Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларда укуга омтылыш тәрбияләргә иде

Гөлфия Ринат кызы ХӘЛИУЛЛИНА, Яңа Чишмә районы Тубылгытау төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 23 ел«Мин тиеш булганы өчен түгел, ә белемс...

Гөлфия Ринат кызы ХӘЛИУЛЛИНА,


Яңа Чишмә районы Тубылгытау төп мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажы – 23 ел


«Мин тиеш булганы өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм», - дигән укучылар тәрбиялик!


Авыл!


Синдә генә чәчәкләрнең хуш ислесе,


Кошкайларның сайраучысы күп төрлесе,


Җиләкләрнең, җимешләрнең иң тәмлесе,


Авыл – гүзәллекнең син өлгесе!


Авылда баланы чолгап алган мохит – гүзәл табигать дөньясы. Табигать күренешләренең матурлыгы һәм бетмәс-төкәнмәс катлаулылыгы – фикер чыганагы. Укытучы чылтырап аккан чишмә турында сөйләгәндә, бала иртәнге чык тамчыларын күз алдына китерә.


Агачлар шаулавын, бодай башаклары кыштырдавын, умарта кортлары безелдәвен аңлый, тоя. Нәкъ менә шушы күренешләр балада якты күзаллаулар уята.


Димәк, табигать – бала акылы үсеше өчен мәңгелек чыганак! Безнең авылның гүзәл табигате күпме укучыларны сокландырган, иркәләгән, иҗатка этәргән, үсеш өчен җирлек биргән.


Безнең Тубылгытау авылы – Борынгы Болгар шәһәре. Аңа XIII гасырда нигез салына. Авылыбызның күренекле кешеләре дә күп.


Авыл уртасында – карап туймаслык ике катлы мәктәп. Мин – гади генә авыл укытучысы. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белем бирәм.


Бүген татар телен мәктәптә фән буларак укытуның торышын, бу өлкәдә шактый гына казанышлар, уңышлар булуга карамастан, тулысынча канәгатьләнерлек, дип әйтеп булмый. Мәктәптә укучылар туган телнең асылы, социаль табигате, функциясе турындагы элементлар төшенчәләрне үзләштерә. Аларда телгә карата сакчыл караш, ихтирам һәм таләпчәнлек тиешле дәрәҗәдә тәрбияләнми, тел милләтнең рухи һәм мәдәни хәзинәсе икәнлеген, аны өйрәнүнең мөһимлеген аңлау җитәрлек күләмдә түгел, ди телче галимнәр.


Мин моның белән тулысынча килешәм. Шуның өчен дә бит заман таләпләре бүгенге көндә укыту процессында зур үзгәреш сорый. Без – укытучылар алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу – укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.


Минемчә, укытучы кайда да укытучы булып калырга тиеш. Авылдамы, шәһәрдәме...


Тик без, укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешбез. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсәчәкләр.


Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә, шатлык-бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Ә иң мөһиме – укучылар дәреснең һәр этабында логик яки иҗади фикер йөртсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Бүгенге зур тизлек белән алга үсеш алган заманда, безнең илгә иҗади фикерли белүче,төрле ситуацияләрдә уңышлы чыгу юлын таба белүче, традицион булмаган фикерләү алымнары белән коралланган иҗади шәхесләргә ихтыяҗ көннән-көн арта бара.


Ә.Рәхимов әйткәнчә, «иҗадилык – кеше тормышын алга илтүче төп көч ул».


Авылда балалар аз – сүз дә юк. Ләкин аз бала белән эшләү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек, максат ачык. Бердәм булып эшләргә генә кирәк. Бигрәк тә мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең әйбәт һәм үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән булуы бик мөһим. Балаларны яхшы белү өчен, аларның гаиләсен – ата-аналарын, абыйлары, эне-сеңелләрен, әбиләрен, бабаларын яхшы белергә кирәк. Ә авылда бу – кыенлык тудырмый. Мин укучыларның гаиләләре белән танышырга барганда, аерым гаиләләрдә балага бәхетле тормыш бирүче ата-аналар белән балалар, ата белән ана арасында дуслык, үзара ихтирам булмавы мине бик нык борчый. Әхлакый сыйфатлары ягыннан кайбер әти-әниләр бала өчен үрнәк була алмыйлар. Бу очракта, һичшиксез, укытучы үзенең үтемле сүзе һәм шәхси үрнәге белән тәрбияләргә тиеш.


Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр белем бирү процессының бер өлеше булып тора. Шуңа күрә, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, дөньяга карашларын формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, мәктәптә сыйныфтан тыш эшләрне оештыруга да нык игътибар итәргә кирәк.


Мисал өчен, без укучылар белән «Ялкын» журналы белән хезмәттәшлек итәбез. Һәр бала бу журналны укый. Журнал игълан иткән бик күп бәйгеләрдә катнашабыз. Берсен генә алыйк: «Ялкын» Питерга китерер!» бәйгесен. Минем укучыларым Гран-прига лаек булды, һәм Санкт-Петербург шәһәренә бер атналык экскурсиягә бардык. А.С.Пушкин укыган лицейда булу, Пискарёв зиратында якташыбызны табу, Таня Савичева турында елый-елый уку, Муса Бигиевның оныгының хатыны – Алмира Наим кызы Таһирҗанова, Татарстан вәкиле – Арча егете Шамил Илһам улы Шәяхмәтов белән очрашулар, укучы күңелендә мәңге онытылмаслык булып калды..


Бу эшләр төп программа материалын тирәнтенрәк өйрәнүгә, киңәйтүгә, укучыларыбызның телебезгә, мәдәниятебезгә карата кызыксынуларын арттыруга хезмәт итә.


Мәктәпкә кайбер укучылар теләп килми, әти-әнисе кушканга, ачуланганга гына укый, үзенең теләге юк.


VI сыйныфта әдәбият дәресе. Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрен танышып уздык. Укучыларга шундый сорау бирәм:


– Балалар, күз алдыгызга китерегез, сезнең алда – ике укучы, берсе укый-яза белә, ләкин укыйсы килми, әнисе ачуланганга гына укый, икенчесе укый-яза белми, тик, һичшиксез, укырга кирәк, укымыйча мөмкин түгел, ди.


Сез кайсының фикере дөрес дип уйлыйсыз?


Укучыларым бертавыштан:


– Апа, укымыйча мөмкин түгел! – диделәр.


Димәк, без дөрес юлда.


Барыбызга да мәгълүм, федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында: «Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм», – дигән фикернең өстенлек алуына юнәлтелгән.


Балачак – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул киләчәк тормышка хәзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас, кабатланмас тормыш. Сабыйның балачагы ничек һәм нинди шартларда үтә, балалык елларында аны кем җитәкли, әйләнә-тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңә? – хәзерге сабыйның нинди кеше булып җитешүе хәлиткеч дәрәҗәдә шуларга бәйләнгән.


Шуның өчен дә без «Мин тиеш булганы өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм» дигән укучылар тәрбияләсәк иде!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлфия Ринатовна!Сез мәкаләгездә һичшиксез бугенге коннең иң актуаль проблемасын кутәрәсез.Чыннан да, укучы,шәһәр баласымы ул,авылныкымы,бугенге көндә белемсез мөмкин тугел икәнен аңларга тиеш.Моны аңларга ярдэм иту-без,педагогларның төп бурычы.Педагог-беренче чиратта тәрбияче дә.Сез укучыларыгызда,минемчэ,бугенге заманга яраклашкан иҗади шәхес тәрбиялисез.Сезгә мактаулы хезмәтегездә уңышлар телим. Актанышның 1нче санлы урта мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Маликова. Автор: Миляуша

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлфия Ринатовна! Быел татар теленнән имтихан бирүчеләр 150 сүз изложение һәм 150 сүз сочинение язарга тиешләр иде, бу бик күп түгелме, һәм язу методикасын беләсем килгән иде. Автор: Резеда

      • аватар Без имени

        0

        0

        Заман бик тиз атлый,укымасаң арбадан бик тиз төшеп каласың.Бик дөрес язгансыз,белемсез мөмкин булмаганың бала аңларга тиеш.Шулай ук,без укытучылар,туган телгә сакчыл караш,ихтирам,таләпчәнлк тиешенчә тәрбияләп бтермибез кебек(монысы да бик дөрес).Язмагыз бик мөһим әйберләрне чагылдыра,уйланырлык,ә шулай да бу конкурста катнашып карау теләге уянды.Ихтирам белән Ижау шәһәреннән Амира. Автор: Амира

        • аватар Без имени

          0

          0

          Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Материаллар сайтка урнаштырыла. Автор: admin

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гөлфия Ринатовна!Чыннан да укучы белемсез мөмкин түгел икәнен аңларга тиеш,без укытучылар төрле алымнар,методлар аша моңа ирешергә тиеш.Язмагыз иң мөһим проблеманы чагылдыра. Хөрмәт белән Чистай шәһәренең гимназия укытучысы Раушания. Автор: Раушания

            БАШКА ЯЗМАЛАР

            Ишетми калмагыз

            Аудиоязмалар

            • Гильм Камай

            • Җәлилнең якын дусты

            • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

            • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


            ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ