Логотип Магариф уку
Цитата:

Дидактик итәк (II кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме өчен методик кулланма)

Файдалы тәкъдимАлсу ШӘРӘФИЕВА,Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесеБалаларның танып белү эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыру өчен, мин шундый методик ку...

Файдалы тәкъдим


Алсу ШӘРӘФИЕВА,
Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе


Балаларның танып белү эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыру өчен, мин шундый методик кулланма әзерләдем. Ул «Дидактик итәк» дип атала. Итәк җиде зур кесәдән («клин»нан) тора, кесәләр төрле төстә, һәм алар төрлечә: ябыша торган тасма («липучка») белән, бау белән бәйләп, төймәләп, каптырма белән каптырып, «молния»гә һ.б. ябыла.


Итәкне тегү өчен, 8 төстәге тукыма алыр­га кирәк (төсләрне үзегез сайласагыз да була. Мәсәлән, салават күпере төсләре). Әйткәнемчә, ул җиде буй өлештән тора. Басып торган вакытта, «ябылган» килеш, итәк нәкъ гадәти итәккә охшап кала, ә бәйләвечләрен чишеп җәйгәч, «клиннар» астында (эчендә) төрле-төрле дидактик уеннар тегелгәнлеге күренә. Мәсәлән, яшел тукыма өстенә ромашка чәчәкләре, кызыл тукымага кечкенә янчыклар һ.б. беркетелгән була. Журнал укучыларын әлеге дидактик кулланма ярдәмендә башкарылган танып белү эшчәнлегенең бер фрагменты белән таныштырам.


Шарафиева фото


Максат: балаларның кызыксынучанлыгын, фикерләвен үстерү.
Бурычлар:
– өйрәнгәннәрне методик кулланмадагы сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә өйрәтү, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү;
– балаларның игътибарын, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияче. Раниф, синең кесәң нинди төстә? (Кызыл.)
Тәрбияче. Азалия, ә синеке? (Яшел.)
Төсләрне бергә һәм аерым-аерым кабатлыйлар.
Тәрбияче. Хәзер бер уен уйнап алыр­быз. Бу уен «Үз төсеңне тап» дип атала.
Балалар итәк тирәли биеп йөриләр, кулларында төрле төстәге чәчәкләр, көй туктагач, үз төсләрен табып, чәчәк­ләрне шул кесәгә куялар. Чәчәкләрне алыштырып та уйнарга була.
Тәрбияче. Ә хәзер мин әйткән кесәгә якынрак килеп утырыйк әле. Кайда икән безнең яшел чирәмлек? (Балалар яшел кесә янына җыелалар.) Дөрес, балалар! Ә сез бу чәчәкләрнең исемнәрен беләсезме соң? Уртасы сары төстә, ә таҗлары ап-ак. Белмисез икән, хәзер өйрәнербез. Бу чәчәк ромашка дип атала. Әйдәгез, кабатлыйк әле! (Бергә һәм аерым кабатлыйлар.)


Тулысынча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ