Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясе бирик

Гатауллина Фидания Касыйм кызы,Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти-әниләр! Бүген без әхлак тәрбиясенә ныграк басым ясарбыз.Һәр ата-ана үз бал...

Гатауллина Фидания Касыйм кызы,
Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без әхлак тәрбиясенә ныграк басым ясарбыз.

Һәр ата-ана үз баласын ярата, киләчәктә аның бәхетле булуын, тормышта үз юлын табуын тели. Әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы, алар башка кешеләр турында нинди фикердә? Бала боларның барысын да күрә һәм акрынлап аның дөньяга үз карашы формалаша. Балаларда күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен, ата-анадан күп көч, сабырлык һәм тырышлык таләп ителә. Шуңа күрә тәрбияне көн дә алып барырга кирәк. Әхлак тәрбиясе күбесенчә шәхси үрнәктә тәрбияләнә. Сер түгел, хәзер балалар үзара бик тупас сөйләшәләр, начар сүзне дә әйтергә кыенсынып тормыйлар, шуңа күрә, иң беренче, гаиләдә матур итеп сөйләшүгә, «тәмле сүз»ләрне куллануга игътибар итәргә, рәхмәт әйтү гадәтен кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Өлкән кешеләргә, үз әби-бабайларына карата хөрмәт, игътибарлылык сыйфатлары да гаиләдә тәрбияләнә. Әгәр әби-бабайлары аерым яшиләр икән, баланы ешрак алып барырга, аларга аралашырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, буыннан-буынга күчеп килә торган гүзәл сыйфатлары күбрәк өлкән буын кешеләре аша салына. Бу - тәрбиянең мөһим баскычы. Балада мәрхәмәтлелек, кызгану, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү, күбесенчә, «кече туганнарыбыз» аша кулайрак. Авыл җирлегендә песи, эт асрау, каникул чорында баладан чебиләр үстерергә булышуын сорарга мөмкин. Болар балада җаваплылык хисен арттыра, киләчәктә зуррак эшләр, мәсәлән, бозау карау, каз-үрдәк үстерүдә булышу кебек эшләрне инде ул рәхәтләнеп башкарачак.


Әти-әниләр! Бала өчен сездән дә якын, сездән дә кадерлерәк кем бар? Тормышта бала сезнең белән аралаша, тирә-як турындагы беренче тәэсирләрен сезнең аша ала, шуңа күрә сезгә түземлерәк булырга, биргән сорауларга мөмкин кадәр дөрес һәм төгәл җавап бирергә тырышырга кирәк. Кеше тормышындагы гүзәл мизгелләр гаилә белән бәйләнгән. Андый мизгелләрнең күбрәк һәм матуррак булуы, әти-әниләр, сездән тора. Мондый гаиләдә үскән бала киләчәктә начар була алмый, ул гаилә традицияләрен дәвам итәчәк.


Бала - сезнең әхлакый тормышыгызның көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле сыйфатларының берсе - рухи матурлык, кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр ата-ана күңел җылысын кешегә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша икән, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: гаилә -тәрбиянең төп чыганагы, беренче нигез ташлары шунда салына, юкка гына халык: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», - димәгән. Сезгә, хөрмәтле әти-әниләр, бала тәрбияләүдә түземлелек, сабырлык телим.


Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ