Логотип Магариф уку
Цитата:

Ә без мультфильмнар иҗат итәбез

Компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде.

Гөлфия ВӘЛИУЛЛИНА, Биектау районы Дөбьяз урта гомуми белем бирү

мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Укытучы һөнәре дә уку эшчәнлегендә заманча технологияләрдән файдалануны таләп итә. Хәзер дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Мондый технологияләрне куллану яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаша, икенчедән, телдән сөйләм яхшыра һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә. Мультимедиа чараларын яңа тема аңлатканда, материалны ныгытканда, класстан тыш эшләр үткәргәндә кулланып була.  Мультимедиа технологиясе ярдәмендә слайд-иллюстрацияләр күрсәтергә, иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Без исә хәтта мультфильмнар да төшерә башладык.

 

Беренче булып бу фикерне мәктәп директоры Ринат Хәсәнов тәкъдим итте. Әлеге җаваплы һәм шактый авыр эшкә мәктәпнең информатика һәм математика укытучысы Алмаз Гатауллин алынды. Яшь белгеч, “Сам себе режиссер” түгәрәген оештырып, балаларга мультфильм төшерү серләрен ача башлады. Беренче адымнарыбызны татар халык әкиятләре буенча мультфильмнар эшләүдән башладык, чөнки татар халык авыз иҗаты әсәрләрен балалар кечкенәдән белеп үсәләр.

 

Былтыр мәктәп яны лагеренда шөгыльләнүче башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп бу хыялны тормышка ашырып карарга булдык. Дүрт төркем “У лукоморья дуб зеленый”, “Берегите природу”, “Теремок”, “Шалкан” кебек әкиятләрне 2D форматындагы мультфильмга әйләндерде. Мультфильм флеш-анимация ысулы, ягъни компьютерда ясалмый. Геройлар һәм күренешләр пластилиннан әвәләнә.

 

Эш процессы болайрак: башта геройларны пластилиннан әвәләп ясыйлар, яссылыкка (безнең очракта төсле картонга) ябыштыралар. Бер үк геройны 15 яки аннан да күбрәк санда ясарга туры килә, бары тик ул ясаган хәрәкәтләр генә алмашына. Мәсәлән, беренче картонда кояшны иң кырыйга ябыштырсалар, икенче картонда ул урта өлештә урын ала. Һәрбер картонда геройның хәрәкәте үзгәреп торырга тиеш. Ә хәзер төп эшкә күчәбез. Монысы инде катлаулырак, чөнки гади фотоаппарат ярдәмендә картондагы “могҗизаларны” кадрга төшерергә кирәк. Тәртип буенча төшергәннән соң компьютерда монтажлау башлана, ягъни геройлар тизлеккә хәрәкәт итәләр. Мультфильмны ISTOPMOTION программасы ярдәмендә әзерлиләр. Мультфильм әзерләүнең соңгы өлешендә геройларны сөйләштерү, музыкаль фон бирү кебек эшләр башкарыла. Ниһаять, мультигыбыз әзер!

 

Мәктәп укучылары моның белән генә туктарга җыенмыйлар. Быелгы уку елында алар 3D форматында мультфильм төшерә башлады. 3D форматында, 2D форматыннан аермалы буларак, күренешләр гади яссылыкта түгел, ә пространствода хәрәкәт итәләр. Төп эш кораллары –  шулай ук пластилин, фотоаппарат, компьютер. Аниматорлар эш өчен “Камыр батыр” әкиятен сайлап алды. Эш принцибы алда әйтелгәннән гыйбарәт, тик геройлар картонга ябыштырылмыйлар. Алар курчак формасында булалар. Аларны хәрәкәтләндерү дә җайлаша, чөнки бер кадрда курчакның кулы аста булса, икенче кадр өчен аны өскә күтәрәләр. Реквизитларны да агач, чүпрәк кебек табигый материаллардан ясыйлар.

 

Бүгенге көндә Дөбьяз мәктәбендә җиһазландырылган мультфильм студиясе бар. Әлеге студиядә утлар да дөрес көйләнгән, аппаратура да урнаштырылган. Иркен бүлмәдә яраткан эшең белән шөгыльләнү һәр укучы өчен җан рәхәте. Үз кулларың белән тудырылган мультфильмны каравы да кызыграк.

 

Дөбъяз укучылары төшергән мульфильмнарны безнең сайтта (magarif-uku.ru) карый аласыз.



 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ