Логотип Магариф уку
Цитата:

Фермер хуҗалыкларына салым салу

(Технология. XI сыйныф)Әнәс ШӘЙХЕЛМӘРДАНОВ,Актаныш районы Киров урта мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысыМаксат. Укучыларны фермер хуҗалыкларына салым йөкләнү белән таныштыру, са...

(Технология. XI сыйныф)
Әнәс ШӘЙХЕЛМӘРДАНОВ,
Актаныш районы Киров урта мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы

Максат. Укучыларны фермер хуҗалыкларына салым йөкләнү белән таныштыру, салым төрләрен түләргә өйрәтү һәм салымнарны исәпләргә өйрәтү.


Җиһазлау. Дәреслек, схемалар, таблицалар, тестлар, КПҖ (контроль-программа җайланмасы), бүлмәдәге күрсәтмә җиһазлар.


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.


Дежур укучының рапорты. Дәреснең темасын һәм максатларын хәбәр итәм. Дәрес Миңгол Галиев башкаруында «Игенче» җыры белән башлана һәм төгәлләнә.


II. Үткән белемнәрне актуальләштерү.


Актуальләштерүне алдагы дәресләрдә үткән материаллар буенча үткән материалны ныгыту сораулары буенча үткәрәм. Берничә укучыга сораулар һәм җаваплар язылган тестлар өләшәм. Әлеге укучылар КПҖ белән эшләп җавап бирә. Калган укучылар, такта янына чыгып, телдән бирелгән түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:


 • Фермер хуҗалыгын оештыру ничек башкарыла?


 • Фермер хуҗалыгында хезмәтне оештыру һәм хезмәткә түләү ничек оештырыла?


 • Фермерның эшмәкәрлек культурасы нинди булырга тиеш?


 • Фермер хуҗалыгында бухгалтерлык исәбе ничек оештырыла?


Телдән җавап бирүчеләрнең җавапларын анализлыйм һәм билге куям. КПҖ белән тестларга җавап биргән укучыларның исә, КПҖ белән тикшереп, белемнәрен бәялим.


III. Яңа теманы аңлату.


• Салым. Дәүләт бюджеты һәм аның әһәмияте.


• Россия Федерациясенең «РФ салым системасы нигезләре турында»гы Законы һәм салым системасының ике төп мөһим принцибы.


• Прогрессив, регрессив һәм пропорциональ салымнар.


• Салым төрләре һәм салым йөкләнә торган объектлар.


Турыдан-туры салым акчасы түләүченең үзеннән алына. Бу – керемгә яисә табышка, предприятие һәм гражданнар милкенә һәм башка нәрсәләргә йөкләнә торган салым.


Турыдан-туры булмаган салым, гадәттә, җитештерүче тарафыннан товарның, эшнең, хезмәт күрсәтүнең бәясенә кертелә һәм шул рәвешле, сатып алучы җилкәсенә күчерелә. Бу салым өстәмә бәягә, төрле пошлиналарга, акцизлы җыюларга салына.


Салым түләүчеләргә предприятиеләр (юридик затлар) һәм гражданнар (физик затлар) керә. Салым түләүче салым органында теркәлергә, бухгалтер исәбен алып барырга, финанс-хуҗалык эшләре буенча отчет төзергә, салым органнарына салымнар йөкләү һәм түләү өчен кирәкле документларны тапшырырга бурычлы. Салым турындагы законнарны бозган өчен, салым түләүчеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.


Физкультминут. «Озак уйламый җавап бир» дигән уен уйнатып алам. Һәр укучыга сораулар бирәм, алар аңа бер-бер артлы җавап бирә.


• Фермер хуҗалыгы өчен аеруча мөһим салым – предприятиеләр табышына йөкләнә торган салым. Табыш чыганаклары:



  • продукцияне, эшләрне һәм хезмәтләрне сату;

  • предприятиенең төп фондларын (милкен) сату;

  • сатудан тыш гамәлләр.


Сатудан кергән табыш (Тс) сатудан кергән акча (Ас) белән җитештерүгә һәм сатуга киткән чыгымнар (Чс) арасындагы аерма буларак исәпләнә: Тс = Ас – Чс.


Табышка йөкләнә торган салым суммасын салым түләүче бухгалтер исәбе һәм отчетлылыгы нигезендә үзе билгели. Салым һәр квартал саен түләнә.


Табышка салым йөкләүдән ташламалар. Предприятиеләр табышына салым йөкләүдә билгеле бер түләүчеләр һәм объектлар өчен мөһим ташламалар каралган.



  • Табышның производствоны киңәйтүгә, үзләштерүгә, техник реконструкцияләүгә, җиһазларны яңартуга сарыф ителгән өлешенә салым йөкләнми. Бу ташлама өстенлекле юнәлешләрдә (нефть һәм ташкүмер сәнәгате, медицина техникасы җитештерү, азык-төлек, медикаментлар җитештерү һ.б.) эшләүче предприятиеләргә кагыла.

  • Табигатьне саклау объектларын булдыруга тотылган табыш өчен салым 30 процентка кадәр киметелә.

  • Предприятие табышының үз карамагындагы сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт, балалар һәм мәктәпкәчә кадәрге балалар учреждениеләренә һәм башка мондый урыннарга тотылган өлеше салымнан азат ителә.

  • Кече предприятиеләргә шактый сизелерлек ташламалар каралган. Алар предприятиене үстерүгә юнәлтелгән табышка салым түләми. Өстенлекле юнәлешләрдә эшләүче кече предприятиеләр ике ел тулысынча азат ителә. Өченче һәм дүртенче елда табышка өлешчә генә салым йөкләнә.


Физик затларның кеременә салым. Бу салымны барлык гражданнар да (физик затлар) түли. Ул бер ел дәвамында алынган керемгә йөкләнә. Түбәндәге керем суммалары салымнан азат ителә:



  • дәүләт пособиеләре (бала караучыларга, балага узганнарга һәм бала тапканнарга, балачактан инвалидларга һ. б.);

  • пенсияләрнең барлык төрләре;

  • эшсезлек буенча пособиеләр;

  • дәүләт заемнары облигацияләре һәм лотереяләр буенча отышлар;

  • саклык банкларындагы кертемнәр (вкладлар) буенча процентлар һәм отышлар;

  • алиментлар һ. б..


Гражданнарның төп эш урыныннан ала торган керемнәр буенча салым ай саен бирелгән хезмәт хакының минималь күләменнән тотып калына.


Гражданнарның төп эш урыныннан булмаган керемнәренә салым шул ук тәртиптә йөкләнә. Бу очракта бер аерма бар: салым минималь хезмәт хакы кеременнән алынмый.


Өстәмә бәягә йөкләнгән салым. Өстәмә бәягә салым (налог на добавленную стоимость, НДС) – товар җитештерүнең һәм хезмәт күрсәтүнең барлык баскычларында да бәяләр арту хисабына барлыкка килгән билгеле бер процентларны алу ул. Өстәмә бәягә йөкләнгән салым бюджетка кереп бара.


Өстәмә бәягә салым предприятиеләр тарафыннан сатыла торган товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) бәясенә керә, һәм предприятие аны, товарларны, эшләрне, хезмәтләрен сатуның фактик әйләнешеннән чыгып, ай саен бюджетка түли.


IV. Яңа дәрес материалын ныгыту.


• Нәрсә ул салым? Бюджет нинди мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәк?
• Салым турындагы законнар нинди салымнарны үз эченә ала?
• Физик затлар нинди салымнар түли?
• Дәүләт ни өчен салымнар җыя?
• Эшмәкәрләр нинди салым түли?
• Салым түләүчеләрнең акчалары кая китә?

• Салым җыюны нинди учреждениеләр һәм оешмалар күзәтү астында тота? Алар ничек эшли?


V. Йомгаклау. Өйгә эш бирү. Дәреслекнең 24 –32 нче битләрен укырга. Сорауларга җавап әзерләргә. Гамәли эшнең 2, 3 нче биремнәрен эшләп бетерергә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ