Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ф.Садриевның «Таң җиле» романында детальләр төгәллеге» темасына мастер-класс*)

Айгөл НӘБИУЛЛИНА,Зәй районы Бура-Киртә төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– әдипнең әсәрен анализлау аша ке­шенең хис-кичерешләр дөньясын су­рәтләү алымн...

Айгөл НӘБИУЛЛИНА,
Зәй районы Бура-Киртә төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:
– әдипнең әсәрен анализлау аша ке­шенең хис-кичерешләр дөньясын су­рәтләү алымнарын, психологик тирән­леккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү;
– Ф.Садриевның психологик анализ остасы икәнлеген аңлауларына ирешү;
– укучыларның хис дөньясының баюына шартлар тудыру; әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.
Материал: Ф.Садриевның «Таң җиле» романы, презентация.
Искәрмә. Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәя­не алдан ук укып килергә һәм уку ба­рышында кайбер терәк сорауларга игъ­тибар итәргә тиешләр.


Мастер-класс барышы
1. Укытучының кереш сүзе. (Үзе белән таныштыра.) (1 нче слайд). Эшне без ике яки өч төркемдә башкарырбыз. Үзара ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанам.
2. Хәдис тыңлау. Алга мәсьәлә кую.
Укытучы. Ә хәзер бер хәдис тыңлыйк.
Элекке заманда бер мөгаллим яшәгән. Аның бик күп шәкерте булган. Ул һәр җомга көнне, яраткан бер китабын алып, вәгазьгә әзерләнер өчен, бүлмәсенә кереп китә икән дә аннары тирән мәгънәле вәгазьләр сөйли икән. Шәкертләре күпме сорасалар да, аларга китабын күрсәтмәгән дә, бирмәгән дә. Бары тик: «Мин вафат булгач, карарсыз», – дигән.
Көннәрдән бер көнне хәзрәт вафат булган. Шәкертләре, укытучыларын ти­рән кайгы белән соңгы юлга озатып кайткач, аның теге китабын эзләргә тотынганнар. Китапны табып ачып карасалар, аның буш битләрдән генә торуын күреп гаҗәпләнгәннәр. Фәкать бер урында гына мондый сүзләр язылган була: «Югалса табылмый, үтсә кире кайтмый – ул нәрсә?» (2 нче слайд)
Бу дәресебезне шушы табышмак бе­лән башлап китәрбез. Ә хәдиснең мәгъ­нәсен дәрес ахырында аңлатырбыз.
Табышмакның җавабы: вакыт. Әйдәгез, әлеге төшенчәгә тукталып китик. Сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
3. Зал белән эш.
• Вакыт төшенчәсен ачыклау
Вакыт – яшәеш дәвамлылыгын бүлеп исәпли торган кисем, аралык; тормыш­та бер чор, дәвер, чак. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 111 б.) (3 нче слайд)
• Хронотоп төшенчәсен ачыклау
Хронотоп – әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт хакында күзаллау; әдәби әсәрдә сурәтләнгән дөнья­ның әһәмиятле өлешләре. (4 нче слайд)
• Вакытны белдерә торган төшенчәләрне санау
1 нче төркемдәге укучылар вакыт рә­вешләрен һәм вакыт берәмлекләрен саный (кичен, былтыр, элек, таң, соң, секунд, минут, гомер буе, көн, ай, ел, гасыр);
2 нче төркемдәге укучылар урын берәмлекләрен саный. Иң еш кулланыла торганнарына тукталалар (Ык буе, җир йөзе, өй, җир куены, ата-бабалар янына барам, бер уй үтте, кыш-җәй). (5 нче слайд)
Укытучы. Кайсы әсәр белән эшлибез? (Фоат Садриевның «Таң җиле» романы турында сөйләшәбез.)
• Сорауларга җавап бирү:
1. Вакыт кайчан җитми? (Ашыкканда.)
2. Вакыт кайчан үтми? (Көткәндә.)
Укытучы. Дәреснең темасын искә төшерик. («Ф.Садриевның «Таң җиле» романында детальләр төгәллеге».)
• Тексттан өзекләр белән эш.
1 нче бирем. Һәр төркем үзегезгә бирелгән өзектән вакыт белән бәйле сүзләрне табыгыз. Аларны бер исем белән атагыз.
1 нче төркем – кереш өлеш: 3–5 нче битләр (вакыт күп);
2 нче төркем – төп өлеш: 18 нче бүлек (вакыт бик аз);
3 нче төркем – йомгаклау өлеше: 360–365 нче битләр (вакыт бетте?!) (6 нчы слайд)
2 нче бирем. Романдагы кеше исем­нәренең мәгънәсен аңлатыгыз:
Нуриәсма – нурлы, якты, балкучы; бик югары, бөек
Сәгыйдулла – Аллаһының бәхетле кешесе, Аллаһ биргән бәхет
Бәрия – чүл, дала, сәхрә
Хәдичә – җитлекмәгән, вакытыннан элек туган (7 нче слайд)
3 нче бирем. Әсәрдәге детальләрнең очраклы булмавын дәлилләгез.
4. Нәтиҗә ясау
Укытучы. Нәтиҗә ясыйк. (Әсәрдә оч­раклы детальләр юк, алар мәгънәви бөтенлек хасил итә.) (8 нче слайд)
Дәрес башында тыңлаган хәдиснең мәгънәсен аңлатып китик. (Фикерләр тыңлана.)
Укытучы. Әлеге хәдисне башка бер хәдис белән дә аңлатып була: «Әй, кешеләр, бу гомер, чыннан да, бик кыска. Үткәрмә вакытыңны бушка. Үткәнеңнән гыйбрәт ал, хәзергесенең кадерен бел, киләчәгеңә әзерлән». (Хәдистән) (9 нчы слайд)


*Әлеге эш 2015 елда II Россиякүләм «Фоат Садриев укулары»нда укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре арасында иң яхшы мастер-класс дип табылды.

Май санының башка материаллары белән биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ