Логотип Магариф уку
Цитата:

Фоат Садриев әсәрләрендә заманга лаек шәхес тәрбияләүнең сәнгатьчә чагылышы

(Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен)Мәүлиева Кәүсәрия Җиһангир кызы,Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Бик яшьли ятим калып, үзене...

(Ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен)
Мәүлиева Кәүсәрия Җиһангир кызы,
Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Бик яшьли ятим калып, үзенең туган ягын, бергә яшәгән якташларын әдәби биеклеккә күтәргән, ихлас зурлаган, кадерләп тасвирлаган, каләмен һәм туган телен корал итеп, гомере буе үзе туып-үскән якка – Мөслименә тугры булып калган һәм туган ягында олуг Әдип, Тәрбияче булып халкына хезмәт иткән язучы Фоат Садриев үз иҗатын халкын тәрбияләүгә, заманга лаек шәхес әзерләүгә багышлады. Кайсы әсәрен генә алма, һәммәсе үз геройлары аша халкында югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә йөз тота. Фоат Садриев педагог түгел, әмма әсәрләренең укучыны дулкынландыруы, сокландыруы, матурлыкка, югары әхлаклылыкка омтылдыруы, тетрәндерүе, аларның сәнгатьчә нәфислеге, мәгънә тирәнлеге һәм чынбарлыкның ачы хакыйкатен бөтен каршылыгы, трагедиясе белән халыкчан телдә алгы планга чыгаруы һәм укучыны югары идеалларга әйди алуы аның зур педагог булуын раслый.


Минем Фоат Садриев язган әсәрләр арасында үзенең тетрәндергеч тәрбияви көче, эмоциональ тирәнлеге белән укучы күңелен яулый торган "Рәхмәт, әтием!" хикәясенә тукталасым килә.


Газиз баласының күңеленә ачкыч таба алмаган, шул сәбәпле тормыштан ваз кичәрлек дәрәҗәдә үкенеч хисләре кичерүче атаның ни гаепләре бар, нигә шулкадәр үк чарасыз соң ул? Кайда ялгышты? Нәрсә турында сөйли автор?


Хикәяне укыгач, бу сорауларга без, һич тә икеләнмичә, бу әсәр ата һәм бала, мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт кебек мәңгелек темалар турында, дип гомумиләштереп әйтер идек тә, төгәлрәге, баласының үлемендә үзен гаепләүче ата турында дип конкретлаштырыр идек. Ә әсәрнең эчке мәгънәсенә төшенсәк, без бу әсәр атаның газиз баласына үлем килүе турында түгел, ә һәр җөмләсе дөньяда яшәүнең никадәр татлы, бәяләп бетергесез кыйммәтле, биниһая матур булуын раслау турында, диярбез. Автор якты дөньяны, гаиләне матур мөнәсәбәтләр белән бизәп, бер-береңне аңлап, якын кешеләреңне кадерләп, алар белән аралашуның һәр мизгеленең кыйммәтен белеп яшәргә чакыра.


– Әти, үлем куркынычмы икән ул?


“Бу сүзләрне ишеткәч, аяк астымда җир убылып төшеп киткән кебек булды. Бу уй башына килмәсен дип җан аттым. Котым очып курыккан бу сүз колак төбемдә аермачык булып яңгырады. – Нинди үлем? Ни сөйлисең син?! Сәгадәтнең бу сүзләргә керфеге дә селкенмәде.


– Берүк Рөстәмгә сукма...гыз. Аның пышылдавы минем өчен сөрән салып кычкырган шикелле иде. Әҗәл белән тартышып ятканда да миннән мең мәртәбә миһербанлырак булып калды, башкалар алдында миңа кыен ясамас өчен “сукмагыз” диде... Янып күмергә әйләнгән шакшы йөрәгем белән мин шуны аңладым. Мин кул күтәргән ул дуамал мизгел үзенең фаҗигале нәтиҗәләре буенча дистәләрчә ел гомердән зуррак, авыррак иде”.


 Автор әсәрнең тәэсир итү көчен арттыру, идеяне яктырту, фәлсәфи яңгырашын тирәнәйтү өчен символик детальләрдән оста файдалана. Нигезенә тирән мәгънә салынган булганга, аларны эзлисе килә. Мәсәлән, Сандугач образы әсәр башында да, ахырында да авторның эчке монологында чагылып үтә: әтисе дә, әнисе дә баланы сары сандугачым дип йөртәләр. Сандугач – халык күңелендә мәхәббәт, матурлык, сафлык, тугрылык символы. Сандугачның (баланың) үлеменә – хыянәт, якыннарының рухи сукырлыгы, бала күңелен аңламавы, аның белән эчкерсез аралашуны әһәмиятсез вакыт үткәрүгә санау сәбәпче. Алдауга, икейөзлелеккә, тупаслыкка уралган бу җәмгыятьтә нәфислек, сафлык, намуслылык яши алмый. Әтисе төртеп җибәргәне аркасында гомере кыска булган бу бала барыбер яши алмас иде. Атаның гаиләгә хыянәт итүенә түзә алмыйча, болай да бау әзерләп куйган иде бит инде ул. Геройларның исемнәре дә оптимистик рухта, аларның җисми тәңгәл килүләрен фаразлап сайланган. Ата-бабаларыбыз горефен саклап, мәгънәле исем уңышлар, бәрәкәт насыйп итәренә ышана автор. Сәгадәт – бәхет, Камил – һәр яктан бөтен, төгәл, Мәрзия (әни) – күңелгә ятышлы, ягымлы мәгънәләренә ия. Автор шулай татар гаиләләрендә балага исем кушу мәсәләсенә дә җитди караш тәрбияли.


 Фоат Садриев әсәрләренең композицион бөтенлеге дә, эмоциональ яңгырашы да, асылташтай шомарган халыкчан теле дә, фикер сөреше дә тирән педагогик фәлсәфәгә юнәлдерелгән. Алар тормышны тагын да мәгънәлерәк, яшәүне тагын да ямьлерәк, кадерлерәк итеп тоярга, геройларның кылган гамәлләре аша безне – ата-аналар һәм җәмгыять вәкилләрен яхшылардан үрнәк, яманнардан гыйбрәт алып, яшь буынны, татар гаиләсен мөмкин кадәр яман гадәтләрдән, ялгышлардан азат булып яшәргә чакыралар. Үзебез яраткан игеннәр, тугайлар , чишмәләр, җырлар-моңнар илендә, бай рухлы авыл халкы белән бергә тормышка сокланып, әдипләребез иҗатыннан илһам алып яшик. Аның образлары аша без тәрбияләгән балаларның киләчәге бәхетле, якты булсын. Бөтен дөньяны яулый барган информацион технологияләр шаукымына бирелеп, әдәбияттан, язучыларыбыз иҗатыннан читләшмик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ