Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала күңеле – ак кәгазь

Асылгәрәева Гөлүсә Әсгать кызы,  Мөслим районы Мөслим гимназиясенең югары категорияле математика укытучысы Бала күңеле – нәфис ак кәгазь, Әле бит ул каләм күрмәгән.Әле беркем аның күңелендәТылсымлы эз...

Асылгәрәева Гөлүсә Әсгать кызы,
 Мөслим районы Мөслим гимназиясенең югары категорияле математика укытучысы
Бала күңеле – нәфис ак кәгазь,
Әле бит ул каләм күрмәгән.
Әле беркем аның күңелендә
Тылсымлы эз салып йөрмәгән.
Дөнья аңа яңа яуган ак кар –
Тели бала барын аңларга.
Тәүге юлны бала күңеленә
Ана тиеш үзе язарга.

М. Сөендекленең «Бала күңеле» шигырендәге әлеге юллар бик дөрес. Әмма «бала күңеле» дигәннән нәрсәне аңларга? Ул, чыннан да, каләм күрмәгән ак кәгазь генәме? Әллә аңарда тагын бер хикмәт яшеренгәнме? Әйе, яшеренгән шул! Ә нәрсә яшеренгән? Биредә мәсьәләнең ике ягы бар. Беренчесе, аның нәселдәнлеккә, геннарга бәйләнгән. Икенчесендә сүз бала тугач, аның әйләнәсендәге социаль мохит һәм шул мохит балага бирә торган белем-тәрбия, тормыш тәҗрибәсе турында бара.


Укымаса, сәләтен үстермәсә яки ялкаулыкка бирелсә, баланың әнә шул табигать бүләк иткән мөмкинлекләре үзләреннән-үзләре генә үсми.


Менә ни өчен ата-ана да, мәктәп тә баланың табигый сәләтен, ул сәләтнең юнәлешен ачыклауга мөмкин кадәр иртәрәк игътибар итәргә тиешләр.


Әйе, ак кәгазьгә теләсә нәрсә язып була. Биредә сүз баланы әйләндереп алган мохит, тирә-юнь, гаилә турында бара. Икенче төрле әйтсәк, балага нинди тәрбия бирелсә, соңгы нәтиҗә дә шуның белән бәяләнә. «Үз башына төшкәч, кирәген белгәч, укыр әле», – дип юанучы ата-аналар балаларының бик күп мөмкинлекләрен югалтып өлгерәләр.


Зур җитәкчеләрнең, тәртипле, тырыш гаиләләрнең балалары да бозык юлга ничек баса соң? Нәрсә җитми аларга? Тормыш муллыгы да, уку мөмкинлеге дә кирәгеннән артык лабаса?


Әнә шул кирәгеннән артык тәэмин ителү боза да инде баланы. «Үзем тапкан мал түгел, әтинеке җәл түгел» дигән караш туа аларда. Кирәк әйберне үз куллары, хәләл көчләре белән булдырудан читләшәләр. Хәттин ашкан җиңеллек җиле мондый яшьләрне мамык урынына төрле якка очырта башлый. Төпләнергә урын таба алмаганнары «кырын эшкә» юлыга. Терсәк якын, ләкин тешләп кенә булмый.


Гади эшче, көтүче һәм пешекче балаларының да күренекле кешеләр дәрәҗәсенә күтәрелүләренә меңнәрчә мисал китереп була. Аларның максатлары – хезмәткә, укуга ихтирам, аңа төп яшәеш чыганагы итеп карау, кешеләр хезмәтен бәяли белү. Чөнки аларга әнә шундый орлык салынган. Таза алманың орлыклары башка туфракта да шытарга сәләтле була шул.


Мондыйрак эчтәлекле мисал китерергә дә мөмкин: 4–5 яшьлек малай өйләренә йомыш белән килүче кешегә каршы чыгарыла. Ул, өлкәннәр кушканча, әти-әни өйдә юк дип, таныш-белешләрен борып җибәрә. Үзе дә сизмәстән, алдашырга өйрәнеп китә.


Бала укуда да, уенда да, хезмәттә дә гадел булырга тиеш. Гаиләдә дә, җәмәгать урыннарында да тәрбия эше шуңа корылган булырга тиеш.


«Кеше анадан гакыллы зат булып түгел, бәлки шуңа сәләтле генә булып туа, – дигән В. Г. Белинский. – Гакыллы зат булып җитлегү өчен, аңа үзеннән озак еллар элек уйланылган бай тәҗрибәне үзләштерергә кирәк».


Һәр ата һәм һәр ана балаларына үзенең белемен, гадәтләрен, һөнәрен, тәҗрибәсен, гаилә һәм халкының традицияләрен бирергә тырышырга тиеш. Аның төп формуласы болай: минем кебек эшлә! Миннән үрнәк ал! Миннән яхшырак эшлә!


«Тәрбия нәрсә ул?» дигән сорауга Р. Фәхреддин гадәттә бер сүз белән: «Шәхси үрнәк», – җавап бирергә яраткан.


 Аң керә башлаган вакытыннан алып, бала, бигрәк тә безнең көннәрдә, мәгълүмат ташкынына чума.


Беренче мәгълүматны ул кемнән ала? Билгеле ки, гаиләдән! Тормыш көтәргә дә гаиләдән өйрәнә башлый. Балага беренче белем чаткыларын кем бирергә тиеш? Шул ук гаилә, ата-ана! Димәк, ата-ананың изге бурычы: балага дөрес юнәлеш бирү, аның күптөрле соравын канәгатьләндерү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү. Зирәк ата-аналар балага мөмкин кадәр күбрәк игътибар итәргә тырышалар.


Бүгенге заман яшьләре өчен иң зур бәхетсезлекләрнең беренчесе һәм соңгысы – алкоголизм, наркомания һәм тәмәке колына әверелү. Болардан азат булуның бер генә юлы бар: гаилә корырга уйлаган һәр пар шушы афәтләрдән баш тартырга уйлаган очракта гына алар бер-берсен бәхетле итә ала. Һәр баланы гаилә тормышына кече яшьтән үк әзерли башларга кирәк.


Яшьрәк чакта баланы әле тәрбияләп була, ләкин ул үсә барган саен бу эш авырая. Хөрмәтле әти-әниләр, әгәр балагызга акыллы киңәшче булсагыз, ул сезгә олыгайган көннәрегездә шатлык һәм бәхет, тыныч картлык китерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ