Логотип Магариф уку
Цитата:

Әхлак тәрбиясе – көн таләбе

Илүзә ГАЙБАДУЛЛИНА,Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы – 25 ел.Яңа заман, яңа тормыш, яңа таләпләр... Саный китсәң бик күп алар. Барлык яңалыкны кабул итеп, яңа зама...

Илүзә ГАЙБАДУЛЛИНА,


Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Педагогик эш стажы – 25 ел.


Яңа заман, яңа тормыш, яңа таләпләр... Саный китсәң бик күп алар. Барлык яңалыкны кабул итеп, яңа заманга яраклашучы, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр тәрбияләү бүгенге көн таләбе. Шулай ук замана укытучысының бурычы да. Чөнки балаларга белем бирергә генә түгел, ә тәрбияле дә итәргә, аларны чынны – ялганнан, акны – карадан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып таный белергә өйрәтергә кирәк. Ә монда аларның юлларын яктыртучы маяк булып – әхлак тәрбиясе тора.


Әхлак тәрбиясе колачына – тәртиплелек, кешелеклелек, ярдәмчеллек, олыларны хөрмәтләү, шәфкатьлелек, киң күңеллелек һәм башка бик күп сыйфатлар сыя. Шул рухи сыйфатларның барсын да ничек бала күңеленә иңдерергә? Бу сорау мине – башлангыч сыйныф укытучысын, күптәннән борчый. Әлбәттә, бала иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әнинең шәхси үрнәге, ягымлы һәм таләпчән мөгаләмәсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ләкин башлангыч сыйныфларда уку еллары да шәхес формалашуда аеруча җаваплы чор: балалар укырга, язарга, сөйләргә, аралашырга, коллективта үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Кече яшьтәге мәктәп елларын хисләрдән сыйфатлар формалаштыру дип атарга да мөмкин. Шулай ук бала күңеле әхлак нормалары өчен хас булган төшенчәләрне: “яхшылык-начарлык”, “изгелек – явызлык”, “гаделлек”не аера һәм үзләштерә башлый.


Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Шуңа да аларны тиешенчә һәм вакытында бала күңеленә урнаштырырга кирәк. Балада әхлакый сыйфатларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары зур роль уйный. Чөнки әби –бабайларының, әти-әниләренең үткәне, хезмәте, яшәү рәвеше белән кызыксынган, милли рухта тәрбияләнгән бала начар юлны сайламас. Шушы фикерне алга куеп, “Бала тәрбияләүдә татар халык йолаларының роле” – дигән теманы методик темам итеп сайладым. Укучылар белән үткәрелгән дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда милли үзенчәлекләребезне күрсәтергә тырышам, методик темамны тормышка ашыру өстендә эш алып барам. Моңа ярдәмче буларак “Татар халык йолалары” дип исемләнгән дәрестән тыш эшчәнлек программасын төзедем һәм шуның буенча аерым дәресләр үткәрәм. Бу дәресләрдә укучылар халкыбызның тарихи йолалары, аларның үзенчәлекләре, бәйрәмнәре турында өйрәнәләр. Мин үзем дәрестән тыш эшчәнлеккә бирелгән сәгатьләрне кирәк дип саныйм. Чөнки баланың дәрестән соң вакыты файдалы үтә, үзенә табигать тарафыннан салынган сәләтләре ачыла, аларны үстерү өстендә эшләүгә мөмкинлек туа. Шул ук вакытта, дәрестән тыш эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча эш алып барганда, әхлаклы шәхес тәрбияләү төп максатым булып тора. "Туган ягым ", “Татар халык йолалары” (шәхескә якын килү), “Күңелле спортчылар", ”Биик әле"(спорт-сәламәтләндерү юнәлеше), “Тылсымлы карандаш”(иҗади-эстетик юнәлеш), "Кызыклы математика" “Занимательная грамматика”(танып - белү) - шул эшчәнлекләрнең һәрберсендә шәхси нәтиҗәләр формалаштыруга куелган көч үз җимешләрен бирә.


Күпьеллык эш тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтергә мөмкин: балаларда иң кадерле сыйфатларны үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте бик зур. Чөнки әкиятләр ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә. Ә җанлы сүзле мәкаль- әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, такмазалар балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр. Дәресләрдә әдәби әсәрләрне уку, фикер алышу, әдәби геройларның эш-гамәлләренә бәя бирү тәрбия чараларының берсе булып тора. Ә менә “Әдәплелек дәресләре”н үткәргәндә балаларга әхлакый сыйфатларның эчтәлеге, “әхлаксызлык” төшенчәсенең мәгънәсе билгеле бер үрнәк аша аңлатыла. Бу дәресләрдә укучыларның, үз-үзләрен дөрес тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләрен үстерү белән беррәттән, сөйләм телләре дә камилләштерелә. Алга куелган максатларга ирешүдә Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” ярдәмлекләреннән файдаланам. Чөнки аларда балаларны тәрбияләү кагыйдәләре, тормыштан алынган мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары күрсәтелгән.


Әхлак тәрбиясе турында сөйләшкәндә әхлакый-экологик белем һәм тәрбия темасы да читтә кала алмый. Чөнки кеше табигать белән тыгыз элемтәдә тора, аның чыганакларыннан файдалана, матурлыгына соклана. Балалар тәрбияләгәндә табигатьнең йогынтысы бик зур. Шуңа күрә табигать күренешләре, ел фасыллары, хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр турында татар халкының күп кенә әкиятләре, табышмаклары, шигырьләре бар. Мәсәлән, Г. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бичара куян”, “Кошларга” кебек әсәрләре балалар тарафыннан яратып укыла. Шагыйрь бу әсәрләрендә җәнлекләрне, кошларны яратырга, аларга карата мәрхәмәтле булырга өнди, табигатьнең гүзәллеген ача. Шул ук вакытта бу әсәрләр укучыларны тәртип кагыйдәләренә дә өйрәтәләр. Башка язучыларның әсәрләрендә дә тырыш Бал кортлары, ялкау Чикерткә, хәйләкәр Төлке, акыллы Керпе кебек геройларны очратырга мөмкин. Бу геройларның эш-гамәлләре укучыларны уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәтә. Муса Җәлилнең  "Карак песи", "Ишек төбендә", "Сәгать" шигырьләрендә җәмәгатьчелек урыннарында үзләрен ничек тотарга белми торган балаларга сабак бирелә. Кайбер балаларга урлашу, алдашу, соңга калу кебек кире сыйфатлар хас. Бу шигырьләрдә китерелгән тискәре күренешләр мисалында әхлак нормаларына сыймый торган хаталар кисәтелә.


Табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр табигатьне саклау турында сөйлиләр. Ә табигатьне саклау – милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихи байлыкларны, туган телебезне саклау дигән сүз. Без – укытучылар, нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә  югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту өстендә эш алып барырга тырышабыз. Әгәр бала туган җирен, туган телен яратса аның эчке дөньясы саф, күңеле эчкерсез, теле “матур” булыр.


Сәләтсез балалар булмый. Һәр укучы ниндидер бер үзенә генә хас сәләткә ия. Укытучы аны тоемлап алып ярдәм итә алса, ул укучыда максат туа. Максаты, омтылышы булган баланың начар эшләр башкарырга теләге калмый, ул әдәпсезлек юлын сайламый. Мәктәптә дә, өйдә дә баланың сәләтен үстерү, тәрбияләү буенча эшләргә кирәк. Гаилә белән бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗә алырга мөмкин. Ләкин кайбер әти-әниләр таякның авыр башын мәктәпкә кайтарып калдыралар. Алар фикеренчә, тәрбия белән мәктәп шөгыльләнергә тиеш. Укытучы алдына тагын бер бурыч өстәлә: тәрбия мәсьәләсендә әти-әниләрне үзең белән теләктәш итүгә ирешү. Бала бит күпчелек вакытын гаиләсендә уздыра, аны чолгап алган мохит – ул гаилә мохите. Укучыларымның гаиләләренә даими рәвештә барам, аларның тормышы белән танышам, гаилә шартларын күзәтәм. Әти-әниләр белән әңгәмә вакытында аларның балаларының сәләтле якларын яки кимчелекләрен күрсәтәм. Әти-әниләр кечкенәдән үк балаларының сәләтләрен күреп, аны үстерүгә ярдәм итәргә, мәктәптә укытучыга булышлык күрсәтергә тиеш дип саныйм. Ә бит сәләт эштә, көч куйганда, тырышканда ачыла. Бу максатка ирешүдә  проект эшчәнлегенең файдасы зур. Гаилә белән берлектә эшләнгән проект эшләре, баланың сәләтен үстерү белән бергә, үзара җылы мөнәсәбәт урнаштыра, якыннарына карата хөрмәт хисе тәрбияли, ә сыйныфташлары алдында чыгыш ясау аларга горурлык хисе өсти.


Үземнең укыту һәм тәрбия  эшчәнлегемә анализ ясаганда, иң беренче укучыларыма карыйм: алар мин күрергә теләгән шәхес булып җитештеләрме, “Кеше” дигән исемгә лаеклармы? Әгәр дә аларның күңелләренә үтеп кереп әхлак сыйфатларының орлыкларын салалган булсам,  мин үземнең максатыма ирештем дип саныйм


Миңа сорау бирсәләр:


-Бәхет  ни ул? – дисәләр.


Бәхет шушы: укучылар


Кеше булып үссәләр.


Балалык чоры мәңге дәвам итми, аның гомере кыска.Сабырлык һәм түземлек, игътибар һәм ярату тәрбия җыелмасының нигезенә салынса, без Ходай әманәт итеп тапшырган балаларыбызны Кеше исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләрбез.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ