БДИ һәм “кара ярлыклар”
Рәмзия БӘШӘРОВА, Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыҺәр яңалыкны гамәлгә кертеп җибәрү – ай-һай, авыр. БДИг...
Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Һәр яңалыкны гамәлгә кертеп җибәрү – ай-һай, авыр. БДИга бәйле каршылыклы фикерләр дә үз вакытында бик күп булды. Имтиханның бу төре хәзер инде гадәти күренеш буларак кабул ителә. Шулай да БДИга кагылышлы үзгәрешләр ел саен булып тора. Мәгариф җитәкчеләре имтиханның әлеге төрен камилләштерү юлында күп эшли. Әйтик, гуманитар фәннәрдә телдән сөйләнә торган өлешне кертергә, балаларның мәктәптән тыш – спорт, фәнни, иҗади казанышларын да исәпкә алырга кирәклеге турында фикерләр бар. Россия мәгариф һәм фән министры Д.Ливанов югары уку йортына укырга кергәндә аттестаттагы уртача баллны да исәпкә алырга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Тагын шунысы сөендерә: узган уку елында дәүләт аттестациясе объектив һәм гадел узды. Хокук бозулар аз булды, шуңа да БДИ нәтиҗәләре укучыларның белем дәрәҗәсен ачык чагылдыра дип фикер йөртергә нигез бар. Югыйсә, соңгы елларда имтихан абсурд театрын ныграк хәтерләтә башлаган иде. Имтиханның объектив узуы реаль картинаны күзалларга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә минималь балларны киметергә мәҗбүр булдылар. Рус теле буенча иң түбән балл 36дан 24кә кадәр төшерелде, математика буенча ул 24 баллдан 20 баллга калдырылды. Рособрнадзор чик балларны киметмәгән булса, сынауларны «2»ле билгесенә тапшыручылар бермә-бер күбрәк булыр иде. Җәмәгатьчелек һәм түрәләр, ниһаять, реаль картинаны күрде. Бу инде дөрес нәтиҗәләр чыгарып, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
БДИ нәтиҗәләре өчен бүген, укучылардан да бигрәк, укытучылар борчыла. Бүген аларның эшчәнлегенә нәтиҗәне нигездә шушы күрсәткечкә карап бәялиләр. Имтиханнан чик баллны үтмәгән укучысы булган укытучыга да караш үзгәрде. Сүз дә юк, БДИ нәтиҗәләрен анализлаганда укытучы факторы бик мөһим. Ләкин бер үк сыйныфта чик баллны үтә алмаган укучы белән югары күрсәткечләргә ия булган укучы да белем ала бит. Аны да шул ук укытучы әзерләгән. Моны ничек аңлатырга?.. Әгәр балага табигатьтән сәләт аз бирелсә? Шуның өстенә ялкаулык та өстәлсә? Гаиләдә дә балага игътибар аз булса? Бу очракта укытучыга нишләргә? Шул ук вакытта сыйныфтагы укучылар да ел саен бертөрле булмый бит. Быел мөгаллимнең шәкерте чик баллны уза алмаса, киләсе елга барлык укучылары да югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә имтихан күрсәткечләре буенча укытучыга ниндидер «кара ярлык» тагарга ашыкмаска кирәктер, минемчә.
Соңгы елларда имтихан нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең рейтингын билгели башладылар. Әлбәттә, һәр мәктәптә БДИ бирү нәтиҗәләрен исәпкә алырга кирәк, ләкин ул иң мөһим критерий булырга тиеш түгел. Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, мин, әлбәттә, үз баламны БДИга начар әзерли торган мәктәпкә бирмәячәкмен. Ләкин, әни кеше буларак, минем өчен мәктәптәге психологик микроклимат мөһимрәк. Белем ул – үзләштерелә торган әйбер, әгәр бала мәктәптән формалашып бетмәгән шәхес булып чыкса, монда инде бернинди белем дә ярдәм итмәячәк. Тагын шунысы бар: БДИ балларын мәктәпнең күрсәткече генә димәс идем. Бүген әти-әниләр, имтиханны уңышлы тапшырсын өчен, балаларын еллар буе репетиторга йөртергә мәҗбүр. Чөнки дәресләрдә генә укучыларны имтиханга әзерләп бетерергә мөмкин түгел. Мин үзем тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытам. VI – IX сыйныфларда җәмгыять белеме атнага 1 сәгать керә. Ә тарихның имтихан бирә торган «Россия тарихы» дигән өлеше шул ук вакыт эчендә үзләштерелә. Борынгы заманнардан алып XXI гасырга кадәр булган чорны, әлбәттә, бу вакыт эчендә генә өйрәнеп бетереп булмый. Укытучыга бала белән өстәмә шөгыльләнергә, яисә укучы репетиторга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бүген шәһәр һәм район үзәкләрендә репетиторларның тулы бер катламы барлыкка килде. Бу хезмәт, әлбәттә, әти-әниләр кесәсенә нык суга. Ә авыл мәктәпләрендә бу хезмәтне үз фәнен белгән һәм яраткан, укучыларының язмышы өчен йокысыз төннәрен үткәргән авыл укытучысы үзе башкара! Шул рәвешле, БДИ – ул мәктәпнең күрсәткече генә түгел, ә әти-әниләрнең хезмәте дә.
Төп мәктәптә имтиханнарын «3»легә биргән укучыларны, гадәттә, урта мәктәпкә алырга атлыгып тормыйлар. (Алар бит мәктәпнең рейтингын төшерә.) Шуның өстәвенә, укучы үзе дә, бердәм дәүләт имтиханыннан куркып, төп мәктәпне тәмамлаганнан соң һөнәри уку йортларына китүне кулайрак күрә. (Анда БДИ тапшырасы түгел.) Шулай итеп, мәҗбүри бирүче фәннәрдән сәләте булмаган булачак спортчы, артист, юристларга югары уку йортларына юл ябыла. Ә авыл җирендә әти-әни бу яшьтә баласын укырга читкә чыгарып җибәрәсе килми, ул аны әле яшь, тормышка әзерлексез дип уйлый. Нәтиҗәдә бала укуын мәктәптә дәвам иттерергә тиеш була. Әлбәттә, бу – баланың хокукы. Билгеле инде, әлеге укучының күрсәткечләре баллар артыннан куучы мәктәпнең дәрәҗәсен төшерә.
Баллар артыннан куганда белем бирү системасының төп кыйбласы югала кебек. Бүген мәктәпнең төп миссиясе – укучыны үзенчәлекле фикер йөртергә өйрәтү, мантыйкны үстерү, ә иң мөһиме, баланы тәрбияләү, аны тормышка әзерләү булырга тиеш. Мәктәптә бала имтиханга гына әзерләнергә түгел, ә гомумкешелек кыйммәтләренә төшенергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнергә, һөнәр сайларга, шәхес сыйфатларын үзләштерергә, социальләшергә тиеш. Хәзер баланың киләчәген укуына карап кына ачыклап булмый торган заман килде. Яхшы укып та, үзен таба алмаган кешеләр күп. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, мәктәпнең төп максаты үзгәрмәде һәм алга таба да үзгәрмәс дип уйлыйм: мәктәп үзендә укыган һәр баланы Кеше итеп тәрбияләп чыгарырга тиеш.
БДИ күрсәткечләре өчен мәктәпләрне, педагогларны шелтәләү дә, җәзалау да булырга тиеш түгел, минемчә. Имтихан ул гадәти сынау булырга тиеш. Әгәр мәктәпләр арасында БДИ баллары өчен ярыш булмаса, бу процедура гадел һәм тыныч узачак. Бүген мәктәпнең төп бурычы аерым бер имтиханны тапшыруга әзерләү түгел, ә укучыны гомер буе белемен үстерергә өйрәтү булырга тиеш.
"Мәгариф" журналының 2015 елда чыккан 3 нче сан (БДИ тапшыруга багышланган) материалларын биредә укып була.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Иң зирәк яшь кулибинчы – Арчаның Түбән Мәтәскә мәктәбендә
2009 елдан башлап «Мәгариф» журналы редакциясе, республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, ел саен яшь уйлап табучылар өчен иҗади бәйге уздырып килә.Соңгысының бир...
2009 елдан башлап «Мәгариф» журналы редакциясе, республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, ел саен яшь уйлап табучылар өчен иҗади бәйге уздырып килә.
Соңгысының биремнәре «Мәгариф» журналының 2014 ел, 6 нчы санында тәкъдим ителгән иде. Ул бигрәк тә Казан арты мәктәпләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. Балтач районының Норма (20 укучы), Мамадыш районының Үсәли (7 укучы), Кукмара районының Мәмәшир (6 укучы) һәм Зур Кукмара (3 укучы), Арча районының Яңа Кенәр (3 укучы) урта мәктәпләре укучылары аеруча зур активлык күрсәтте. Жюри кайсы сорауга кемнең җавабын ничә балл белән бәяләгән? Түбәндәге таблицадан сез шул нәтиҗәләрне күрә аласыз.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча урыннар
Фамилия, исем, әтисе исеме | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | S |
0. Максималь баллар | 9 | 3 | 4 | 3 | 2 | 1 | 5 | 2 | 3 | 5 | 3 | 10 | 50 |
9. Хәбибуллин Илмир Рөстәм улы – 9 кл., Арча районы, Түбән Мәтәскә урта мәктәбе | 9 | 3 | 4 | 1 | 1 | 1 | 5 | 1 | 1 | 5 | 3 | 4 | 38 |
7. Исхаков Әлфәт Рәшит улы – 11 А кл., Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбе | 6 | 2 | 3 | 1 | 2 | 1 | 5 | 2 | 2 | 0 | 1 | 8 | 33 |
46. Әхмәтгәрәев Аяз Элвир улы – 9 кл., Менделеев районы, Песәй урта мәктәбе | 3 | 1 | 2 | 1 | 2 | 1 | 4 | 1 | 2 | 2 | 2 | 10 | 31 |
3. Хәйруллин Илфат Ринат улы – 7 кл., Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбе | 4 | 2 | 1 | 3 | 2 | 1 | 0 | 2 | 2 | 0 | 3 | 10 | 30 |
13. Нуратдинов Ленар Наил улы – 8 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта гомуми белем мәктәбе | 7 | 3 | 2 | 0 | 2 | 1 | 4 | 0 | 2 | 3 | 2 | 4 | 30 |
1. Кәримов Камил Рөстәм улы – 8 кл., Арча районы, Шушмабаш урта мәктәбе | 4 | 1 | 1 | 3 | 2 | 1 | 3 | 2 | 3 | 1 | 1 | 7 | 29 |
8. Шиһапов Ранил Рафаил улы – 10 кл., Арча районы, Яңа Кырлай урта мәктәбе | 5 | 1 | 3 | 1 | 2 | 1 | 5 | 0 | 2 | 4 | 3 | 0 | 27 |
5. Һадиев Илнар Наил улы – 9 А кл., Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбе | 7 | 1 | 2 | 1 | 2 | 1 | 4 | 1 | 1 | 4 | 2 | 0 | 26 |
11. Шәрифуллин Искәндәр Нияз улы – 6 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбе | 2 | 1 | 2 | 0 | 2 | 1 | 3 | 2 | 1 | 2 | 2 | 8 | 26 |
23. Әхтәмов Айзат Айрат улы – 7 кл., Кукмара районы, Зур Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбе. | 4 | 1 | 1 | 1 | 2 | 1 | 4 | 1 | 1 | 4 | 1 | 5 | 26 |
22. Ваһапов Рашат Фәрит улы – 10 кл., Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбе. | 3 | 1 | 2 | 3 | 1 | 1 | 2 | 2 | 1 | 3 | 2 | 3 | 24 |
38. Абубакиров Нияз – 10 кл., Балтач районы, Балтач мәктәбе. | 2 | 1 | 2 | 1 | 2 | 1 | 3 | 2 | 1 | 2 | 2 | 5 | 24 |
4. Садриева Энҗе Равил кызы – 8 кл., Әтнә районы, Күәм урта мәктәбе | 3 | 2 | 2 | 0 | 2 | 0 | 1 | 2 | 2 | 1 | 2 | 6 | 23 |
6. Әхмәтҗанов Фидаил Фәнис улы – 11 А кл., Арча районы, Яңа Кенәр урта мәктәбе | 3 | 2 | 2 | 1 | 1 | 1 | 0 | 2 | 2 | 2 | 0 | 5 | 21 |
10. Фәйзрахманов Элмир Рамил улы – 6 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбе | 3 | 1 | 1 | 0 | 0 | 1 | 3 | 0 | 2 | 2 | 1 | 7 | 21 |
39. Хафизова Әлфия Рафил кызы – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 2 | 1 | 1 | 2 | 1 | 3 | 0 | 2 | 0 | 1 | 7 | 21 |
12. Гәрәев Рифнур Илфат улы – 9 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбе | 2 | 1 | 2 | 0 | 2 | 1 | 3 | 0 | 2 | 2 | 1 | 4 | 20 |
15. Гарәпов Минлефатыйх Айрат улы – 8 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбе | 1 | 1 | 2 | 0 | 0 | 1 | 4 | 1 | 1 | 3 | 1 | 4 | 19 |
16. Зиятдинов Айгиз Алмир улы – 9 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбе | 2 | 1 | 2 | 0 | 0 | 1 | 3 | 1 | 1 | 2 | 1 | 5 | 19 |
19. Абдуллин Муса Марат улы – 7 кл., Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 0 | 2 | 1 | 2 | 2 | 1 | 1 | 1 | 5 | 18 |
43. Афанасьева Елена – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 3 | 1 | 2 | 1 | 0 | 1 | 0 | 2 | 1 | 0 | 1 | 6 | 18 |
14. Мәхмүтов Зөлфәт Таһир улы – 7 кл., Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбе | 3 | 1 | 1 | 0 | 0 | 1 | 2 | 1 | 1 | 2 | 2 | 3 | 17 |
24. Галимбәков Салават Нурислам улы– 8 кл., Кукмара районы, Зур Кукмара урта мәктәбе | 2 | 1 | 1 | 1 | 2 | 1 | 4 | 0 | 1 | 3 | 1 | 0 | 17 |
41. Әшрәпова Гөлчәчәк Габделбәр кызы – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 1 | 0 | 1 | 2 | 1 | 1 | 0 | 1 | 7 | 17 |
45. Михайлова Алия Юриковна – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 0 | 2 | 1 | 2 | 2 | 1 | 1 | 1 | 4 | 17 |
18. Шәрифуллин Булат Фәннур улы – 7 кл., Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбе | 2 | 1 | 1 | 0 | 2 | 1 | 3 | 2 | 1 | 3 | 0 | 0 | 16 |
33. Гатауллина Алинә Айрат кызы – 9 А кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 2 | 1 | 1 | 0 | 2 | 1 | 0 | 2 | 1 | 1 | 1 | 4 | 16 |
25. Шәрипов Әхмәт Рамил улы – 7 кл., Кукмара районы, Зур Кукмара урта мәктәбе | 2 | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 4 | 2 | 1 | 3 | 1 | 0 | 15 |
31. Хаҗиев Раушан – 8 “б” кл., Балтач районы, Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе. | 2 | 1 | 1 | 3 | 0 | 1 | 2 | 0 | 1 | 1 | 1 | 2 | 15 |
36. Ахатов Нияз – 10 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 0 | 2 | 1 | 2 | 2 | 2 | 1 | 0 | 2 | 15 |
2. Каюмов Марат – 9 кл., Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбе. | 2 | 1 | 1 | 0 | 0 | 1 | 0 | 2 | 2 | 0 | 1 | 3 | 13 |
21. Мотыйгуллин Раиф Дамир улы – 8 кл., Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбе | 0 | 1 | 1 | 0 | 2 | 1 | 0 | 2 | 1 | 3 | 2 | 0 | 13 |
26. Әсхәдуллина Гөлназ – 9 А кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 0 | 0 | 1 | 0 | 2 | 2 | 0 | 1 | 3 | 12 |
28. Мөхәммәтшин Рәсүл – 8 Б кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 3 | 2 | 1 | 2 | 1 | 0 | 12 |
40. Закирова Алия – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 2 | 1 | 1 | 1 | 0 | 1 | 0 | 2 | 2 | 1 | 1 | 0 | 12 |
30. Мусин Рәсүл – 8 Б кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 2 | 2 | 1 | 2 | 1 | 0 | 11 |
42. Вафина Фирүзә Рәдис кызы – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 2 | 1 | 0 | 1 | 0 | 2 | 1 | 0 | 1 | 1 | 11 |
44. Мөхәрләмов Илгизәр Илнур улы – 11 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 1 | 0 | 0 | 2 | 2 | 2 | 0 | 1 | 0 | 11 |
34. Рафикова Илүзә – 10 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 3 | 1 | 1 | 0 | 0 | 0 | 0 | 2 | 1 | 0 | 1 | 0 | 09 |
37. Шакиров Нияз – 10 кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 0 | 1 | 2 | 1 | 1 | 1 | 0 | 1 | 1 | 0 | 1 | 0 | 09 |
17. Габидуллин Рәдиф Җәмил улы – 7 кл., Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбе | 0 | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 3 | 2 | 1 | 0 | 0 | 0 | 08 |
35. Сабиров Нурсил – 9 А кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 2 | 1 | 1 | 1 | 0 | 1 | 0 | 0 | 1 | 0 | 1 | 0 | 08 |
27. Нуриев Эмиль – 9 А кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 1 | 1 | 1 | 0 | 0 | 1 | 0 | 2 | 0 | 0 | 1 | 0 | 07 |
20. Шәяхмәтов Илсаф Илдар улы – 8 кл., Кукмара районы, Мәмәшир урта мәктәбе | 0 | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 4 | 06 |
32. Хаҗиев Раушан – 9 А кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе | 0 | 0 | 1 | 1 | 0 | 1 | 0 | 2 | 1 | 0 | 0 | 0 | 06 |
29. Шәрипҗанова Гөлйөзем – 9 А кл., Балтач районы, Норма урта мәктәбе. | 1 | 1 | 0 | 0 | 0 | 1 | 0 | 0 | 1 | 0 | 1 | 0 | 05 |
Бәйгенең күркәм гадәте буенча, бәйгегә йомгак конкурста I урынны алган укучы мәктәбендә уздырыла. Моңарчы мондый тантаналар Менделеев районының Песәй, Мамадыш районының Урта Кирмән, Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек, ике ел рәттән Арча районының Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә узган иде.
Ә быелгысы исә 23 март көнне Арча районының Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә үтәчәк. Бәйге җиңүчеләрен һәм аларның фәнни җитәкчеләрен «Яшь кулибинчылар-2015» республика бәйгесендә катнашырга чакырып калабыз. Тантана 23 март көнне иртәнге сәгать 10 башлана. Рәхим итегез! Конференция эшендә Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев, Арча районы мәгариф идарәсе башлыгы З.М.Дәүләтбаев, Казаннан мәртәбәле кунакларның катнашуы көтелә. Конференция барышы турындагы фоторепортаж белән «Мәгариф» журналы сайтыннан таныша алырсыз.
Мөхәммәт ӘЮПОВ,
Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты;
Ринат НУРУЛЛИН,
Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, «Яшь кулибинчылар-2015» республика конкурсының жюри рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар