Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләдә балаларга эстетик тәрбия бирү

(Әти-әниләр җыелышында чыгыш)Сәгъдиева Рәмзия Шамил кызы,Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысыХөрмәтле әти-әниләр! Бүген без авыл мәктәбе шартла...

(Әти-әниләр җыелышында чыгыш)
Сәгъдиева Рәмзия Шамил кызы,
Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без авыл мәктәбе шартларында балаларга эстетик тәрбия бирү турында сөйләшербез. Эстетик тәрбия – ул матурлык, гүзәллекне күрә һәм аңлый белергә өйрәтү. Матурлыкны күрә, таный белмәүче кеше җир йөзендә юктыр дисәм, ялгышмамын. Хәтта табигате белән коры, усал кеше дә матурлык алдында тукталып кала, аның ямен тоя, үзенчә зурлый, хөрмәт итә. Матурлык һәм аның иң самими, нечкә ноктасы –гүзәллек борын-борынгыдан кешелек җәмгыятен яшәткән, аңа рухи йөзен югалтырга ирек бирмәгән.


Бала күңеленә сабый чактан ук үсә төшкәч өстенлек итәчәк теге яки бу сыйфатлар салына. Алар аңа ана сүзе, атаның үз-үзен тотышы, гаиләдә урнашкан мөнәсәбәтләр ярдәме белән сеңә. Бала күпмедер тормыш тәҗрибәсен үзен чорнап алган тышкы дөньядан, кешеләрдән, табигатьтән дә ала. Ләкин бу соңгылары дөрес калыплансын өчен, әти-әниләрнең дә катнашуын сорый. Әгәр дә бу юк икән, йортыңа бәла киләсен көт тә тор, бала бүтән юнәлештә үсәчәк.


Табигать матурлыгы – рухи гүзәллек тәрбияләүдә зур роль уйный. Табигать матурлыгы нечкә хисләр тәрбияли, кешенең матурлыгын тоярга ярдәм итә. Без, авыл кешеләре, үзебезне табигать кочагында яшәвебез белән бәхетле дип саныйбыз. Тик шулай да табигать үзе кеше күңеленә тәрбия бирә алмый. Бала күңеленә нечкә хисләрне, табигатьне сөю, аның белән ләззәтләнү хисләрен табактан тәлинкәгә аш бүлгән кебек кенә салып булмый. Аның өчен без, әти-әниләр, үзебез табигать сөюче булырга тиешбез. Бала белән бергәләп өй тирәсенә, бакча буйларына, юл кырыйларына агачлар утырту, сокланып үстерү, “менә күр әле, без утырткан агачлар ничек матур булып үсеп киттеләр” дип аларның күңелен үстергәндә, бала инде агачларга битараф булмас. Ә өй тирәсендә төрле-төрле чәчәкләр үстерү, үзең үстергән чәчәкләрне бүләк итү бала күңеленә матурлык һәм ямь өсти.


Матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтүдә сәнгать тәрбиясе зур роль уйный. Гимнастика кешенең гәүдәсен сылу иткән кебек, сәнгать тә кешенең күңелен сафландыра. Кеше, сәнгатьтәге хәзинәләрне танып белүе белән үзен гүзәллекне аңлау дәрәҗәсенә җиткерә, ләззәтләнү кичерә. “Хәзер миннән җирдәге бәхет нәрсәдә дип сорасагыз, – дәгән К.Станиславский, –мин – сәнгатьтә һәм хезмәттә, аларны аңлау дәрәҗәсенә җитүдә, аларны танып белүдә, табигатьне, дөньядагы тормышны, тормышның максатын танып белүдә. Моннан да зур бәхет юк”, – дип җавап бирер идем дигән. Сәнгатьне чын-чынлап танып белү кешенең гүзәллекне үзе өчен, үзенең рухи тормышы тулы булсын өчен танып белүеннән, аның сәнгать дөньясында яшәвеннән, гүзәллеккә төшенүенә теләге көчле булудан башлана.


Аңлау өчен иң җиңел һәм шул ук вакытта иң көчле булган сәнгать – ул матур әдәбият. Сүзнең матурлыгын танып белү – гүзәллек дөньясына беренче һәм әһәмиятле адымны атлау дигән сүз. Матур әдәбиятка, китапка, газета-журналларга мәхәббәт тәрбияләү гаиләдә башлана. Хәзерге интернет, компьютер, планшет, телефоннар заманында китап, газета-журналлар укырга өйрәтә алсак, әз генә булса да матурлыкка омтылыш нигезләре сала алыр идек. Әгәр әти-әни бер китап алып, әле укырга кермәгән баласы белән бергә утырып, шул китапны укыса, рәсемнәрен күрсәтеп, сөйләшеп утырсалар һәм бу еш кабатланып торса, балада китапка кызыксыну уята алыр иде. Матур әдәбият яраткан бала аңлап һәм йөгерек укый, ә йөгерек укыган бала мәктәп программасын да җиңел үзләштерә.


 Балага сәнгать тәрбиясе бирүдә музыканың да роле бик зур. Музыка – хисләр теле ул. Җыр һәм музыка кешенең бөтен рухи тормышын эмоциональ һәм эстетик яктан бизәргә тиешле куәтле чара. Гаиләдә әти-әнинең, гаилә членнарының музыкага ихтирамы балага йогынты ясамый калмый. Әгәр дә инде гаиләдә берәрсе уен коралында уйный белсә, аңа кушылып җырлап яки биеп җибәрүче дә булса, бала күңеленә ул үтеп керәчәк, аның күңел кылларының сизгерлеген арттырачак. Безнең мәктәптә музыка мәктәбенең баян, фортепиано класслары эшли. Бәлки балаларның шул уен коралларында уйнарга өйрәнү теләге дә туар. Чөнки музыка сөйгән, уен коралларында уйнарга хыялланган балалар күп. Аларның бу омтылышларын үстерүгә, олы максатларын тормышка ашыруга без, әти-әниләр, булышлык итәргә тиеш.


Балага эстетик тәрбия бирүдә тагын бер чара – сынлы сәнгать. Сынлы сәнгать әсәрләре – кеше дөньяны нечкәләп, матур итеп күрә белү сәләтенә өйрәтә торган бер якты тәрәзә ул. Баланың кечкенәдән үк рәсем ясарга омтылышын шиңдермичә, аңа буяулар алып биреп, аның хезмәтен мактап тагы да үсендерергә кирәк. Ә мәктәптән кайткач, әдәби уку дәресләрендә өйрәнгән рәссамнарның эшләрен бергәләп карап, аны бергәләп сөйләп чыксак баланың матурлыкны күрә белү сәләте тагы да үсәр.


Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә акыл бирергә җыенмыйм, ләкин шуны искәртәм: һәртөрле матурлыкның башлангычы гаиләдә, бары тик гаиләдә генә өлгерә. Аны кабул итәргә, зурларга, яшәтергә тиешле шәхесләр бары биредә генә туа. Күңелеңнең китеклеген заманга, башкаларга сылтарга ярамый. Матурлыкны тудыруга караганда җимерү җиңел. Аны яңадан торгызу гына ифрат читен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ