Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!

(Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе)Гөлнур ГАРИПОВА,Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.Максат.1. Әти-әни һәм башка якын кешеләргә карата игьтибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.2. Балаларны...

(Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе)


Гөлнур ГАРИПОВА,


Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.


Максат.


1. Әти-әни һәм башка якын кешеләргә карата игьтибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.


2. Балаларның сөйләмен баету, камилләштерү, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү теләге тудыру.


Җиһазлау: матур итеп бизәлгән зал.


Алдан эшләнгән эш: шигырьләр уку, әниләр турында сөйләшү, рәсемнәр карау, җырлар өйрәнү.


Структура.


1. Балаларның залга керүе.


2. Ярым түгәрәккә басу.


3. Шигырьләр сөйләү.


4. Уен.


5. Җырлар.


Бәйрәм барышы.


(Балалар матур итеп бизәлгән залга керәләр.Ярым түгәрәккә басалар.)


Алып баручы. Җир йөзендәге кешеләрнең иң матуры, иң ягымлы булганы - ул әнидер.


1 нче бала. Әнием мине һәр көнне тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән чиста-пөхтә урын-җиргә яткырып йоклата.


2 нче бала. Ә иртән мине, тәмле чәен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләр куеп, ашатып-эчертеп бакчага озата. Мин әнине яратам һәм хөрмәт итәм


Әнием, әнием


Иң кадерлем син минем.


Мин сине яратып иркәләп торырмын.


Мин сиңа гына тормышта таяныч булырмын.


Алып баручы.


Бүген бездә зур бәйрәм


Гөрләп күңел ачабыз.


Җырлыйбы да, биибез дә


Шатланабыз барчабыз.


Күмәк бию.


(Балалар утырышалар.)


Шигырь “Әни кирәк


3 нче бала.


Көннәр якты булсын өчен,


Йокы татлы булсын өчен


Әни кирәк, әни кирәк.


4 нче бала.


Җил-яңгырдан саклар өчен,


Усаллардан яклар өчен


Әни кирәк, әни кирәк.


5 нче бала.


Ашлар тәмле булсын өчен,


Дөнья ямьле булсын өчен


Әни кирәк, әни кирәк.


6 нче бала.


Гөлләр чәчәк атсын өчен,


Бәхет-шатлык артсын өчен


Әни кирәк, әни кирәк.


Бергә.


Иң кадерле кеше җирдә


Әни, димәк.


“Әнием” җыры.


Ф.Яруллинның “Бушлык” шигыре.


7 нче бала.


Өйнең эче яп-ялангач


Белмимен әллә нигә.


Кайтып керәсе дә килми


Бүген бөтенләй өйгә.


Бөтен нәрсә үз урынында,


Тик җитешми әллә ни...


Әй, онытып торам икән


Бүген өйдә юк әни.


Ә.Хәсәнованың “Әнием минем” шигыре.


8 нче бала.


Әнием минем,


Алтыным минем.


Шушы сүз белән


Ачылган телем.


Сиңа һәрвакыт


Игелек кылырмын.


Алдагы көндә


Терәк булырмын.


“Вазаларга чәчәк утырту” уены.


“Әниемә булышам” шигыре.


9 нчы бала.


Пөхтә итеп өйне җыям.


Гөлләремә су сибәм.


Курчакларымны йоклатам.


Еласалар юатам.


Менә ничек тырышам


Әниемә булышам.


“Әнием” шигыре


10 нчы бала.


Син әнием, минем өчен


Бу дөньяда бер генә.


Елмайганда йөзләреңнән


Бар өйгә нур бөркелә.


Тыңлап бишек моңнарыңны,


Елавым басылган бит.


Телем дә минем иң әүвәл


“Әннә” дип ачылган бит.


Алып баручы.


Моя мама лучшая на свете


Она мне как солнце в жизни светит.


Мама самый лучший в мире друг.


Как люблю тепло её я рук


Песня «Ах, какая мама».


Алып баручы. Кадерле әниләр! Бүгенге бәйрәмебезгә килүегез өчен сезгә зур рәхмәт. Тагын бер тапкыр сезне ихлас күңелдән әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер балаларыгызның кечкенә генә бүләкләрен зур итеп кабул итеп алыгыз. (Балалар бүләкләрен бирәләр.)


- Хушыгыз, сау булыгыз!


Магариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ