Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмим

Айсылу Фәрит кызы ХИСАМОВА,Актаныш районы Аккүз төп мәктәбенең башлангыч класс укытучысыПедагогик стажы 20 елҺөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Белем алыйм,һөнәр сайлыйм дигән кешегә төрле уку йортлары эш...

Айсылу Фәрит кызы ХИСАМОВА,
Актаныш районы Аккүз төп мәктәбенең башлангыч класс укытучысы
Педагогик стажы 20 ел
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Белем алыйм,һөнәр сайлыйм дигән кешегә төрле уку йортлары эшли, һәр кеше үзе теләгәнен  сайлый ала. Күп төрле һөнәрләр арасында иң асылы, минемчә, укытучы һөнәре, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Укытучы  дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар,” – дип язып калдырган. Билгеле, Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигатьтән килгән сәләт,  акыл тирәнлеге, ышаныч, сабырлык һәм зирәклек, балаларны, кешеләрне ярату һәм үз эшеңә бирелгәнлек кирәк.Шулай булганда гына ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле,  гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала ала.
Мин үзем дә укытучы. Бу юлны сайлавыма төп сәбәпләрнең берсе  - үземнең бәләкәй чакта ук укытучы эшен күреп үсүемдер, мөгаен. Әтиемнең апасын без олы апа дип йөртә идек. Менә шул олы апабыз минем күңелемә укытучылык хезмәтенең орлыкларын чәчкәндер. Ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган гадел, олы җанлы авыл укытучысыГайнанова Фәйрүзә Гайнан кызы. 35 елдан артык   гомерен улАктаныш районы Түбән Яхшый авылы башлангыч мәктәбендә балалар укытуга багышлаган кеше.Аның укытучылык хезмәте сугыштан соңгы авыр елларда башланып китә. Шул авыр елларда, сугыш ятимнәре, тол аналар, гаиләләр, аларның балаларының һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Үзе дә сугышта хәбәрсез югалган әтисе һәм абыйсын югалту ачысын татыган кеше буларак, ул һәр балага йөрәк җылысын бирергә тырыша, балаларны ягымлы сүзләре белән үзенә якынайта, һәр баланы да тигез күреп, ярата. Ә яратуны мин кеше күңелен яктыртып торучы кояшка тиңлим. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмаган кебек,  укытучы күңелендә ярату, аларның күңелләрен аңлау кебек  чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Шушы ярату, гаделлеге, киң күңеллелеге белән ул укучыларыннан үзен дә яраттыра алган, аларның якын дусты, киңәшчесенә әверелгән.
Ул укыткан укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре, фән эшлеклеләре – саный китсәң, бик күп.  Әле бит мәктәп эше белән беррәттән,агарту-масса эшләре, унйортлыкларда агитатор һәм,әлбәттә, гаилә дә бар. Гаиләсендә  ул ныклы хатын-кыз, биш бала әнисе, тормыш йөген җигелеп тартучы да һәм хатын-кызларга гына хас булган сабырлык, тырышлык, мөлаемлыкны саклап калган олы йөрәкле гүзәл зат, чын укытучы ул. Тормыш иптәше белән биш бала үстереп, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар, дүрт кызлары да укытучылык һөнәрен сайлап, үз һөнәрләренә тугры калып, бүгенге көндә лаеклы ялда.
Аларның дәвамчылары хәзер мин, Аккуз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел,   әмма, авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмим, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә бару, укучыларым белән очрашу, аларның зур ышаныч белән төбәлгән карашларын тоюданбарлык авырлыклар югала, күңелне хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы биләп ала, эшләргә һәм яшәргә көч өстәлә.  Ләкин менә шул кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәтне,кызганычка каршы, “кәгазь өермәсе” басып,төссезләндерә,балаларга бирәсе көчне һәм кызыксынуны киметә.
Әйтергә кирәк,хәзерге заманга яраклашып,яна технологияләрне кулланмыйча алга бару мөмкин түгел.Әмма такта янында кулга акбур тотып укучыларым белән аралашу,яңа үрләр яулавы күпкә кызыклырак һәм җанлырак. Шуңа да бу җанлылыкны киметмичә алга таба да балаларга чын Кеше булып калырга ярдәм итеп,белем үрләрен яуларлык көч һәм сабырлыклар булсын иде дип, үз һөнәремә тугры калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ