Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Гайфуллина Гөлфинә Минсәгыйрь кызы,  Чирмешән районы Кармыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыБалалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлеге булуга карамастан, балал...

Гайфуллина Гөлфинә Минсәгыйрь кызы, 

Чирмешән районы Кармыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлеге булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла. Балаларга үткән буыннарның белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен тапшыру белән бергә, алардан иҗади шәхес тәрбияләргә мөмкинме? Мөмкин. Чөнки һәр бала талантлы булып туа. Гаиләнең, мәктәпнең һәм җәмгыятьнең бурычы – аның сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерергә этәргеч бирщ торган шартлар тудыру.


Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп көчләр – мәктәп коллективы һәм ата-аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк. Аз гына күреп җиткермәдеңме – бала туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.


Тәрбия һәм мохитнең балаларга йогынтысын ачыклаганда, шәһәр һәм авылдагы тормыш шартларының үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк. Авылда бала үзенең тәртибе өчен шәһәрдәгегә караганда күбрәк кешеләр каршында җаваплы. Анда аны белүчеләр күп һәм ул кайбер хилаф эшләрне эшләүдән курка, ә шәһәр баласы моңа тизрәк тәвәккәлләргә мөмкин, чөнки янәшәсендә аның кайда укуын, кайда яшәвен, ата-аналарның кемнәр икәнен белмәгән ят кешеләр була. Бөтен гомерен авыл балаларын тәрбияләүгә багышлаган В.А.Сухомлинский бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бала шәхесенең үсешенә һәм формалашуына тәэсир итә торган өч факторның (нәселдәнлек, тирәлек, тәрбия) чагыштырмача йогынтысын анализлау һәм янәшә куеп тикшерү тәрбиянең роле гадәттән тыш көчлелеген һәм кеше үсешендә, аның шәхесе формалашуда катнашучы башка факторларга сизелерлек тәэсир ясарга сәләтле булуын күрсәтә.


Бүгенге педогогика, үсешкә йогынты ясый торган төп факторларны тикшергәндә, кеше үсешенең һәм аның шәхес буларак формалашуының бербөтен процесс булуыннан чыгып эш итә. Бу процесста кешенең үзенә, аның активлыгына зур урын бирелә. Әгәр укытучы тарафыннан балага үзе үти алырлык максатлар куелса, әлеге максатларны тормышка ашырырга тырышса, шәхес буларак формалашуына ул шактый дәрәҗәдә үзедә булыша ала.


Төрле яшьтәге укучыланың физик һәм акыл үзенчәлекләренә җавап бирерлек укыту һәм тәрбия шартларын ачыклау һәм аларны булдыру максатыннан чыгып укучыны хезмәткә тарту. Авыл баласы хезмәткә якын. Агач утырту, кош оясы ясау, печән җыю, көтү көтәргә бару һәм башка бик күп чаралар балада кызыксыну хисләре тәрбияли, аларга кечкенә ачыш ясарга, дөньяны танып белергә ярдәм итә, физик хезмәтне дөрес оештырырга өйрәтә.


Барлык мәктәпләр кебек үк, авыл мәктәбенең дә төп максаты – зыялы, югары культуралы, актив укучы шәхес тәрбияләү. Моның өчен авыл мәктәбендә дә барлык шартлар тудырылган. Дәрес һәм тәрбия чараларын нәтиҗәле үткәрү өчен, бөтен мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, компьютр класслар, спорт залы, теннис өстәлләре, мәктәп яны тәҗрибә участоклары бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ