Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү юнәлешләре

Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы,Әгерҗе районы Тирсә мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысыИсәнмесез, хөрмәтле ата-аналар! Бүгенге җыелышыбыз авыл мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләүгә...

Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы,
Әгерҗе районы Тирсә мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар! Бүгенге җыелышыбыз авыл мәктәбендә бала шәхесен тәрбияләүгә багышлана.


Бүген без бик тә үзенчәлекле заманда яшибез: бу – бала кабул итәргә тиешле мәгълүматның үтә күп булуында да, һәр төр яңалыкның барлыкка килү, “искерү” тизлеге зур булуында да чагыла. Җәмгыятебездә дә зур үзгәрешләр күзәтелә. Авыл белән шәһәр арасындагы аермалыклар да азая, юкка чыга бара. Ләкин гомумкешелек сыйфатлары үзгәрми.


Әле кайчан гына авылда культура дәрәҗәсе түбән, авыл кешесе театр, музейларга йөри алмый, түгәрәкләр, секцияләр дә аз дип чаң кагалар иде. Бүген күп авылга асфальт кергән, һәр гаилә үз машинасына ия, теләсәң – театрга, теләсәң музейга бар. Ләкин менә “Балалары белән музейга, күргәзмәгә барганнар” дигәнне ишеткәнем юк. Каникул вакытларында Алабуга шәһәренә, Болгарга, Казанга экскурсияләр оештырсак, яхшы булыр иде. Тарихи-мәдәни урыннарга сәяхәтләр, балаларыбызның белемнәрен арттыру белән беррәттән, туган ягыбыз, республикабыз белән горурлану, ватанпәрварлык хисләре тәрбияләүгә бер адым булып тора .


Авылда мәдәният йортында түгәрәкләр эшли, укучыларыбыз, анда йөреп, җыр-биюгә булган сәләтләрен үстерәләр, уңышлары да юк түгел. Менә ничә ел рәттән призлы урыннар яулап киләләр. Әмма балаларыбызның кызыксыну, сәләт өлкәсе сәнгать белән генә чикләнми бит. Район үзәгендә бик күп төрле түгәрәк эшләп килә, шулай ук музыка, рәсем сәнгате мәктәпләре, Боз сараенда хоккей, фигуралы шуу, шахмат, бокс секцияләре бар. Анда расписаниеләр балалар укудан соң килерлек итеп төзелгән. Шәһәр укучылары мәктәптән соң әллә ничә секциягә, түгәрәккә барырга җитешә. Бу яктан авыл балалары күпкә калыша. Балаларның кызыксыну-сәләтләрен ачыклап, аларны үстерү киләчәктә һөнәр сайлаганда да зур ярдәм итәр.


Авылларга асфальт керү, машиналар булу укучыларыбызның юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү, үтәү мәсьәләсен кискенләштерде. Мәктәптә кагыйдәләрне өйрәтергә, һәрвакыт искәртеп торырга тырышабыз. Ләкин мәктәптән соң сыйныф җитәкчесе, укытучылар аларны күзәтеп тора алмый. Урам буйлап әтисенең машинасында, мопедта, мотоциклда чапкан балалар үз ишегалларыннан чыгып китәләр бит. Таныклыгы булмаган балага транспорт йөртү тыелганлыгын белеп торса да, ата-ана моңа бөтенләй игътибар бирми. Соңгы вакытларда балалар катнашында юл һаләкәтләренең артуы шуның нәтиҗәсе, минемчә. Әйдәгез үз балаларыбызның язмышы белән уйнамыйк.


Авылда яшәү шартлары яхшыруның тагы бер мисалы буларак, һәр өйдә телефон, компьютер булу, интернет челтәренә тоташкан булуны күрсәтергә кирәктер. Бу балаларыбызга белем алу өчен зур мөмкинлекләр ача: кирәкле мәгълуматны тиз генә эзләп табарга да, белем бирү сайтларына кереп имтиханнарга әзерләнергә дә була. Ләкин балаларны интернет челтәреннән дөрес файдаланырга өйрәтү, виртуаль киңлекләрдәге һәр адымнарын күзәтеп тору – безнең бурыч. Шулай булмаганда, балаларыбыз компьютер каршына утыру нормаларын дөрес үтәмичә, сәламәтлекләренә зыян салырга да, теләсә кем белән аралашу, җинаятьчел төркемнәргә, төрле секталарга язылу аркасында бөтен гаилә иминлеген куркыныч астына куярга да мөмкин. Үтерү, сугыш күренешләре булган компьютер уеннары укучыларыбызның аңына, психикасына зыян салырга мөмкин икәнен истән чыгармасагыз иде.


Элек-электән авыл халкы эш сөючән булуы, табигатьне аңлап, саклап, дини, милли йолаларыбызга нигезләнеп яшәве белән аерылып торган. Бүген авыл бу яктан да үзгәреш кичерә. Күп авылда мал-туар тотучылар кимеп бара. Авылларыбыз картая, яшьләр шәһәргә китүне кулайрак күрә. Бер көн килеп, авылда карт-корылар гына утырып калса... Моны булдырмас өчен, балаларыбызны җир хуҗалары итеп тәрбияләргә кирәк. Ләкин мәктәпнең укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү мөмкинлеге бик чикле хәзер, чөнки баланы ниндидер хезмәткә тарту өчен, ата-анасыннан рөхсәт кәгазе кирәк. Ә ата-аналар үз җимешләренең мәктәп бакчасында эшләвен яки сыйныф бүлмәсен җыештырыуын теләми. Мәктәптә эшләмәгән, үз өендә мал-туары булмаган бала хезмәт тәрбиясенә каян өйрәнергә тиеш? Үзе эшләп үсмәгән бала – кеше хезмәтен дә бәяли белми бит. Һәм шушы мәсьәләнең икенче ягы – һәнәр сайлау. Бүгенге укучыларның бик сирәге генә кем булырга теләвен анык әйтеп бирә ала. Балаларыбыз күп түләнелә торган, эше аз булган һөнәр эзлиләр. Татарстан авылларына бүген авыл хуҗалыгы белгечләре: агрономнар, мал табиблары җитешми. Балалар белән бу турыда сөйләшкәндә, авылларыбыз киләчәген дә уйласагыз иде.


 Һәм тагын бер мәсьәләне әйтми калу мөмкин түгел, бу – татар теле мәсьәләсе. Интернет челтәрендә аралашу, мәгълүматлар рус телендә, шуңа күрә татар теленә ихтыяҗ кими, балаларыбызның күбесе русча аралаша. Монысы – җәмгыятьтәге яңалыклар тудырган проблема. Ләкин саф татар авылында, татар гаиләсендә ата-ананың балалар белән русча сөйләшүен ничек аңларга?! Сабантуй мәйданында бер танышымның улы, йөгереп килеп, әнисенә уеннардан алган тәэсирләре турында русча сөйли башлагач, исем-акылым китеп: “Нишләп русча сөйләшәсез?” – дип сорадым. “Мәктәптә русча укыйлар, Интернетта бар нәрсә русча, укырга китсәләр дә, экзаменнар да, укыту да русча бит, яхшырак өйрәнсеннәр, дибез”. Ә татар телен, үз туган телен кайда өйрәнергә тиеш соң бала?! Әйдәгез бер ярдан икенчесенә ташланмыйк, гаилә – милләтнең нигезе булырга тиеш. Тел дә, моң да, гореф-гадәтләр дә, дин дә, әдәп-әхлак та гаиләдән башлана.


Хөрмәтле ата-аналар! Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Ә хәзер шушы тәрбия мәсьәләләрен үзебезның сыйныф өчен ничек хәл итәргә мөмкин, шул турыда фикеп алышыйк. Тәкъдимнәрегезне таблицадагы бишенче баганага язып барырбыз һәм, шулардан чыгып, 2015–2016 нчы уку елына сыйныфның тәрбия планын төзербез. 2015–2016 нчы уку елында балаларыбызның чыгарылыш сыйныфы булуын да онытмавыгызны үтенәм.


Җиһазлау: проектор, интерактив такта, һәр ата-анага бирү өчен карточкалар.


Таблица экранда күрсәтелә һәм ата-аналарга таратыла. Соңгы багана – чыгыштан соң, ата-аналар белән фикер алышу барышында тутырыла һәм җыелышның карары буларак беркетмәгә языла.

















Авыл җирендәге яшәү шартлары, уңайлыкларТискәре якларыУңай якларыТәкъдимнәр, карар
1.Авыл урамнарында асфальт юллар, гаиләдә машина, мотоцикллар булуУкучыларның машина йөртү таныклыклары булмаган килеш, әти- әниләренең машина, мотоциклында йөрүе.

Балалар катнашында юл һәлакәтләренең артуы
Балалар белән концерт, театр, музейларга барырга, аларны район үзәгендәге спорт түгәрәкләренә, сәнгать мәктәпләренә яздырырга мөмкинлек бирә 2.Һәр өйдә диярлек телефон, компьютер, интернет  челтәре булу. Укучыларның һәрберсендә кесә телефоны булуАртык күп мәгълумат. Балалар компьютер каршындаутыру нормаларын үтәми. Бу сәламәтлеккә, психикага зыянлы.
Интернетта аралашу культурасы түбән. Теләсә кем белән аралашып, кирәкмәгән сайтларга кереп, үзенең һәм гаиләнең тормышын куркыныч астына куярга мөмкин.
Виртуаль аралашуга өстенлек бирелә. Саф һавада булуларын киметә, үзара аралашуларын чикли.
Интернет челтәрендә аралашу, мәгълүмат рус телендә, татар теленә ихтыяҗ кими, күпчелек русча аралаша.
Интернет аша уйнала торган үтерү-сугыш уеннары яшүсмерләрнең психикасына зыян салаБелем алу өчен мөмкинлекләр ача, теләгән мәгълүматны тиз генә табарга мөмкин. Кино, концерт, спектакльләрне өйдә дә карарга була 3.Өйләргә газ, су кергән, канализация үткәрелгән булу. Терлекләр саны кимүХезмәт белән тәрбияләү мөмкинлеген киметә.
Эш күнекмәләре юк диярлек. Әзергә генә яшиләр, хезмәт кешесенә хөрмәт түбән.
Җиңел, ләкин хезмәт хакы югары һөнәр эзлиләр.
Һөнәр сайлауда кыенлыкларТормыш шартларын җиңеләйтә, вакытны башка кирәкле эшкә сарыф итәргә мөмкинлек бирә
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ