Логотип Магариф уку
Цитата:

Драматургиядә сугыш темасы

(Язучы Таҗи Гыйззәтнең “Изге әманәт” драмасын өйрәнү)Зәнирә ИСЛАМОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Таҗи Гыйззәтнең иҗаты тур...

(Язучы Таҗи Гыйззәтнең “Изге әманәт” драмасын өйрәнү)

Зәнирә ИСЛАМОВА, Казандагы 174 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Таҗи Гыйззәтнең иҗаты турында тулырак мәгьлүмат бирү;   укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; аларда язучы әсәрләренә, театрга мәхәббәт тәрбияләү.


Жиһазлау. Әдипнең портеты, сайланма әсәрләре, фотоальбомы; С.Сәйдәшев, Ж.Фәйзи портретлары; язучы турында газета-журнал  битләрендә дөнья күргән мәкаләләр; аудиоязмада җырчы Хәдичә Гыйниятова башкаруында «Гайнавал» җыры.


Дәрес барышы.


I. Оештыру.


II. Актуальләштерү.


Укучылар өйгә эш итеп бирелгән тест сорауларына җавап бирәләр. Тикшерү эшләре компьютерда алып барыла. Язучының әсәрләренә музыка язган композиторлар искә төшерелә. Алар – С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи. (Портретлары күрсәтелә.)


Алга таба аудиоязмада “Әдрән диңгез” җыры тыңлана. Җыр язылу тарихы турында мәгълүмат бирелә.


III. Төп өлеш.


Укытучы. Укучылар, без Т.Гыйззәтнең Салих Сәйдәшев белән бергә эшләгәнен дә белдек. Беренче татар музыкаль комедиясе – “Башмагым”ның   авторы да Т.Гыйззәт икәнлеген әйтеп үтик. Ул хәзер дә М.Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшми, халык аны көтеп ала, яратып карый.


Без берничә ел элек укучылар белән драматургның улы, академик Казбек Гыйззәтовның өендә, очрашу мәҗлесендә булдык. Язучының тормышы, иҗаты турында кызыклы, истәлекле материал тупладык.  (Видеоязма карала.)


Алга таба язучының уллары Үзбәк, Казбек, Рубин турында мәгълүмат бирелә. Фотолары күрсәтелә.


Укытучы. Тажи Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган. Язучы-драматург үз эшенә таләпчән булган, кулъязмаларын кабат-кабат эшкәрткән, өстәмәләр, төзәтмәләр керткән. (Китаплары күрсәтелә.) Болар өстенә ул артист та булган. Менә бу фоторәсемнәрдә без Таҗи Гыйззәтнең төрле рольләрдә уйнаганын күрәбез. (Фотолары күрсәтелә.)


Бу дәрестә без драматургның сугыш темасына багышлап язылган “Изге әманәт” әсәрен өйрәнергә керешәбез. Драманың исеменә күз салыйк. Башта “әманәт” сүзенең язылышына, аннары мәгънәсенә игътибар итик, бу сүз сингармонизм законына буйсынмаган, димәк ул – алынма сүз. Әманәт – һичшиксез, хыянәтсез тапшырылырга тиешле әйбер яки сүз-сәлам, йомыш.


Димәк, бу әсәр сугыш темасына багышланган. Әсәр 1944 елда языла. Үзәктә Донбасс хезмәт ияләренең немец фашистларына каршы патриотик көрәше гәүдәләнә. Т.Гыйззәт пьеса өстендә эшләү процессында Донбасста, әсәр өчен материал җыя. Әсәргә музыканы Салих Сәйдәшев яза.


– Әйдәгез хәзер дәреслекләрне ачып, драмадан өзекләрне рольләргә бүлеп укыйбыз. (Дәреслектән уку.)


Укылган өлешнең эчтәлеге укучылардан сөйләтелә.


IV. Йомгаклау.


– Укучылар, без бу дәрестә Т.Гыйззәтнең иҗатына тулырак тукталдык,  “Изге әманәт” әсәрен өйрәнүгә керештек.


 Укучыларга билгеләр куела, өйгә эш бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ