Логотип Магариф уку
Цитата:

“Дәү әнидә кунакта” (Г.Тукай әсәрләрен кулланып төзелгән сценарий)

Рәмилә ӘХМӘТОВА, Арча районы Носы авылы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеЗал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Г.Тукай рәсеме эленеп тора. Шулай ук балаларның Тукай иҗатына багышлап ясал...

Рәмилә ӘХМӘТОВА, Арча районы Носы авылы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Г.Тукай рәсеме эленеп тора. Шулай ук балаларның Тукай иҗатына багышлап ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куела. Музыка яңгырый, балалар залга кереп тезеләләр.


Алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген бездә бәйрәм. Тантаналы кичәбез халкыбызның сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдызларның берсе Г.Тукайның туган көненә багышлана. Моннан 128 ел элек, нәкъ менә шушы айда, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга аваз сала. Без аны бүген дә онытмыйбыз, яратып һәм хөрмәт итеп искә алабыз. (Балалар “Яз килә” җырын башкара.)


Беренче бала.


Ничә буын сине иң кадерле


Бер кешесе итеп сагына.


Син остаз да, мөгаллим дә булып


Яшисең гел туган ягыңда.


Икенче бала.


Татарстан - Тукай иле,


Татарстан безнең ил.


Бүген бездә Тукай көне,


Кил бәйрәмгә, дустым, кил.


Өченче бала.


Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,


Җылы яктан кошлар кайтканда,


Туган көнең синең, бөек Тукай,


Тугры халкың итә тантана.


Дүртенче бала.


Илдә кояш, җирдә кояш,


Тукай көне канат җәйгән.


Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!


Тукай көне - безнең бәйрәм.


(“Тукайга”җыры  яңгырый)


Бишенче бала.


Әле укый белмәсәк тә,


“Туган тел”не җырлыйбыз.


Бу Тукай абый бүләге -


Иң гүзәл бер җыр дибез.


Алтынчы бала.


Үз телендә сайрый кошлар,


Сандугачтан үрнәк алыгыз.


Сүзләремә колак салып, дуслар,


Туган телгә тугры калыгыз.


(Балалар Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкара)


Җиденче бала.


Аяклар тими идәнгә,


Дәртләнеп биегәндә.


Йөрәкләр җырлый: берләшеп,


Парлашып биик әйдә!


(4 бала (2 егет, 2 кыз) “Парлы татар халык” биюен башкара)


Беренче бала.


Көннәр аяз, күктән алсу


Нур сибеп кояш көлә.


Җиргә тама көмеш тамчы,


Сагынып көткән яз килә.


Икенче бала.


Яңгырасын матур көйләр,


Җыр-моңны яратабыз.


Балачакның бу бәйрәмен


Күңелләрдә сакларбыз.


(Күмәкләшеп “Без биибез” җыры башкарыла. Көй яңгырый. Залга күбәләк очып  керә, кыз аны тотмакчы була.)


Кыз. Ой, нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп. (“Бала белән күбәләк” җыры яңгырый)


Кыз.


Әйт әле, Күбәләк,


Сөйләшик бергәләп:


Бу кадәр күп очып


Армыйсың син ничек?


Ничек соң тормышың?


Ничек көн күрмешең?


Сөйләп бирче тезеп,


Табаламсың ризык.


Күбәләк.


Мин торам кырларда,


Болында, урманда,


Уйныймын, очамын


Якты көн булганда.


Иркәли һәм сөя


Кояшның яктысы,


Аш буладыр миңа


Чәчәкләр хуш исе.


Тик гомерем бик кыска:


Бары бер көн генә, -


Бул яхшы, рәнҗетмә


Һәм тимә син миңа!


Кыз. Нинди күңелле алан, нәкъ Тукай абый әкиятендәге кебек. Ә җиләкләре! Ничек кызарып пешкәннәр! Дәү әниемә җыеп алыйм әле. (Кыз “Бүләккә” җырын башкара. Шүрәле килеп керә.)


Шүрәле. Әй сылу кыз, кил әле! Бер биеп күрсәт әле. Син курыкма, курыкма, нәни кызчык! Мин бит Кырлай Шүрәлесе, бер кешегә дә тимим. Ә син кая барасың?


Кыз. Дәү әниемнең туган көне, аның янына барам, күчтәнәчкә тәмле җиләкләр җыям.


Шүрәле. Мин бит синең җырлый-җырлый җиләк җыйганыңны карап тордым. Тавышын бик матер икән.Әй кызчык, мине дә үзең белән ал әле.


Кыз. Ярый, әйдә алайса. (Кәҗә керә.)


Кәҗә. Ми-ки-ки! Ми-ки-ки! Бу болында кемнәр йөри.


Кыз. Бу мин һәм Шүрәле, Кырлайга дәү әнинең туган көненә барабыз.


Кәҗә. Ә-ә... Безнең юллар бергә икән. Мин бит дәү әниеңнең кәҗәсе. Болынга дәү әнинең туган көненә сөт җыярга килгән идем.


Шүрәле. Мин дә дәү әнинең туган көненә чәчәкләр өзим әле.


Кыз. Ә мин кәрзинемне җиләкләр белән тутырыйм.


Шүрәле. Беләсезме, минем бер рәхәтләнеп җырлыйсым килеп китте әле.


Кыз. Җырла соң, без тыңларбыз. (Шүрәле җырлый.)


Кыз. Әйдәгез дусларым, юлыбызны дәвам итик, дәү әнием көтәдер. (Матур көй яңгырый. Дуслар юлларын дәвам итәләр һәм Су анасын күреп алалар.)


Шүрәле. Әй син, Су анасы, безнең якка кара әле. Бергә утырып  сөйләшик, йә булмаса бергә-бергә Кырлайдагы дәү әнинең туган көненә барыйк.


Су анасы. Мин сезнең белән бик барыр идем дә, чәчләрем таралмаган, күлмәгем юылмаган, күчтәнәчкә бирер өчен бүләгем алынмаган.


Балалар бергә. Нишләргә!?


Кыз. Белдем! Чәчләреңне мин тарыйм, кайда матур тарагың?


Cу анасы. И-и-и, аны бит кичә көндез урлап качты тәрбиясез, усал малай, карак.


Шүрәле. Һич тә борчылма син, Су анасы. Менә сиңа тарак, чәчләреңне куйчы тарап. (Су анасының чәчләрен тарап, матурлап куялар һәм ул көзгегә карап җырлый.)


Су анасы.


Көзгегә карыйм әле, чәчемне тарыйм әле,


Сез дусларым өчен генә бер җырлап алыйм әле.


Тыпыр-тыпыр тыпырдатып, бергә басаек әле,


Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачаек әле.


Шүрәле. Ай-һай, Су анасы бигрәк күркәм, күз тиюдән никтер куркам.


Су анасы. Сез миңа түгел, ә мине халыкка бүләк иткән Тукайга сокланыгыз.


Кәҗә.


Дөрес, әйдәгез дуслар, тизрәк без Кырлайга ашыгыйк,


Туган көне белән котлап, дәү әнине шаккатырыйк. (Китәләр.)


Кыз. Менә дәү әнинең өенә килеп тә җиттек. Әнә күрше малае белән маэмай уйнап йөри. (Малай белән маэмай килеп чыга. Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре уйнала.)


Дәү әни.


Бәй, миңа кунаклар килгән, нәни кызчыгым белән.


Туган көнем икәнлекне Су анасы, Шүрәле, Кәҗәкәй каян белгән?!


Балалар бергә.


Котлы булсын, дәү әни, синең туган көнең!


Сәламәт бул, авырма: терәгебез син безнең!


Дәү әни.


Рәхмәт сезгә, балалар, мине сагынып килгәнсез,


Габдулла Тукаебызның туган авылы Кырлайны


Күреп китик дигәнсез.


Шүрәле. Миңа бик ошады Кырлай, ярый безне тудыргансың, Тукай.


Дәү әни. Әйе шул, балакайлар. Мин үзем дә авылымны бик яратам. Менә бит ничек матур итеп язган аның турында Тукай. (“Туган авыл” шигыре укыла)


Тау башына салынгандыр безнең авыл,


Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;


Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,


Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.


(Курчагын күтәреп кызчык килеп керә.)


Кыз. Дәү әни, бу курчагым ник елый икән?


Дәү әни. Бишек җырын көйләп кара әле, кызым, бәлки тынычланыр. (“Бишек җыры” башкарыла.)


Малай. Дәү әни, ә мин кәҗәбез турында шигырь беләм.


Дәү әни. Яле, яле улым, сөйләп күрсәт әле. (“Гали белән кәҗә”шигыре укыла)


Кыз. Дәү әни, күр әле, тәрәзә капкачына карлыгач кунган. Карлыгач турында бер шигырь сөйләп күрсәтим әле. (“Карлыгач” шигыре укыла.)


Дәү әни. И-и-и балакайларым, менә күрдегезме:  Тукай бабагыз безгә күпме матур шигырьләр язып калдырган. Алар барысы да тирән мәгънәгә ия.


Алып баручы. 


Адаштырмас маягыбыз - мирас, юлда юлдаш - туган телебез,


Туган телне, җирне сөйсәк кенә матур булыр алгы көнебез! (”Татар телем мине м  туган телем” җыры башкарыла.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ