Логотип Магариф уку
Цитата:

«БЕР ҮК ГЫЙБАРӘЛӘРНЕ ГЕЛ КАБАТЛАП ТОРУ – СӨЙЛӘМЕБЕЗНЕҢ ФӘКЫЙРЬЛЕГЕ УЛ...»

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка өлкәләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыг...

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка өлкәләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыган сорауларны безгә magarif@bk.ru яки mfahri@mail.ru адресларына җибәреп, «Мәгариф. Татар теле» аша җавап алачаксыз.


Сорау: Татарча ничек дөрес булыр икән: бәяләр «очсыз»мы, әллә бәяләр «юнь»ме?


Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә



Очсыз, арзан, юнь сүзләре – мәгънәдәш, тел белеме атамасы белән әйткәндә, синоним сүзләр. Аларның кайсы дөрес соң?


Иң башта алар үзебезнең тел сүзләреме, әллә чит телләрдән кергәннәрме икәнен белик әле. Ягъни башта бу сүзләрнең этимологиясеннән (килеп чыгышы) карыйк.


«Кыйбат түгел» мәгънәсендәге очсыз сүзе гади сөйләмнән әдәби телебезгә үтеп кергән. «Бу сүзнең ясалышы һәм чыгышы ачык түгел», – дип яза Р.Әхмәтьянов «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге»ндә [ТТКТЭС, 2001, 156 б.]. Ә «конец, острие» мәгънәсендәге оч сүзен Р.Әхмәтьянов монгол, тунгус-маньчжур телләре белән уртак сүз икәнен билгеләп үтә. Татар теленең Кузнецк, Гәй, Камышлы сөйләшләрендә, бу мәгънәне белдергәндә, очозлы, очызлы дип сөйләшәләр [ТТДС, 1969, 330 б.]. Татар диалектларындагы шушы мәгънәдәге учуз мисалын Р.Әхмәтьянов та китереп үткән [ТТКТЭС, 2001, 156 б.]. Әлеге шәкел беренчел булган, дип фараз кылабыз. Башка төрки телләрдән, мәсәлән, төрек телендә дә бу сүз учуз булып яңгырый (ТТС, 1998, 453 б.). Исем ясагыч -ыз кушымчасы, Ф.Ганиев билгеләп үткәнчә, хәзерге инде пассивлашкан, аяз, симез, буаз, тигез кебек сыйфатларда гына сакланып калган [Ганиев // ТГ, 1993, 374, 577 б.]. Башка төрки телләрдә -ыз кушымчасы исемнәрдә дә бар. Мәсәлән, безнең телдә диңгез булса, төрек телендә дениз [ТТС, 1997, 87 б.] һ.б.


Шунысы игътибарны җәлеп итә: төрек телендә «очы булмаган» дигән мәгънәдәге сүз – учсуз, ә «кыйбат түгел» мәгънәдәгесе – учуз [ТТС, 1997, 237 б.; ТТС, 1998, 453 б.]. Хәзерге татар әдәби телендә исә «очы булмаган» дигән мәгънәдәге сүз дә, «кыйбат түгел» мәгънәдәгесе дә очсыз. Очсыз сүзендәге әлеге -сыз кушымчасы, -ыз кушымчасыннан -сыз кушымчасына охшату нәтиҗәсендә, шуңа охшашланып барлыкка килгән булырга тиеш. Э.Севортян «Этимологический словарь тюркских языков» хезмәтендә учыз, учуз, уҗыз, уҗуз, уцуз сүзләренең «кыйммәте булмаган», «аз», «очсыз» мәгънәләрендә төрки телләрдә таралыш алган булуын дәлилли. Кайбер галимнәрнең әлеге сүзне очу «летать» фигыле белән бәйләвен, телебез тарихында уч, оч фигыленең «падать», «упасть» мәгънәләре дә булуын аңлата [ЭСТЯ, 1974, 568, 613 б.]. Димәк, «кыйбат түгел» мәгънәдәгесе очсыз сүзенең оч тамыры да төрки чыгышлы, очсыз сүзе – үзебезнең сүз.


Арзан сүзенә килик. «Хак, түләү, бәя» мәгънәләрендәге арзан сүзе – әдәби телебез сүзе. Аны фарсы теленнән кергән, дип фараз кыла Р.Әхмәтьянов. Шул ук тамырдан арзыу «бәясенә тору, тиешле (югары) сыйфатта булу» сүзе булган, дип яза ул [ТТКТЭС, 2001, 19 б.]. Безнең карашыбызча, арзы сүзе гарәп теленнән кергән, ул «теләк», «канәгатьлек» мәгънәләрен белдерә. Бу сүз гарәп телендә риза сүзе белән тамырдаш [Баранов, 1970, 379 б.]. Борынгы татар әдәбиятында «теләк» мәгънәсендәге арзы сүзе еш күзәтелә. «Йосыф вә Зөләйха»да, мәсәлән: Арзуларын маликкә заһир кылды: «Колыңны без күрәлем», дирләр имди [БТӘ, 1963, 112 б.]. – Теләкләрен хуҗага ачып бирде, «Колыңны без күрсәк иде», диләр инде.


Игътибарыбызны күренекле тюрколог Э.Севортян карашы җәлеп итә. Аның фикеренчә, ар  – төрки тамыр һәм күп мәгънәле бу борынгы сүзебез аз сүзе белән барып тоташа. Галим, әлеге сүзгә бәйләп, төрки тел үсешендә р ~ з фонетик чиратлашуын искә алган [ЭСТЯ, 1974, 161 б.]. Л.Җәләй дә билгеләп үткәнчә, Идел буе татарларының теле формалашу процессында болгар-чуваш теленә хас р белән кыпчак теленә хас з арасында «хакимлекне бүлешү» булган, ягъни «борында р белән әйтелгән болгар сүзләре ташланып, алар урынына борынгы кыпчак сүзләре – з белән әйтелә торган сүзләр гомуми норма хәленә күтәрелгәннәр: тухыр тукыз, җөр җөз, хыр кыз» [Җәләй, 1947, 102 б.]. Шуларны исәпләгәндә, арзан сүзе дә «аздан» дигән сүздән барлыкка килгән үз сүзебез булып чыга.


Юнь сүзенә килик. «Кыйбат түгел» мәгънәсендәге бу сүз телебезнең җирле сөйләшләрендә бар, шуннан гади сөйләмгә үтеп кереп таралыш алган, инде әдәби телгә керергә омтылыш ясый. Телебезнең Сергач сөйләшләрендә йүнәю сүзе «арзанаю» мәгънәсен белдерә [ТТДС, 1969, 185 б.]. Казан артында җүн сүзе «хәл», «мөмкинлек» мәгънәләрендә йөри: Дарулар алырга җүн дә булмады [ТТДС, 1969, 584 б]. Р.Әхмәтьянов юнь сүзенең гомумтөрки сүз булуын билгеләп киткән [ТТКТЭС, 2001, 259 б.].


Ш.Ханбикова, Ф.Сафиуллина «Синонимнар сүзлеге»ндә арзан сүзенең мәгънәдәш оясына түбәндәге сүзләрне теркәгән: арзан, арзанлы, юнь, очсыз, тиген, бәясез, түбән бәяле, юк бәяле, шалкан бәясе, арзан хаклы, кыйбат түгел [Ханбикова, Сафиуллина, 1999, 15 б.].


Кыйбат түгел гыйбарәсендәге кыйбат сүзе гарәп теленең кыйммәт сүзеннән фонетик үзгәреп кабул ителгән. Ул инде, бик еш файдаланылганлыктан, үз сүзебез кебек булып беткән.


Шулардан тиген сүзе мишәр диалектында таралган икән. Ул тиген-тикмәгә сорый, тытсын да сатып алсын [ТТДС, 1969, 410 б.]. Бу сүз сөйләмдә таралыш алмаган әле. Шулай да Ш.Ханбикова, Ф.Сафиуллина әдәби телебезнең мәгънәдәш сүзләрен туплаган сүзлеккә аңа урын биргәннәр.


Бу сүзнең тик сүзе белән тамырдаш булуы аңлашыла, аны еш кына гади сөйләмдәге «юкка», «бушка» мәгънәсендәге тиккә сүзе белән алыштырырга да булыр иде: Теге кеше тиген [тикмәгә] бармый инде. Башка авылда да бит тиген [тикмәгә] бирмиләр [ТТДС, 1969, 410 б.].


Ә Мәләкәс, Кузнецк, Хвалын якларында «арзан», «бушка диярлек» мәгънәсендә алайукка сүзе бар икән: Алайукка саткан [ТТДС, 1969, 31 б.]. Анысы да үз сүзебез: алай һәм юкка сүзләреннән ясалган икәне күренеп тора.


Инде «Боларның кайсы дөрес?» дигән сорауга җавап биреп карыйк.


Сөйләм культурасының таләбе нигезендә, мәгънәдәш сүзләр байлыгыннан кирәкле сүзне сайлаганда, аларның мәгънәсенә, сүзнең чыганагына, килеп чыгышына, сөйләмнең стиленә һәм сөйләм ситуациясенә игътибарлы булу кирәк. Татар теленең үз сүзе була торып, чит телдән кергән сүзләрне файдалану ‒ аеруча тупас хата. Ә безнең телебез бай. Әлеге мәгънәдәш сүзләр дә – шуңа дәлил.


Әдәби тел – югары стиль теле ул. Югары стильнең үз таләбе бар. Моңа күп очракларда китап теле, язма тел белән бәйләнешле үзенчәлекләр керә. Урта стильдә, В.Хаков әйткәнчә, югары һәм халык стиле элементлары да шактый урын били. Түбән стильгә халыкның җанлы сөйләме белән бәйләнешле тел үзенчәлекләре керә [Хаков, 1972, 112 б.; Хаков, 1993, 92 б.].


Югары стильдә сөйләшкәндә, аерым урынчалыкка гына хас сүз килеп керсә, сөйләүче телгә игътибарсыз, сөйләмдә әрсез кеше булып кабул ителә. Чөнки югары стиль – әдәби нормаларга туры килгән сөйләм ул. Югары стиль дигәндә, без әдәби стильне күз алдында тотабыз. Югары стиль ул ‒ укымышлылар, галимнәр, зыялылар стиле, алар тарафыннан эшкәртелгән, нормаларга салынган тел икәнен онытмаска кирәк.


Урта стильгә, әдәп-итагать церемонияләре турында озак уйлап тормыйча, үз итеп сөйләшү хас. Якын кешеләр үзара урта стильдә сөйләшеп аралаша. Монда гади сөйләм сүзләре дә, әңгәмәдәшнең туган-үскән урынын истә тотып, аерым урынчалыкка хас сүзләр дә файдаланыла. Мәгънәдәш сүзләр байлыгыннан халыкчаны һәм иң образлысы – фразеологизмнар. Фразеологизмнардагы образ, эмоциональ бизәк туры мәгънә белән күчерелмә мәгънәнең бергә кушылуыннан туа. Туры мәгънә белән күчерелмә мәгънәне кушып, сөйләүче әйтәсе килгәнен үткен-үтемле итеп әйтеп бирә. Ш.Ханбикова, Ф.Сафиуллина да әлеге мәгънәдәш сүзләр оясына түбән бәяле, юк бәяле, шалкан бәясе, арзан хаклы фразеологик гыйбарәләрен керткән.


Ә түбән стиль – әдәби нормалар бозылган сөйләм. Түбән стильдә сөйләм әдәбе бозылу, әңгәмәдәшне яки сүз бара торган затны санламау, хәтта мыскыл итү күренешләре дә күзәтелә. Мисал өчен, әйбер бәясе турында сөйләшкәндә, сатучының пенсия яшендәге әбине үртәгәндәй сөйләшүен күз алдына китерик. Сүзләре дөрес сайланган очракта да, интонация, жест-мимика мыскыллы булырга мөмкин. Яки әңгәмәдәшкә «төрттерү» өчен, алар ягындагы җирле сөйләш сүзен ироник интонация белән әйтү күзәтелә түбән стильдә. Югары культурага ия кеше моны эшләми.


Әдәби тел сүзлекләренә тупланмаган, әдәби әйтелеше орфоэпик нормага туры килмәгән, язылышта орфографиясе сакланмаган сүз дә сөйләмне түбән стильгә төшерә. Шуңа күрә туган телен яраткан һәрберебезнең китап киштәсендә сүзлекләр, әдәби телебез турындагы китаплар урын алсын иде. Аларны һәрдаим өйрәнергә кирәк.


Сөйләмдә стильләргә генә түгел, сөйләм ситуациясенә игътибар ителә. сөйләмдә тел материалы стильләргә карап кына сайланылмый, ситуацияләргә карап та сайлап алына. Шуңа күрә сөйләм, бер яктан, тормыш ситуацияләре белән бәйләнештә булса, икенче яктан, ул – психологик күренеш.


Тел, аның сүзләре – халыкның байлыгы алар. Байлыкны ничек файдаланабыз? Бер үк гыйбарәләрне гел кабатлап тору – сөйләмебезнең фәкыйрьлеге ул. Сүз осталары мәгънәдәш сүзләрне хикмәтле итеп, сөйләм ситуациясенә карап файдалана белә. Мәгънәдәш сүзләр байлыгы дәрәҗәсеннән чыгып, кешенеӊ телне белү дәрәҗәсенә бәя бирергә була. Синең күлмәгең берничә икән, аларның кайсын – кеше арасына чыкканда, кайсын – кунакка барганда, кайсын – эшкә барганда, кайсын өйдә киеп йөрисең. Һәрберсенең үз урыны бар. Сүзләрдән файдалану да шулай. Әдәби телдә (югары стильдә) рәсми урыннарда, мәдәниятле кешеләр янында сөйләшәбез. Әхләкъ кагыйдәләренә буйсынып, әңгәмәдәшкә хөрмәт йөзеннән, гади сөйләм сүзләреннән, яки алар ягындагы сүзләрдән үз итү интонациясе белән җылы итеп, дуслык-ярату атмосферасындагы икәүдән-икәү сөйләшкәндә, тар даирәдә файдаланырга була. Сөйләүченең психологик хәле, хисси халәте, һөнәре, социаль хәле аның сүзләрендә дә, интонациясендә дә чагылыш тапмый калмый. Аның милли үзенчәлеге, авазларны әйткәндә, үзенең «эзен сала». Шул ук вакытта тыңлаучының нинди тел вәкиле булуы, сөйләмне кабул итү дәрәҗәсе сөйләм иясен нинди сүз сайларга, җөмләне ничек төзергә һәм аны нинди интонацион бизәк салып әйтергә икәнен тәгаенләргә, уйлап сөйләргә мәҗбүр итә. Бу үзенчәлектән язучылар, артистлар оста файдалана. Тормышның гыйбрәтле күренешләрен образларда тудырып, уйнап күрсәтә торган сәхнә сөйләмендә, образына карап, төрле ситуацияләрне исәпкә алу кирәк була, персонажына карап, диалекталь әйтелеш тә кулланыла.


Әдәбият


Абдуллина Р.С. Сөйләм культурасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.


Баранов Х.К. Арабско-русский словарь. Ике томда. – М.: Советская энциклопедия, 1970.


Ганиев Ф. Словообразование. // Татарская грамматика. В трех томах. – Т. 1. – Казань: Татар. кит. нәшр., 1993. ‒ С.188 ‒ 521.


Җәләй Л. Татар диалектологиясе. – Казан: Татгосиздат, 1947.


Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 1999.


Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленеӊ барлыкка килүе һәм үсеше. – Казан: КДУ, 1972.


Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан: КДУ, 1993.


 


Шартлы кыскартылмалар


БТӘ, 1963 – Борынгы татар әдәбияты. Казан: Татар. кит. нәшр., 1963.


ТТКТЭС Әхмәтьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.


ТГ, 1993 Татарская грамматика. В трех томах. – Т. 1. – Казань: Татар. кит. нәшр., 1993.


ТТДС – Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969.


ТТС, 1997 – Татарча-төрекчә сүзлек. – Казан–Мәскәү: Инсан, 1997.


ТТС, 1998 – Төрекчә-татарча сүзлек. – Казан–Мәскәү: Инсан, 1998.


ЭСТЯ – Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков. Общетеоретические и межтюркские основы на гласные. – М.: Наука, 1974.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ