Логотип Магариф уку
Цитата:

Гадәт-йолалар – иң камил чара

Баткаева Равилә Фәрит кызы,Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле әти-әниләр!Бүгенге чыгышымны Сәгыйть Рәмиевның: «Әй авыл, син м...

Баткаева Равилә Фәрит кызы,
Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөрмәтле әти-әниләр!


Бүгенге чыгышымны Сәгыйть Рәмиевның: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш», – дигән сүзләре белән башлыйсым килә. Шагыйрьнең бу шигырь юллары белән нинди фикер белдерүен җентекле тасвирламыйча, авыл җирлегендә бала тәрбияләүдә дә шулай булуын исбат итәргә мөмкин.


Моннан бер-ике дистә ел элек авыл баласы кимчелекле хәлдә калган иде. Беренчедән, мәктәпләрнең материаль-техник базасы ташка үлчим генә, икенчедән, «үзебез утырган агачның ботагына балта чабып», авылның төп тәрбия чыганагы булган әби-бабаларны әхлакый яктан бай иткән гадәт-йолаларына кул селтәгән вакытлар. Балалар белем алу, дөньяны тану мөмкинлекләреннән дә мәхрүм булган, рухи яктан гарип үскән чор. Шул вакыттан бит авыл кешесенә түбәнсетеп карый башлаган иделәр: «Ә-ә-ә... авылдан...юньле кеше чыга аламы соң инде аннан?» Әйтерсең авыл элек-электән талантлы язучылар, данлыклы рәссамнар һәм башка мәшһүр шәхесләрне, динле, итагатьле, тәртипле, миһербанлы, шәфкатьле, зыялы балаларны үстермәгән.


Бүген, үзегез күргәнчә, хәлләр бөтенләй башкача. Замана казанышлары һәр авыл мәктәбенә дә килеп иреште. Компьютер класслары, интерактив такталар, интернет челтәре авыл һәм шәһәр балалары өчен белем алуда, дөньяны күзаллауда тигез мөмкинлекләр бирә.


Тик халкыбызның гасырлар буена җыела-туплана килгән, милләтебезнең җан җылысын, зирәклеген сыйдырган халык педагогикасы, гадәт-йолалары – иң камил тәрбия чарасы икәнен аңларга, уянырга, уйланырга вакыт җитте. Авыл биргән өстенлекләрне искә төшерергә, кулланырга өйрәнәсе иде. Әйдәгез әле, ул мөмкинлекләргә йөз белән борылып карыйк, бер өлешен генә булса да искә төшерик. Беренчедән, авылларның урнашуына гына күз салыгыз: табигатьнең иң матур кочагына урнашкан алар. Янәшәсендә бормалы елгалар дисеңме, челтерәп аккан чишмәләрен әйтәсеңме, хәтфә болыннарына, ак болытларга барып тоташкан урманнарга күз саласыңмы... Авыл өчен урыннарны сайлый белгән безнең бабайлар. Безнең бурыч: бу матурлыктан оста итеп файдалану. Укучыда эстетик зәвык тәрбияләү өчен чиксез мөмкинлекләр бар бит биредә. Бу кырлар, болыннар, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр һ.б. – һәммәсе ул бит – матурлыкны тоя, сиземли белергә өйрәтү чарасы гына түгел, ә баланың күңелен йомшарту, баету оеткысы салу дигән сүз! Табигать-ана – иң көчле тәрбия чарасы ул! Ул – баланың яшел бишеге! Безгә, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә балаларны шушы «яшел бишек»кә салып тирбәтәсе, тәрбиялисе генә кала.


 Икенчедән, авыл кешесенең яшәү фәлсәфәсе нинди булган? Ул-бер-берсенә битарафлык күрсәтмәү, якын күрү, һәркемнең язмышы, киләчәге өчен үз итеп кайгырту, үги итмәү, җәмәгать белән тәрбияләү. Искә төшерегез: әби-бабайга су керткән, кибеттән кайтканда, сумкасын тотып барган, узып киткәндә исәнләшкән, хәл сораган, «Кызыл йомырка» бәйрәмендә бусаганы атлап кергән һәр баладан: «Кемнең мондый матур баласы икән?» – дип сорау – ул буш сүз түгел, ә нәсел-токымыңны белү, аның белән горурланырга, нәселгә тап төшертмәскә өйрәтү дигән алым. Шул чакта әби-бабайның: «Синең мәрхүм бабаң, әбиең дә шундый итагатьле, ярдәмчел, кече күңелле кеше иде. урыны оҗмаһта булсын», – дип өстәп куюы, баланы уйландыра. «Минем әби-бабам фәлән-фәләнчә кешегә ярдәм иткән, халык аларны яраткан, минем балаларым турында да шулай сөйләсәләр иде», – дигән уй мигә язылып кала.


 Авылда синең һәр адымың, һәр эшең күз уңында. Шуңа да «замана чирләре» балага ул кадәр йокмый. Берәр бабай баланың тәмәке тартуына, сүгенүенә бүген дә битараф кала калмый, кисәтү ясый. Кызгыныч, бу матур күренеш яшьрәкләр арасында сирәгрәк күзәтелә, күбесе: «Минем балам түгел, минем эшем түгел», – дип саный.


 Өченчедән, авылда бала кече яшьтән эшчән, тырыш, физик яктан көчле, исән-сау булып үсүенә дә барча шартлар бар. Авыл кешесенең эреле- ваклы көндәлек эшен тавык та чүпләп бетерә алмый: кош-корт, мал-туар асрау, бакча, кыр эшләре, кар керәү, казулар... Шунда кул арасына кул дигәндәй, элек-электән балалар да катнашкан. Биредә хезмәт, физик тәрбиядән тыш, әхлакый тәрбия дә алган: эшнең, ашның кадерен белергә өйрәнгән. Сәламәт яшәү рәвеше булган. Ә бүген? Күп кенә әти-әниләр үзләре иза чигә, ә баланы эшкә кушмый, янәсе, яшь, өлгерер әле. Шуның белән баланың иркә, физик һәм рухи көчсез үсүен сизми дә калырга мөмкин. Бер-береңнән тырышлыкка, эшкә өйрәнерлек каз өмәләрен, күрше-күләнгә, карт-корыга ярдәм итү дигән матур гадәтләрне торгыза алса идек, балаларыбызны ярдәмчел, миһербанлы, эшчән, шәфкатьле, әхлакый, рухи яктан баета алыр идек.


Гомумән, бала тәрбияләүдә авыл шартлары биргән мөмкинлекләрене санап та бетерерлек түгел. Авыл ул – үз чебиләрен ияртеп йөргән тавык, бәбкәләрен саклаган, киләчәккә өйрәткән ата каз. Һәр балага табигатьтән нәселен кеше буларак дәвам итү сәләте салынган. Безгә бары тик аны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк. Йомгаклап әйткәндә, алдынгы фикерне кулланып, үткәнгә нигезләнеп, мәктәп, җәмәгать, бөтен авыл белән бергә ышанычлы, өметле киләчәк тәрбияли алабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ