Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Сәфәргалина Илмира Мөбарәкша кызы,Мөслим районы Метрәй төп мәктәбенең биология һәм химия укытучысы  Исәнмесез, хөрмәтле үз туган җирләренен яраткан, көчләрен һәм гомерләрен туган туфракка багышлаган  ...

Сәфәргалина Илмира Мөбарәкша кызы,
Мөслим районы Метрәй төп мәктәбенең биология һәм химия укытучысы  

Исәнмесез, хөрмәтле үз туган җирләренен яраткан, көчләрен һәм гомерләрен туган туфракка багышлаган  әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, авылдашлар!  Без сезнең белән бүген авыл җирлегендә балага ничек һәм нинди юллар белән тәрбия бирергә мөмкин, тәрбияле һәм чын шәхесләр үстерү, аның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшергә җыелдык.


Адәм баласы дөньяга  аваз сала.  Аның алдында чип-чиста, тапталмаган гомер юлы сузылып ята. Нинди мохиттә, нинди гаиләдә үсә, кем булачагы, кешеләргә, дөньяга мөнәсәбәте шул чаклардан ук формалаша башлый.


Хәзерге заманда баланың нинди мәктәптә укуы артык аерымлык тудырмый да кебек. Шәһәрдәге кебек шартлар хәзер авылда да бар. Мәгълүмати технология, интерактив чаралар авыл мәктәпләрендә дә киң кулланыла. Авыл мәктәбендә укыган һәр бала рәхәтләнеп Интернет  челтәрендә эшли белә, инглиз телен өйрәнә. Әле шунысы мөһим: әхлагыбызны, динебезне, телебезне югалтып барган дәвердә авыллар иманлы, тәрбияле, белемле шәхесләр бирә. Сүз дә юк, авыл мәктәпләрендә  балалар саны азая, ләкин аз комплектлы мәктәпләрдә  бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлеге дә зуррак. Һәрбер сабый – үзе бер талант ул. Сәләтсез бала булмый, укучыдагы шул сәләтне вакытында күрергә һәм шул сәләтне үстерү өстендә эшләргә  генә кирәк.


Авыл җирлегендә тәрбиянең нигезе – ул хезмәт. Эш сөйгәннәр генә иркен һәм матур тормыш  кора ала. Хезмәт сөйгән бала гына укуда да, җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә зур уңышларга ирешә. Ә иң беренче үрнәкне балага гаилә бирә. Ата-ананың, әби-бабаның хезмәткә карашы бала өчен үрнәк була. Ә мәктәп гаиләдә алган эш күнекмәләрен тагын да үстерә. Хәзер һәр авыл мәктәбендә диярлек теплица, зур тәҗрибә участоклары, бәрәңге басулары бар.  Дәресләрдә укучыларга эшмәкәрлекнең нигезләре бирелә. Хезмәт сөйгәннәр, башлары эшләгәннәр рәхәтләнеп үз эшен башлап җибәрә ала, гаилә фермаларын төзи. Эшлим дигән кешегә авыл җирендә мөмкинлекләр хөкүмәтебез тарафыннан  елдан-ел киңәйтелә.


Шулай ук авыл мәктәпләрендә генә сәламәт балалар тәрбияләп була. Спорт заллары, спорт түгәрәкләре балаларны физик яктан чыныктыра, сәламәтлеген ныгыта.


Авыл җирлегендә эшләгән укытучыга балага психологик яктан якын килү бик җиңел, чөнки ул аның әти-әнисен, әби-бабасын аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп тора, балага кайсы яктан якын килергә уңай һәм җиңел. Авыл җирлегенең өстенлеге шунда күренә һәм үзен аклый. Бала шәхес буларак  кабул ителә һәм  аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда  аны чишү юлларын табу уңайлы. Без авылда яшәвебез, балаларыбызны авыл мохитендә тәрбияли алуыбыз белән бик бәхетле. Беренчедән, безнең балаларыбыз авылның саф һавасын сулап, саф чишмә суларын эчеп, яшел чирәмнәрендә яланаяк йөреп, табигать  биргән  барлык сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, кошлар сайравын тыңлап, ел фасылларының бар матурлыгын күреп, тоеп үсә. Нинди генә зур булса да, авыл авыл инде ул, син телисеңме-теләмисеңме авыл җирендә һәркем бер-берсен яхшы белә, бала бәләкәйдән үк иптәшләренең әби-бабаларын, туганнарын танып үсә, бу кешеләр аңа якын һәм бик таныш була. Бала шул вакытта ук аңлый, бер-бер начарлык эшләсәм, мине беләләр һәм әти-әниемә җиткерәләр  дия-дия  үзе дә сизмәстән бала үзен бер кысага кертә. Шулай итеп, авыл мохите баланы үзеннән-үзе тәрбияләргә ярдәм итә. Ә үсә-үсә бала бер кысага кергәч, чыннан да, тәртипсез гамәлләрдән үзе дә ояла башлый. Үз-үзен кысада тоту, нәрсә өчендер җавап бирү, кирәк түгел гамәлләрдән тыелып тору инде үсмернең яшәү рәвешенә әйләнә. Авылның иң зур өстенлеге – һәркемнең, һәрнәрсәнең күз уңында булуында. Ә шәһәр җирендә бала үз өеннән чыгу белән «югала», аны анда беркем белми һәм белергә дә теләми, бу – артык иркенлек балага начар гамәлләр кылуга комауламый, ул үзен иркен тота, теләсә кемгә җиңел иярә. Көне-төне эштә булган ата-ана баласының кайда, кем белән булуын контрольдә тота алмый.


Икенчедән, авыл җирендә  бала тәрбияләүдә элек-электән килгән традицияләр саклана. Хәзер дә әби-бабалары  белән бер йортта өч-дүрт буын бергә яшәүче гаиләләр бар. Андый  гаиләләрдә балалар һәрвакыт караулы. Аерым гаиләдә яшәүче әби-бабаларны карап, тәрбияләп тору да шул авылда яшәүче оныкларга йөкләнә, өлкәннәр турында даими кайгырту аларның вазыйфасына керә. Бала кечкенәдән үк әти-әни үрнәгендә өлкәннәр турында кайгырту  ата-анага булган бурыч икәнен аңлап үсә. Бу – бик зур һәм кирәк гамәл. Кем турындадыр кайгырту баланың эгоист булып үсүенә юл куймый. Әби-бабаларының үгет-нәсихәтләрен тыңлап, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне белеп, аларның үрнәгендә тәрбияләнеп үскән балалар тәртипсез булмый, начар гадәтләрне үзенә юлдаш итми. Өченчедән, авыл җирендә хезмәт тәрбиясе беренче планда. Балалар әти-әнисенең көндә таңнан торып эшкә китүен күреп тора, алай гына да түгел әти-әнисе эштән кайтуга  үзеннән кечкенәләрне,  кош-кортларны, мал-туарларны карап ашатып тору зуррак балалар өстенә йөкләнә. Күпчелек гаиләдә әти-әни үзе эшкә киткәндә эшләнәсе эшләр исемлеген калдырып китә: бала әти-әнисе кайтуга бу эшләрне тәмамлыйм дип ашыга-ашыга эшли, аның чыгып китеп тәртипсез гамәлләр кылып йөрергә вакыты калмый, ул үзен билгеле бер режим белән яшәргә өйрәтә. Кечкенәдән эшләп, көч-егәр җыеп һәр эшнең җаен белеп үскән бала олы тормыш юлына аяк баскач, үзе гаилә коргач та  югалып калмый, замана авырлыкларына бирешми.


Чыгышымны  үз җирлегебездәге берничә мисал белән ныгытасым килә.


Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗев Мәҗит абый тормыш иптәше Наилә апа белән  6 бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Радик тормыш коргач та, әти-әнисен калдырып чыгып китмичә төп нигездә тормыш иптәше Галия апа белән ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Радик абый тимерне эретеп ябыштыру остасы булып,  район авылларына газ кертүдә үзеннән зур өлеш кертеп, лаеклы ялга туктаганчы, район торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт куйды, Галия апа озак еллар колхоз бухгалтериясендә эшләде, колхозлар таралгач, эш юк дип өйдә ятмады, район үзәгенә йөреп эшләп лаеклы ялга чыкты. Балаларны тәрбияләүдә өлкәннәрнең роле бик зур булды, кичләрен Мәҗит абый тальян гармунда өздереп уйнар, шаян сүзләр сөйләп көлдерер, сугыш михнәтләрен сөйләп моңаер иде. Ә Наилә әби оныкларына җылы оекбашлар бәйләп, аш-суын әзерләп, кыз оныкларын кул эшләренә өйрәтеп үстерде. Картаймыш көннәрендә өлкәннәр, балалары һәм оныклары тәрбиясендә булып, аларга   әллә ничә буынга җитәрлек риза бәхиллекләрен биреп киттеләр. Бу гаиләдә үскән балалар – тәрбиялелек үрнәге. Олы кызлары Рузилә Насыйфуллина – инглиз теле укытучысы, районыбызның иң зур мәктәпләренең берсе булган Түбән Табын урта мәктәбе директоры, үзләре ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уртанчы кызлары Ландыш һөнәре буенча – рәссам.  Балтач якларына кияүгә чыгып, изге динебез юлына басып, бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп ята. Кече уллары Рүзәл Чаллыда КамПИ тәмамласа да,  шәһәр тормышына кызыкмады, авылда эш юк дип тормады , авылга кайтып үз эшен ачып җибәрде. Мәктәпнең буш торган мастерской бинасын арендага алып, калайдан тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары, капка-койма бизәкләре ясау цехы ачып, авылдагы унлап яшь егеткә хезмәт урыны булдырды. Күрше Башкортстанның Яркәй районы кызы Алисәне яр итеп, тормыш корып җибәрде. Гаилә бернинди эштән дә куркып тормый: күпләп мал-туар асрыйлар, умарта тоталар, теплицада яшелчә үстерәләр. Авыл яшьләре Рүзәлне үзләренең әйдәманы итеп сайлап куйды. Авылдагы бер генә чара да сүзгә оста Рүзәл катнашыннан башка үтми, ул җитәкләгән шаяннар-тапкырлар клубы инде ничә ел рәттән район ярышларында беренче урынны яулый. Булганнан бар да була дип  Рүзәл Мингазов  кебекләргә әйтәләр дә инде. Авыл җирендә шундый уңган-булган яшьләр күбрәк калса, авылларның киләчәге өметле булыр иде.


Хезмәт сөйгән бала укуда да алдынгы була. Авылыбыз фермеры  Рафис Шәмсиев абыйлар өч ир егет тәрбияләп үстерде. Олы уллары Рөстәм – Казан медицина университетын, уртанчы уллары Рамил Казан кооператив институтын тәмамлады. Алар үзләренең җәйге ялларын туган авыллары басуында комбайнда, тракторда эшләп үткәрә. Кече уллары Раил әти-әнисенә ихатадагы малларны, кош-кортларны караша, бакча эшләрендә булыша. Ул укуда да алдынгы. Район күләмендә фән олимпиадаларында экология, биология, химия, геология буенча инде өч ел рәттән җиңү яулый, биология фәненнән республика призеры булды.


Авыл укытучылары халык педагогикасын, олуг галимнәребезнең укыту-тәрбия  бирү ысулларын, укытуда яңа технологияләр, интерактив чаралар кулланып, укучыларыбызны киләчәк заман өчен кирәкле, үз урыннарын табардай, замана авырлыкларына бирешмәслек , конкурентлыкка  сәләтле  шәхесләр тәрбияләү өстендә армый-талмый хезмәт куялар. Миңа калса, замана җилләренә ияреп, авыл мәктәпләрен кыскарту хөкүмәтебезнең иң ялгыш адымыдыр. Авыл мәктәбе ул – белем йорты да, тәрбия учагы да, халык өчен әхлакый, мәдәни үзәк тә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ