Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала шәхесен тәрбияләү юллары

Бариева Рәмзия Госман кызы, Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбе филиалы Орымширмә башлангыч мәктәбе укытучысыХөрмәтле, әти-әниләр! Безне һәммәбезне дә уртак уй, уртак фикер берләштерә. Ничек итеп хәз...

Бариева Рәмзия Госман кызы,
Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбе филиалы Орымширмә башлангыч мәктәбе укытучысы

Хөрмәтле, әти-әниләр! Безне һәммәбезне дә уртак уй, уртак фикер берләштерә. Ничек итеп хәзерге заманга яраклы, көндәшлеккә сәләтле, әхлаклы, итагатьле шәхес тәрбияләргә? Бала тәрбияләү – катлаулы хезмәт. Гаилә, мәктәп бергәләп эшләгәндә генә куйган максатыбызга ирешә алырбыз. Без сезнең белән бүген авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү темасы турында сөйләшергә җыелдык.


Мәктәп бөтен яктан камил, белемле, хезмәт сөючән кешеләр үстерүне максат итеп куя. Киләчәк тормышыбыз бүгенге балалар кулында. Шуңа күрә яшь буынга тирән белем һәм ныклы тәрбия бирү безнең бурычыбыз. Шуны күздә тотып мәктәптә эш планнары төзелә, күп төрле чаралар үткәрелә.


Кулыннан эш килә торган кешеләр тормышта югалып калмыйлар, мул, матур һәм бәхетле яшиләр. Шул уңайдан укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү шарт. Укучыларны кечкенәдән чисталыкка, пөхтәлеккә, әйберләрне үз урыннарына куярга өйрәтәбез. Баланы хезмәткә күнектерүдә уенның әһәмияте зур. Уен белән хезмәт арасында уртаклык юк кебек. Бу беренче карашка гына шулай. Уен баладан бөтен зирәклекне, чыдамлыкны таләп итә, материалны җиңел белергә дә өйрәтә. Хезмәттә дә нәкъ шулай. Бала кечкенә чактан ук үз-үзенә хезмәт күрсәтә белергә тиеш. Мәктәптә һәр баланың даими башкара торган эше бар. Гөлләр үстерү, классны чиста тоту, дежур укучының сыйныфтагы бурычлары, беренче карашка, вак мәсьәлә кебек. Ләкин һәр даими вазифа балада мөһим сыйфатларның берсен – җаваплылылык хисен тәрбияли. Гаиләдә ата-ана баланы өйдәге һәр эшне эшләргә өйрәтергә тиеш. Гаилә – баланың шәхес булып формалашуында беренчел тирәлек. Халык тикмәгә генә: «Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен», – димәгән бит. Башлангыч сыйныф укучысы өлкәннәргә ярдәм итәргә ярата. Ул өйдә әти-әнисе янында кайнашса, мәктәптә укытучысы янында бөтерелә. Моны хупларга гына кирәк. Димәк, ул ярдәмчел булып үсә.


Үзенең яраткан берәр эше, шөгыле булмаган бала юк. Баланың нәрсәгә дә булса сәләтен, талантын менә шуны күздә тота. Бала матур итеп рәсем ясый, җырлый, бии яки сәнгатьле итеп шигырь сөйли икән, ул үзе теләгән түгәрәккә йөреп сәләтен тагын да үстерә. Хәзерге вакытта район, республика күләмендә үткәрелүче рәсем конкурслары, фестивальләр бик күп. Укучылар әлеге чараларда катнашып, үзләренең мөмкинлекләрен тагын да үстерә алалалар. Үзе эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп шатлану, ләззәтен тою – бу үзе бәхет. Бала нәкъ менә шуны аңлап үсәргә тиеш.


Кеше тормышында китапның әһәмияте бик зур. Бала күбрәк укыган саен, аның уку тизлеге арта, сөйләм теле байый, чагыштырырга, үз фикерен әйтергә өйрәнә, дөньяга карашы үзгәрә. Хәзерге вакытта кече яшьтәге мәктәп балалары өчен төсле, матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле китаплар бик күп чыгарыла. Кече яшьтән үк балада китап уку күнекмәсе булдырырга кирәк. Баланы мәҗбүриләп китап укырга утыртып булмый. Моның өчен китапка карата кызыксындыру тудырырга кирәк. Гаиләдә газета-журналлар алдырып, аларны бергәләп карагыз. Китап уку – мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль. Компьютер һәм югары технологияләр заманында да кеше өчен китап уку мөһим булып кала бирсен иде.


Бала күңеле чиста дәфтәр бите кебек. Ул үзенә яхшыны да, яманны да сеңдерергә сәләтле. Шуңа да без үзебез балалар өчен үрнәк булырга тиешбез. Алар бит тизрәк үсәргә, олылар кебек булырга омтыла. Әти-әни ни эшләсә, шуның шикелле эшли, шулай сөйләшә. Әйдәгез, без үзебез үрнәк булыйк!


Тәрбия – даими бара торган бик зур процесс. Әгәр бу өлкәдә төрле кыенлыклар, проблемалар килеп чыга икән, аны мәктәп белән бергәләп, тыныч кына, киңәшләшеп чишәргә кирәк. Беренче уңышларыннан соң балага мактау сүзләрен кызганмагыз. Бу аңа ышаныч өсти.


Илдә бара торган үзгәрешләр яшәешнең барлык өлкәләрен дә яңартуны таләп итә. Моннан мәгариф тә читтә кала алмый. Бүгенге мәгариф системасы төп бурыч итеп укучыларга белем һәм күнекмәләр алуга булышу белән бергә аларны җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә эшләргә әзер кешеләр итеп тәрбияләүне бурыч итеп куя. Ә башлангыч мәктәп, үз чиратында, укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән беррәттән, аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләүнең нигезен сала башлый.


Яңа технологияләр белән үткәрелүче дәресләр әлеге максатларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Уен-дәрес, дәрес-экскурсия формасында үткәрелүче дәресләрдә укытучы балаларның эшчәнлегенә юнәлеш бирә, аны оештыра, һәрьяклап үсешен тәкъмин итә.


Хөрмәтле әти-әниләр! Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: мәктәп һәм гаилә аңлашып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Әйдәгез, бергәләшеп, нәни кыз һәм уллардан чын кешеләр тәрбиялик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ