Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала шәхесен ачуда мәктәп һәм ата-аналар эшчәнлеге

Әхтәмов Рамил Фансаф улы, Спас районы Болгар шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 1 нче урта  мәктәбе директорының милли мәгариф буенча урынбасарыИсәнмесез, кадерле әти-әниләр!Минем сезгә әйтә...

Әхтәмов Рамил Фансаф улы,
Спас районы Болгар шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 1 нче урта  мәктәбе директорының милли мәгариф буенча урынбасары

Исәнмесез, кадерле әти-әниләр!


Минем сезгә әйтәсе сүзем әле яңа гына чыгыш ясаган мәктәп җитәкчесе теләкләреннән әллә ни аерылмый да кебек. Тик алай да, татар теле кафедрасы җитәкчесе буларак, әйтеп китәсе теләк-фикерләрем уку елы ахырына шактый гына тупланылды.


Иң элек яхшы яктан башлап китик сүзебезне. Быелгы уку елы барышында кафедрабыз коллективы белән эшләгән эшләребез шактый саллы булды кебек. Быелдан мәктәбебездәге укыту системасы Сингапур укыту структуралары белән үрелеп барыла башлады. Эш-планнарыбызда һәм дәресләребездә Сингапур методикасы элементлары кертелде. Билгеле, бу юнәлештәге эшләр белән сезне класс җитәкчеләре таныштырып киткәннәр иде. Моңа карата һәрберегезнең үз фикере булуын да беләбез, тик алай да башта эксперимент рәвешендә булса, аннары бер фикергә килергә сүз дә биргән идек. Әлеге Сингапур белем бирү структуралары кулланып уздырылган дәресләрдә укучыларның татар телен ничек үзләштерүен дә тикшереп чыктык. Һәрбер укытучы үзенә дәрес темасын ачарга җиңел булган элементларны сайлап ачык дәресләр күрсәтте. Кафедрабызда укытучыларга һәм укучыларга әлеге сингапур элементлары өстендә эшләргә дигән максатны калдырдык.


Укучыларны татар теле дәресләрендә телнең серләренә төшендереп кенә калмыйча, алар белән төрле чараларда да катнаштык. Укучыларның телгә карата кызыксынуын арттыру максатыннан, мәктәпкүләм бәйгеләр оештырып тордык. Район һәм республика буенча үткәрелгән чараларда да бик актив рәвештә укучыларыбыз үз көчләрен сынап карадылар. Татар теле он-лайн тестлар, «Зирәк тиен», төрле республикакүләм олимпиада һәм конференцияләрдә катнашу һәм призлы урыннар яулау, безнең рус телле мәктәбебез өчен зур дәрәҗә дип саныйм мин. Иң кызыклы һәм рухияткә бай дип, тел айлыгы кысаларында оештырылган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чараларны әйтеп үтәсем килә. Укучыларыбызның шагыйрьнең әсәрләренә багышлап ясалган рәсемнәре район күләмендә дә призлы урыннарга лаек булды. Шигырь бәйгеләре дә бик күңелле һәм матур үтте, укучылар тагын бер кат үзләренең сәхнәдә шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли белүләрен, үз-үзләрен ышанычлы итеп тотулары белән район мәгариф бүлегеннән килгән жюри әгъзаларын да тагын бер кат шаккатырды. Ә инде сәхнәдә Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык», «Күбәләк», «Шүрәле» һ.б. әсәрләрен сәхнәләштерүне күргәч, укытучыларга һәм укучыларның ата-аналарына бәяләп бетергесез рәхмәт хисләре артты: ул костюмнарның тегелеше, сәхнәдәге декорация, укучыларның сәхнәдәге уены мәктәп коллективы белән ата-аналарның татлы җимеше димичә ни дисең тагын?!


Шулай ук республикабыз күләмендә ел саен оештырылып килә торган «Мин татарча сөйләшәм – 2015» акциясендә дә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Шәһәребез буйлап җәмәгать биналарындагы дивар такталарына эленгән язуларның татарча язылу-язылмавын һәм дөреслеген тикшереп чыктык. Шушы акция кысаларында кайбер ата-аналарыбыз  үзләре безне эш урыннарына кунакка чакырдылар. Шулай итеп, укучыларыбыз белән  китапханәгә, сырхауханәгә, музейга һәм полиция бүлегенә барып, анда эш барышында татарча белү-белмәүләрен, сөйләшү-сөйләшмәүләрен, татарча язуларның булдырылуын тикшереп, тагын бер кат телнең әһәмиятлелеген ассызыклап, кунак булып кайттык. Татар теленә хөрмәт һәм мәхәббәт уяту максатында укучыларыбыз белән яслеләргә, балалар бакчасына, картлар һәм гарипләр йортларына барып концертлар куйдык. Һәм иң истә калганы «Гаилә бәйрәме» дигән ата-аналар һәм укучылар катнашында үткәрелгән мәктәпкүләм бәйге белән күңелле тел айлыгыбызны тәмамладык. Ирешелгән уңышлар, җиңүләргә китергән юлларыбыз мәктәп һәм әти-әниләребезнең генә тырышлыгы икәнлегенә тагын бер кат төшенәбез. Шушы уку елында бергә-бергә ярдәмләшеп эшләгәнегез өчен Сезгә – кадерле әти-әниләребез, кафедрабыз исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.


Алдан әйтеп үткәнемчә, кызганычка каршы, каядыр күреп белмичәме, әллә инде белеп күрмичә киткән хаталар, җитешмәгән якларыбыз да бар. Сүзебез иң элек татар теленнән үткәрелгән ДЙА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) хакында. 9 нчы сыйныфларга уку елы барышында әлеге имтихан турында алдан әйтелеп киленде, укучылар һәм ата-аналар белән һәрдаим җыелышлар үткәрелде, эшнең ничек мөһим булуын ассызыклап тордык, тик ни кызганыч, 9 сыйныф укучылары гына бу имтиханга бик җиңел карадылар. Хәтта кайберләре укытучылар оештырган консультацияләрдән дә качып китүне кулай күрделәр. Нәтиҗәдә, татар теленнән үткәрелгән ДЙАның минем кулдагы нәтиҗәләре сезнең дә күпләрегезне шатландырмаска мөмкин. Нәрсәне дөрес эшләмәдек, нидән килеп чыкканлыгы турында баш ватасы гына кала инде хәзер.


Шушы максаттан чыгып 8 нче сыйныфлар белән дә аерым ДЙАга багышланган җыелышлар үткәрдек, ата-аналарга барысын да аңлаттык. Балаларны ата-аналар өйдә укуларын контрольдә тотмаса, аларга бераз басым ясамаса, безнең мәктәпнең генә көче чикле булуын аңлыйсыздыр, хөрмәтле ата-аналар. Безнең шәһәрне шәһәр дип әйтеп булмый инде, бер карасаң, күбебезнең үз хуҗалыгыбыз бар, авылча яшибез, ник соң без үз балаларыбызга җавапсыз карыйбыз, аларны эш белән тәрбиялисебез килми, үзебез шуларны, уенга алдандырып, тормыш мәшәкатьләреннән саклап киләбез, сез соң үзегез начар тәрбия, кирәкмәгән белем алдыгызмыни?! Балаларыгызны наданлык, тәрбиясезлек, әхлаксызлык упкынына салмасагыз иде! Чыгышымны Г.Тукайның шигыре белән тәмамлыйсым килә: «И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш...”


 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ