башкарып куя. Баланы эшкә өйрәтергә түземлекләре дә, вакытлары да юк. Әтиләрнең күбесе баланың укуы белән бөтенләй кызыксынмый. Беришләре мал табу максаты белән читтә эшли, беришләре эчеп көн үткәрә. Менә шул вакытта тәҗрибәле өлкәннәр ярдәмгә килсә, бик яхшы булыр иде. Ләкин күбесенең әби-бабалары читтә. Баланы аңлаучы, аның кечкенә генә уңышларына сөенә белүчеләр, дәртләндереп торучылар юк. Ваемсыз, өлкәннәрне хөрмәтләмәүче балалар каян килә икән дип шаккатабыз. Чынлыкта аларга дөрес тәрбия бирергә вакытыбыз юк, халкыбыз мирасын кулланмыйбыз.
Гаиләсе өчен җанын бирергә әзер булучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче балаларыбыз булсын дисәк, аларны халкыбыз мирасы нигезендә эш сөючән, максатчан,тырыш итеп тәрбиялик. Максат куеп, аңа ирешергә омтылучы шәхесләр тәрбияләсәк, балаларыбыз, ныклы гаиләләр корып, тәрбияле киләчәкне үстерер.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Гадәт-йолалар – иң камил чара
Баткаева Равилә Фәрит кызы,Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти-әниләр!Бүгенге чыгышымны Сәгыйть Рәмиевның: «Әй авыл, син м...
Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле әти-әниләр!
Бүгенге чыгышымны Сәгыйть Рәмиевның: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш», – дигән сүзләре белән башлыйсым килә. Шагыйрьнең бу шигырь юллары белән нинди фикер белдерүен җентекле тасвирламыйча, авыл җирлегендә бала тәрбияләүдә дә шулай булуын исбат итәргә мөмкин.
Моннан бер-ике дистә ел элек авыл баласы кимчелекле хәлдә калган иде. Беренчедән, мәктәпләрнең материаль-техник базасы ташка үлчим генә, икенчедән, «үзебез утырган агачның ботагына балта чабып», авылның төп тәрбия чыганагы булган әби-бабаларны әхлакый яктан бай иткән гадәт-йолаларына кул селтәгән вакытлар. Балалар белем алу, дөньяны тану мөмкинлекләреннән дә мәхрүм булган, рухи яктан гарип үскән чор. Шул вакыттан бит авыл кешесенә түбәнсетеп карый башлаган иделәр: «Ә-ә-ә... авылдан...юньле кеше чыга аламы соң инде аннан?» Әйтерсең авыл элек-электән талантлы язучылар, данлыклы рәссамнар һәм башка мәшһүр шәхесләрне, динле, итагатьле, тәртипле, миһербанлы, шәфкатьле, зыялы балаларны үстермәгән.
Бүген, үзегез күргәнчә, хәлләр бөтенләй башкача. Замана казанышлары һәр авыл мәктәбенә дә килеп иреште. Компьютер класслары, интерактив такталар, интернет челтәре авыл һәм шәһәр балалары өчен белем алуда, дөньяны күзаллауда тигез мөмкинлекләр бирә.
Тик халкыбызның гасырлар буена җыела-туплана килгән, милләтебезнең җан җылысын, зирәклеген сыйдырган халык педагогикасы, гадәт-йолалары – иң камил тәрбия чарасы икәнен аңларга, уянырга, уйланырга вакыт җитте. Авыл биргән өстенлекләрне искә төшерергә, кулланырга өйрәнәсе иде. Әйдәгез әле, ул мөмкинлекләргә йөз белән борылып карыйк, бер өлешен генә булса да искә төшерик. Беренчедән, авылларның урнашуына гына күз салыгыз: табигатьнең иң матур кочагына урнашкан алар. Янәшәсендә бормалы елгалар дисеңме, челтерәп аккан чишмәләрен әйтәсеңме, хәтфә болыннарына, ак болытларга барып тоташкан урманнарга күз саласыңмы... Авыл өчен урыннарны сайлый белгән безнең бабайлар. Безнең бурыч: бу матурлыктан оста итеп файдалану. Укучыда эстетик зәвык тәрбияләү өчен чиксез мөмкинлекләр бар бит биредә. Бу кырлар, болыннар, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр һ.б. – һәммәсе ул бит – матурлыкны тоя, сиземли белергә өйрәтү чарасы гына түгел, ә баланың күңелен йомшарту, баету оеткысы салу дигән сүз! Табигать-ана – иң көчле тәрбия чарасы ул! Ул – баланың яшел бишеге! Безгә, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә балаларны шушы «яшел бишек»кә салып тирбәтәсе, тәрбиялисе генә кала.
Икенчедән, авыл кешесенең яшәү фәлсәфәсе нинди булган? Ул-бер-берсенә битарафлык күрсәтмәү, якын күрү, һәркемнең язмышы, киләчәге өчен үз итеп кайгырту, үги итмәү, җәмәгать белән тәрбияләү. Искә төшерегез: әби-бабайга су керткән, кибеттән кайтканда, сумкасын тотып барган, узып киткәндә исәнләшкән, хәл сораган, «Кызыл йомырка» бәйрәмендә бусаганы атлап кергән һәр баладан: «Кемнең мондый матур баласы икән?» – дип сорау – ул буш сүз түгел, ә нәсел-токымыңны белү, аның белән горурланырга, нәселгә тап төшертмәскә өйрәтү дигән алым. Шул чакта әби-бабайның: «Синең мәрхүм бабаң, әбиең дә шундый итагатьле, ярдәмчел, кече күңелле кеше иде. урыны оҗмаһта булсын», – дип өстәп куюы, баланы уйландыра. «Минем әби-бабам фәлән-фәләнчә кешегә ярдәм иткән, халык аларны яраткан, минем балаларым турында да шулай сөйләсәләр иде», – дигән уй мигә язылып кала.
Авылда синең һәр адымың, һәр эшең күз уңында. Шуңа да «замана чирләре» балага ул кадәр йокмый. Берәр бабай баланың тәмәке тартуына, сүгенүенә бүген дә битараф кала калмый, кисәтү ясый. Кызгыныч, бу матур күренеш яшьрәкләр арасында сирәгрәк күзәтелә, күбесе: «Минем балам түгел, минем эшем түгел», – дип саный.
Өченчедән, авылда бала кече яшьтән эшчән, тырыш, физик яктан көчле, исән-сау булып үсүенә дә барча шартлар бар. Авыл кешесенең эреле- ваклы көндәлек эшен тавык та чүпләп бетерә алмый: кош-корт, мал-туар асрау, бакча, кыр эшләре, кар керәү, казулар... Шунда кул арасына кул дигәндәй, элек-электән балалар да катнашкан. Биредә хезмәт, физик тәрбиядән тыш, әхлакый тәрбия дә алган: эшнең, ашның кадерен белергә өйрәнгән. Сәламәт яшәү рәвеше булган. Ә бүген? Күп кенә әти-әниләр үзләре иза чигә, ә баланы эшкә кушмый, янәсе, яшь, өлгерер әле. Шуның белән баланың иркә, физик һәм рухи көчсез үсүен сизми дә калырга мөмкин. Бер-береңнән тырышлыкка, эшкә өйрәнерлек каз өмәләрен, күрше-күләнгә, карт-корыга ярдәм итү дигән матур гадәтләрне торгыза алса идек, балаларыбызны ярдәмчел, миһербанлы, эшчән, шәфкатьле, әхлакый, рухи яктан баета алыр идек.
Гомумән, бала тәрбияләүдә авыл шартлары биргән мөмкинлекләрене санап та бетерерлек түгел. Авыл ул – үз чебиләрен ияртеп йөргән тавык, бәбкәләрен саклаган, киләчәккә өйрәткән ата каз. Һәр балага табигатьтән нәселен кеше буларак дәвам итү сәләте салынган. Безгә бары тик аны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Йомгаклап әйткәндә, алдынгы фикерне кулланып, үткәнгә нигезләнеп, мәктәп, җәмәгать, бөтен авыл белән бергә ышанычлы, өметле киләчәк тәрбияли алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар