Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы,Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы“Я дөньяны үзгәртәм, я үзем үзгәрәм”. Разил ВәлиевҖәмгыятьтә зур тизлек белән үзгәрешләр...

Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы,


Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


“Я дөньяны үзгәртәм, я үзем үзгәрәм”.


Разил Вәлиев


Җәмгыятьтә зур тизлек белән үзгәрешләр чорында укытучыга нәрсә эшләргә? Балалар аңында әхлакый кыйммәтләр булдыру, әлбәттә, җиңел түгел. Шуңа күрә тәрбияче, укытучы иң элек үзе әхлаклы, намуслы, гадел, гыйлемле һәм мәдәниятлелеге белән үрнәк булырга тиеш. Замана ничек кенә үзгәрмәсен, тормыш кыйммәтләре һәрвакытта бер үк булып кала. Кешелеклелек, әхлаклылык, белемгә омтылу, чисталык, зыялылык – ул безнең күркәм сыйфатларыбыз. Бүгенге авыл яисә шәһәр мәктәбенең бурычы тиз үзгәреп торган җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләү.


Чыннан да, бала – йөрәк җимеше ул. Баладан да газиз, баладан да кадерле кем бар икән тагын? Әти-әниләрнең һәрберсе үз баласының бәхетле булуын тели. Һәркем баланы үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр әти-әни дә вакытында уйлана микән?


Бала тәрбияне, иң беренче чиратта, гаиләдә ала. Баладагы әхлак нормалары – әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала, уңай сыйфатларны да, тискәреләрне дә. Шуның өчен дә халык: “Атасына карап  –  улын, анасына карап кызын коч”, – дигән. Тәрбияле кеше булу өчен, гәүдә саулыгы гына җитми, рухи сәламәтлек тә кирәк.


Хөрмәтле әти-әниләр! Халкыбызның бик матур әйтемен искә төшерсәк: “Баланы чыбык чакта бөкмәсәң, таяк булгач кына бөгеп булмый”, – дигән фикер белән мин тулысынча килешәм.


Егерме беренче гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Милләтебезнең мәшһүр мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз вакытында : “Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә дөрес юл”, –  дип бик дөрес язган.


Бүген мәктәпләрдә яңа Федераль дәүләт стандартлары гамәлгә керә. Әлбәттә, белем алуга караш үзгәрде. Шулай булгач, безнең төп максатыбыз – шәхес тәрбияләү! Хөрмәтле әти-әниләр, сез һәм мәктәп бердәм булганда гына, кулга-кул тотынып эшләгәндә, бу теләкләребез тормышка ашуына, белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигем юк.


Билгеле, баланың күп вакыты гаиләдә үтә. Әти-әни, укытучы –шәхеснең үсешен һәм формалашуын тәэмин итә торган ике төп көч. Һәр ике як бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, хезмәттәшлек күрсәтсә, уртак уңышка ирешергә мөмкин. Чөнки әти-әнинең мәктәпкә мөнәсәбәте нинди булса, балаларда шундый караш туа.


Хөрмәтле әти –әниләр!  Баланы тәрбияләүдә мөһим рольне гаилә, әти-әни үтәсә дә, аны бар яктан камил шәхес итеп формалаштыру вазифасы укытучы җилкәсенә төшә. Юкка гына халкыбыз да: “Әти-әни баланың – тәнен, укытучы җанын тәрбияли”, – дип әйтмидер. Чыннан да, укытучы – баланы тормышка төрле яклап әзерли, аңа белем дә, тәрбия дә бирә, үз киңәшләрен дә тапшыра.


Шушы изге юлда ул бик күп алым-чараларга мөрәҗәгать  итә, дәрес оештырганда яңа темалар, кызыклы формалар эзли, тәрбия бирүгә килгәндә, үзенең тормыш тәҗрибәсенә таяна. Гомумән алганда, укытучы һәрчак эзләнүдә, белемен тирәнәйтү өстендә эш алып бара. Укытучыга хас камиллеккә омтылу сыйфаты турында күренекле педагог  К.Д.Ушинский да дөрес сүзләр язып калдырган: “Укытучы белем һәм тәрбия биреп калырга гына тиеш түгел, ә укытучыдан да, аңа белем бирү процессыннан да үзе өчен яңалык, бер дәрес, тәҗрибә алырга тиеш”. Ушинскийның бу сүзләре “Камиллеккә чикләр юк” дигән фикеребезгә дәлил генә булып тора. Үз өстендә эшләү, белемен тирәнәйтү – һәр укытучының бурычы. Авыл укытучысымы син, шәһәрдә белем бирәсеңме – мөһим түгел!


Шәһәрдән аермалы буларак, авылның бер үзенчәлекле ягы бар: монда һәр кеше үз, таныш булмаган кеше юк. Аңа бәя, нәселенә карап бирелә. Яхшы булса – агачыннан ерак төшмәгән, яман булса – ала да туа, кола да туа, диләр. Димәк, син үзең өчен генә түгел, ә җиде бабаң өчен дә җаваплы. Шуңа күрә дә балага шул матур хиснең – җаваплылык  хисенең ни дәрәҗәдә мөһимлеген төшендерү – әхлаклы ата-ананың үрнәк укытучы белән бергә чишәргә тиешле мөһим бурычы. Чөнки монда һәр кеше – авыл тарихының бер өлеше, үзеннән соң килгән буынга үзе турында я яхшы, я яман эз калдыра.


Бу юнәлештә авыл укытучысының эшчәнлеге дә күз уңында яши. Әйтик, шушы авылда туып-үскән, мәктәбенә йөреп белем алган, соңыннан инде укытучы булып шул мәктәпкә кайткан авылдашларына игьтибар нык арта. Алда әйтеп киткәнчә, балага бирелгән бәяне укытучыга биргәндә дә, аның нәселенә, гаиләсенә, туып-үскән һәм хәзерге яшәеш шартларына да карыйлар. Авыл укытучысы ул әле авыл мәктәбендә укытучы гына түгел, ул шушы җирлекнең бер вәкиле, аның бер өлеше дә, шуңа күрә ул мәктәптән тыш эшләрдә дә, авылдашлары белән күмәк хезмәттә дә бергә эшләп, авыл тормышында кайнап яшәргә мәҗбүр.


Әмма нинди генә җирлектә эшләмәсен, җәмгыять нинди генә авыр һәм кырыс шартлар куймасын, укытучы үз дәрәҗәсен белергә тиеш, һәм ул, иң беренче чиратта, балаларга карата кешелекле, гуманлы, тәрбияле булып калырга бурычлы.


Еш кына балалар авызыннан “Бу укытучы начар!” – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу сүз берничә төрле аңлашылырга мөмкин: укытучы кешенең тәрбияле, игьтибарлы булып та, һөнәри осталыгы аксарга мөмкин, икенче яктан караганда, сыйфатлы, төпле белем бирүче укытучы да  укучылары белән дорфа, тупас сөйләшергә мөмкин.


Әмма ничек кенә булмасын, укытучы – ул изге зат, һәм балалар аны хөрмәт итәргә, аның дәрәҗәсенең югарылыгын тоеп яшәргә һәм үсәргә тиешләр. Ә әти-әниләрнең бурычы – үз балаларын шушы хакыйкатьне ныклап аңлатуда, зиһеннәренә сеңдерә белүдә.


Кеше тормышында гаять тагы бер мөһим нәрсә , ул да булса –  хезмәт. Хезмәт белән тәрбияләнгән бала гына  нык ихтыярлы, авырлыклар алдында югалып калмыйча, үзенең һәм башкаларның хезмәтен ихтирам итә белә торган шәхес булып үсә. Гаиләдә әти-әни белән бергә, бала да үз өлешен кертергә тиеш. Бу уңайдан  танылган педагог Сухомлинский болай дип әйткән : “Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә генә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп,  үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәсен күреп, горурланып үссеннәр”.


Заман үзгәрү белән җәмгыять тә укытучы алдына яңа шартлар куя. Алар нинди генә булса да, укытучы дөньяны үзгәртүдә мөһим рольне башкара, чөнки һәр профессия, һәр һөнәр башында укытучы тора. Шуңа да укытучыны дөньяны үзгәртә алырлык көчкә ия шәхес дип ышанып әйтә алабыз. Әмма һәр кеше яхшы белә: нәрсәне дә булса үзгәртергә телисең икән, иң элек үзеңнән башларга кирәк, яңа тормыш иске кануннарны кабул итми, һәр чорның үзенеке, кануны да, шартлары да, укытучысы да. Соңгысы гел үзгәрештә, үсештә булганда гына, югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Шулай булгач, без дөньяны үзгәртүчеләр үзебез үзгәргәндә дә, күңелебез шундый ук якты, хезмәтебез уңышлы, нәтиҗәле, биргән белемнәребез кирәкле булып калсын иде. Укытучыларның эшчәнлегендә төп ярдәмчеләр – әти-әниләр. Балалар да кешелеклелек сыйфатларын югалтмасыннар, Кеше булып яшәүләрен дәвам итсеннәр иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ