Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларда әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү

(Ата-аналар каршында ясалган чыгыш)Вафина Гөлгенә Әмин кызы, Арча районы Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы “Субаш-Аты башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары категорияле башлангыч с...

(Ата-аналар каршында ясалган чыгыш)

Вафина Гөлгенә Әмин кызы,


Арча районы Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы “Субаш-Аты башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы, эш стажы 26 ел.                                                                                                                                             

        Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без барыбыз өчен дә мөһим булган тәрбия темасына сөйләшүгә җыелдык. Мин үземнең чыгышымны   “Балаларда әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү” темасына багышлыйм. Чөнки тәрбия мәсьәләсе гаиләдә дә, мәктәптә дә, гомумән алганда,тормышта гаять зур роль уйный.


      Ничек итеп хәзерге заманга яраклаша ала торган әдәпле, итагатьле, эрудицияле шәхес тәрбияләргә?


     Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү,аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү – башлангыч мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу җиңел эш түгел, әлбәттә. Әмма шунысы бәхәссез:әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә салына. Халкыбыз: “Алтыдагы – алтмышта”,-дип, яшьли өйрәнелгән гадәтләрнең олыгайгач та онытылмавына ишарә ясап әйтә.


      Балаларда әдәплелек күнекмәләре тәрбияләү өчен, “Укучылар өчен  кагыйдәләр” буенча эш алып барганда гына ирешергә мөмкин.Бүген сез, әти-әниләребез, үзегез дә бу кагыйдәләр белән танышып китәрсез.


      Укучылар өчен кагыйдәләрдә әдәплелек,үз-үзеңне культуралы тоту,җәмәгать милкенә сакчыл караш, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм башка күнекмәләр тәрбияләүне күздә тота.Эш төрле юллар белән алып барыла.Тәрбия дәресләрендә, дәрес барышында кыска әңгәмәләр, класстан тыш чаралар,төрле язмалар тыңлау, презентацияләр карау оештырыла.Шулай ук газета-журналлар уку, фикер алышу, конференцияләр уздырыла.Өйдә өлкәннәргә булышу, хезмәттә катнашу,үз-үзеңә хезмәт күрсәтү турында кыска иншалар яздырыла,телдән хикәяләр төзеп сөйләтелә.Хезмәт турында мәкальләр җыю,алардан альбом төзү кебек эшләр дә балаларда үзләрен культуралы тоту күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә.


      Хөрмәтле әти-әниләр! Кагыйдәдә шулай ук көн саен гимнастика ясау,һәрвакыт чиста һәм пөхтә бул, диелә.Бу гадәтләр көндәлек эшкә әйләнсен өчен,шулай ук күп чаралар уздырыла.Санитарлар һәр көн саен чисталык тикшерәләр, билге куеп баралар.”Витаминнар – сәламәтлек юлдашы”,”Сәламәт булыйм дисәң”,- дигән кичәләр оештырыла. Бу кичәләрдә сез үзегез дә катнашасыз.


     Укучылар эшен оештырганда да чисталыкны, пөхтәлекне саклауга зур урын бирелә. Класста уку-язу әсбапларының чисталыгы, тотылышы тикшерелә, нәтиҗә ясала, урын билгеләнелә.”Кемнең дәфтәре чистарак?”һәм башка ярышлар уздырыла.Эшне әнә шулай оештыру эзсез калмый,билгеле,балалар чиста, пөхтә йөрергә, чисталыкны сакларга тырышалар, шуңа гадәтләнәләр.


       Мәктәптә,өйдә һәм урамда башкаларга үрнәк бул,- дигән таләп үз-үзеңне әдәпле тотуның күп кенә нормаларын үз эченә ала. Шуларның берсе-пөхтә киенеп йөрү, өс-баш һәм аяк киемнәрен саклап тоту.Өлкәннәргә юл һәм урын бир-балаларда әнә шул күнекмәләр гадәткә әверелергә мөмкин.Әлеге таләпләрне өйрәнгәндә балалар урамда чиста киенеп  йөререгә кирәклеге,ашый-ашый йөрергә ярамаганлыгы, стеналарга рәсем ясау һәм кычкырып сөйләшүнең ямьсезлеге белән танышалар.Урамда, транспортта өлкән кешеләргә һәм кечкенәләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклеге басым ясала.


    Әти-әниләр! Кеше тәрбияләү-ифрат катлаулы эш. Гаиләдә тыныч тормыш,тәртип булдыру,игелекле хезмәт итү,булган ризыкларны бәрәкәтле тоту,исраф итмәү,бер-береңне хөрмәт итү,хәрәмнән саклану.Гаиләнең һәр кешесе шушы бурычларны үтәгәндә генә гаиләдә тәртип була,бу гаиләдә тәрбияле балалар үсүенә шик калмый.


      Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, ә начар тәрбия бирү – безнең булачак кайгыларыбыз.


        Йомгаклап, берничә кагыйдә тәкъдим итәсем килә:


-Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз;


-Балагыз проблемаларына югарыдан карамагыз;


-Баладан эшләгән эше өчен түләү таләп итмәгез;


-Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз!


      Кадерле әти-әниләр, һәрберегезгә исәнлек-саулык, балалар куанычы телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ