Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл – тәрбиянең “туган җире”

Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы,Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле, ата-аналар! Укытучы-тәрбиячеләр һәм ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе...

Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы,
Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөрмәтле, ата-аналар! Укытучы-тәрбиячеләр һәм ата-аналар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Бүген без сезнең белән уртак эшебез булган бала тәрбияләү турында сүз алып барырбыз, “Авыл җирлегендә ничек заманча шәхес тәрбияләргә?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Без еш кына “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дигән сүзләрне кабатларга яратабыз, иң беренче аны кем әйткән, ул хакта уйланганыбыз да юк.


Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши, бу өлкәдә безгә хәтле дә күп эшләр башкарылган. Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри кебек киң кырлы шәхесләребез тәрбия өлкәсенә кагылышлы бай мирас калдырганнар. Бүгенге галимнәребез үзләренең педагогик хезмәтләрендә аларның фикерләрен алга куялар. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ш.Ш.Җәләлиев, Р.А Низамов, Җ.Г.Нигъмәтовларның педагогикага кагылышлы хезмәтләре укытучыларга, тәрбиячеләргә генә түгел, ата-аналарга да бала тәрбияләүдә яхшы кулланма булып торалар.


Шуңа күрә үземнең чыгышымны педагогика өлкәсендә күп хезмәтләр башкарган галимнәребез фикерләренә таянып яздым.


Кешелек үзенең яшәү дәверендә бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Яшь буынны тәрбияләү безнең төп бурычыбыз булып тора. Һәр милләтнең, һәр халыкның тәрбия өлкәсендә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләре бар. Яшь буынны туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын дөрес тарихын өйрәнүче, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле, белемле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан, аның хәзинәләреннән, мирасыннан башка күз алдына китерү кыен.


Без катлаулы чорда яшибез. Фән һәм техника нык үсештә, шуңа күрә балага белем һәм тәрбия бирүдә элекке алымнарны гына кулланып, заманнан калышмыйча алга бару кыенлаша. Хәзерге катлаулы шартларда педагог осталыгына таләп арта бара. Бүгенге укучылар элеккеге чордагы яшьтәшләреннән аерылып торалар, тормышның төрле өлкәләрендәге күренеш һәм вакыйгалар, техник һәм фәнни казанышлар, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре һ.б. турында мәгълүмат бирә торган каналлар күп булу сәбәпле, хәзерге балалар иртә өлгерәләр, таләп һәм омтылышлары да җитдирәк була бара.


Балаларга дөрес тәрбия бирү – бик авыр хезмәт. Безнең көннәрдә белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты, баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бердәм булганда гына, эш уңышлы булачак. Шулай да әле балаларның начар укуын, тәртип бозуын мәктәпкә аударучы ата-аналарны шактый еш очратырга туры килә. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләү дөрес түгел. Әйе, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу — бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Соңгы елларда ата-аналарның үз балалары белән аралашуы кимеде. Шуңа күрә түгәрәкләр, ярышлар баланы начарлыктан коткару чарасы булып тора. Бала көне буе мәктәптә, түгәрәктә, кич белән кыска вакытка гына әти-әнисе белән аралаша. Нәтиҗәдә яшүсмерләрнең күп кимчелеген, җитешсезлеген мәктәпкә сылтыйлар. Мәктәпне тәмамлаган балалар, укырга яки эшкә урнашмыйча, тәртипсезлек юлына кереп киткән очракта да, күбесенчә мәктәпне гаепле итеп калдыралар. Югыйсә һәр укытучы, балалар тәрбияле, намуслы, белемле булсын дип тырыша. Мәктәптә беркайчан да начарлыкка өйрәтмиләр. Укучының кечкенә генә уңышына да укытучы үз баласы өчен сөенгәндәй шатлана.


Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын исәпкә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. “Гаиләдә шартлар нинди булса, бала дә нәкъ шундый булыр”, - дигән бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдин. Балада иң башта гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Ул үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнеп үссен. Балачакны кайгы-хәсрәтсез иң гүзәл вакыт дибез. Ләкин бу вакытның аерата җаваплы, кабатланмас чор икәненә бик игътибар итмибез.


Бик зур тизлекләр (космик) гасырында яшибез. Тормыш катлаулы. Моны сылтау итеп, берәүләр эчүчелеккә бирелә, наркотиклар куллана –гомерен заяга үткәрә; икенчеләр исә үзенә нинди дә булса шөгыль эзли, тормышның һәр мизгеленнән ямь таба. Мин тәрбияне авыл яки шәһәрнекенә бүлеп карамас идем. Икесендә дә шартлар бертөрле. Тик ни өчендер, авыл җире тәрбиянең “туган җире” кебек тоела. Монда тәрбияне үгет-нәсыйхәт белән түгел, эш-гамәлең белән раслап була. Экологик тәрбия дигәндә, чишмәләрне, сулыкларны чистарту, агачлар утырту, кошларга оялар, җимлекләр ясап элүне мисал итсәк, милли тәрбия дигәндә, гореф-гадәтләр, йолалар, милли бәйрәмнәр авыл җирендә табигыйрәк үтә. Патриотик тәрбия дигәндә, туган җиргә, туган илгә мәхәббәт хисе балачактан ук барлыкка килә. Чит җирләргә чыгып киткән яшүсмер, иң беренче, үзенең йортын, нигезен сагына. Хезмәт тәрбиясе – авыл җире өчен гадәти нәрсә. Кечкенәдән эшләп үскән бала мал кадерен белә, башкаларның хезмәтенә хөрмәт белән карый, физик яктан чыныгып үсә. Бүгенге көндә авыл җирләрендә тимурчылык эше киң җәелдерелгән. Моның берничә файдасы бар, дияр идем. Карт-карчыкларга, гарип кешеләргә булышырга барган бала миһербанлы, шәфкатьле була, башкалар кайгысына битараф булмый, хезмәт тәрбиясе ала. Икенчедән, сәламәтлекнең, үз көчеңдә булуның нинди бәхет икәнлеген аңлый.


Без, укытучылар, баланы укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәрьяклап камил шәхес тәрбияләргә, милли культура формалаштырырга тырышабыз. Билгеле булганча, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлаклылык дәрәҗәсе, намуслылык саклый. Хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр, ялгышлар, хәл ителмәгән мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшә алабыз, аларны төзәтү юлларын эзлибез. Балаларның, үсмерләрнең, һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралашудагы кайбер тәртипсезлекләр, әхлакый гариплекләр һәммәбезне борчый. Лицеебызда укыту-тәрбия эшендә яңа педагогик һәм мәгълүмати технологияләр киң кулланыла, сәләтле балалар белән эшләүгә нык игътибар ителә.


Безнең җәмгыятебездә сәләтле балалар белән рәттән “кыен балалар” дигән сүз дә бар. Гомумән, “кыен” укучы башкалардан кай ягы белән аерыла соң? “ Кыен бала” дигәндә, без ниндидер җинаятьчене күз алдына китерергә тиеш түгел, ул шулай ук шәхес, бала, аны бергәләп дөрес юлга кертеп җибәрергә тиешбез. Тормыш һәм тәрбия шартлары начар булган балалар гына начар юлга басалар дип уйлау дөрес түгел, киресенчә дә булырга мөмкин. Балам заманча булсын, иптәшләре алдында ким булмасын, ә кайберәүләр минем баламныкы яхшырак булырга тиеш дип, кыйммәтле телефоннар, планшетлар һ.б. алып бирәләр. Мәктәптә болар кирәкме, анысында аларның эше юк. Болар балада “мин-минлек” чире китереп чыгара, ул укуга күңел бирми башлый, укытучы сөйләгәндә, игътибары читтә (дәрестә файдаланмаса да, ул күңеле белән “шул уенчык”ны уйлый). Кулыбыздан килгәннең барысын эшлибез, ким-хур иткәнебез юк, дип ата-аналар лаф ора. Кем гаепле соң монда?!


Мәктәптә дә, гаилә дә балаларны яхшыдан яманны аерырга өйрәтсәк, алар тормыш сынаулары алдында беркайчан югалып калмаслар. Сөйләгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясыйк: балаларыбыз кешелекле, хезмәт сөючән булып үссеннәр, тормышта гел яхшы эзләр генә калдырсыннар иде. Белемле, эшлекле, кыю яшьләр киләчәктә ил белән идарә итәргә тиеш. Чыгышымның ахырында Р.Фәхретдиннең “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер...”, дигән сүзләрен китерсәм, урынлы булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ