Логотип Магариф уку
Цитата:

“Герой да булмаган әти...”

Равил Фәйзуллин иҗатын Альберт Яхин методикасы буенча укыту.

Мәктәптә Р.Фәйзуллин иҗаты V – XI сыйныфларда шактый киң өйрәнелә.  А.Яхин төзегән  дәреслекләрдә аның  иҗатына тагын да күбрәк игътибар бирелә.  Шагыйрьнең “Минем әти”, “Яңгырдан соң” шигырьләре V сыйныфта, “Туган ягым” шигыре VI сыйныфта өйрәнелә. XI сыйныфта  Р.Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты, “Халык әле кышта яши...”,  “Башны салларга салып...”, “Вулканнар бар диңгез төбендә...”, “Җилфердәүче керләр җыры”, “Уен”, “Саубуллашу”, “Зәңгәр күктә бер ак болыт” шигырьләре тикшерелә, анализлана.

“Минем әти” шигыре V сыйныфта хис темасын үткәндә өйрәнелә. Укытучы “хис” төшенчәсенә аңлатма бирә, хиснең лирик шигырь эчтәлеге була алуын төшендерә. Әти һәм әнине яратуның хисне тудыручы сәбәп икәнлеге Р.Фәйзуллинның “Минем әти” шигыренә нигезләнеп дәлилләнә. Укытучы шигырьгә анализ ясарга; шигырьдән хисне, аның сәбәбен һәм дәрәҗәсен таба белергә; әтигә мәхәббәт хисенең матурлыгын күрсәтергә өйрәтү максатын куя. Тибы буенча, ул әдәби әсәрне өйрәнү һәм анализлау дәресе.  Формасын дәрес-тапшыру итеп уздыру уңышлы булачак. “Хисләр дөньясында” дигән тапшыруда бик матур, хисле җыр тыңлатыла һәм укытучы сыйныфка түбәндәге сорауларны бирә ала:


1. Җырда нинди хис сурәтләнә?
2. Җырлаучы ни өчен шатлана?
3. Сезнең шатлык хисе кичергәнегез бармы? Кайчан һәм ни өчен?


Әлеге сораулар нигезендә укучылар белән әңгәмә үткәрелә һәм иң күп таралган хис – ярату һәм мәхәббәт хисе икәнлеге ачыклана.

Моннан соң Р.Фәйзуллинның “Минем әти” шигыре анализлана. Аның өчен түбәндәге эш төрләрен уздырырга мөмкин:


1. Шигырьне укытучы укый.
2. Аны укучылардан укыта.
3. Сүзлек эше башкарыла.
4. Шигырьнең эчтәлеге сөйләтелә.
5. Шигырьдәге чагыштырулар табыла.
6. Бөтен чагыштыруларны җыеп, шул өлешкә исем бирелә.
7. Алдагы өлешкә  керми калган сүзләр табыла.
8. Шушы рәвешле шигырьнең икенче өлеше табыла, аңа исем бирелә.


9. Шигырьнең беренче һәм икенче өлешендә сүзнең ни турында баруы ачыклана, аерым-аерым өйрәнелә, укучылардан сөйләтелә.

Шушы эшләрдән соң укучыдан түбәндәге җавап көтелә:  илдә галимнәр, шагыйрьләр, геройлар бар, ә минем әтием  гади бер кеше. Ул галим дә түгел, шагыйрь дә түгел, ләкин ул бөтен эшне эшли белә. Минем әти барысыннан да аерылып тора, ул чын әти булуы белән аерыла.  Моны әсәрдәге “син бары әти, әти” дигән кабатлаулар дәлилли.


Хис төшенчәсен тагын да ныгыту өчен түбәндәге сораулар ярдәмендә әңгәмә үткәрү уңышлы булачак:
1. Улының әтисенә булган хисе нинди? Шул турында сөйләгез.
2. Малай әтисен ни өчен ярата? Аны каян күрәбез?
3. Әтисе улын ничек ярата? Аны каян күрәбез?


Укытучы әңгәмәдән соң укучыларны хис дәрәҗәсе, аның 3 төре белән таныштыра: аз дәрәҗәдә, уртача дәрәҗәдә, күп дәрәҗәдә. Шигырьдәге хис дәрәҗәсенең  нинди булуын укучы дәлилли, мисаллар китерә.

Герой да булмаган әти.

Ә сугышта алган җөен

Хәтта миңа күрсәтмәскә

Өйрәнгән минем әти.


Әлеге биремнәрдән соң 2 – 3 укучыдан әтиләре турында сөйләтергә мөмкин. Дәрес азагында укучыларның әтиләре турында үзләре язган шигырьләре, сочинениеләре укытыла.  Дәресне  әтиләр турындагы җыр тыңлау белән тәмамлау да отышлы булачак.

Анализ вакытында өлешчә тикшеренү ысулын  куллану зарур. Бу ысул фәнни-тикшеренү, иҗади эшчәнлек юнәлешендә булганда бигрәк тә файдалы була, шул ук вакытта укучыны мөстәкыйльлеккә дә өйрәтә.

Әлеге ысулны кулланганда түбәндәге алымнар уңышлы санала: проблема кую, мөстәкыйль уку, чагыштырып анализлау, инша язу,  образны бәяләү, сүзне тикшерү.

Сүзне тикшерүне түбәндәгечә уздырырга мөмкин: хәреф һәм аваз санын билгеләү,  сүз-туганын табу, сүзнең холкы, җаны турында уйлану, сүзгә рифмалар табу, күз алдына китерү,  текст төзү.

Бу тикшеренүне әсәрнең исеме итеп бирелгән, метафора, фокус булып килгән сүз белән үткәрү уңышлы була. Әлеге тикшеренү укучының фикерләвен үстерергә, иҗадилыгын арттырырга ярдәм итә, шул ук вакытта әдәбият белән татар телен дә бәйли.

Алда әйтеп үтелгән ысуллар һәм алымнар Р. Фәйзуллинның “Яңгырдан соң”, “Туган ягым” шигырьләрен өйрәнгәндә кулланыла. “Туган ягым” шигырен өйрәнгәндә, тезмә әсәр өлешләрен бәйләүче чаралардан ритм, рифма, строфага да игътибар итү сорала, чөнки алар кабатлауларның бер төре булып тора һәм анализ өчен әһәмиятле роль башкара. Алар – авторның укучысына ымы, яшерен эндәше.

Р.Фәйзуллинның XI сыйныфта өйрәнелә торган әсәрләренең уртак темасы: тормышта үз урыныңны эзләү. Әлеге тема XI сыйныфта Р. Фәйзуллин шигырьләре нигезендә  4 сәгать өйрәнелә.

 Әлеге дәресләргә түбәндәге максатлар куела ала: Р Фәйзуллин шигырьләрен төрле юллар белән анализлап, ул кулланган алымнарны тикшерү, объектив һәм субъектив  эчтәлекне табу, теманы ачыклау, пробламаларны билгеләү; укучыларның шигырь анализлау осталыгын, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү, тормышта үз урынын таба алырлык, авырлыкларга каршы торырлык, компетентлы шәхес тәрбияләү.

  Дәреснең төп бурычы итеп, тормышта үз урыныңны табуның әһәмиятен күрсәтү аша шигырьгә анализ ясау юлларын кабатлау алына.

 Укучыларда мөстәкыйль танып белүгә ихтыяҗ тудырыла, эзләнү сәләтен үстерү ягыннан отышлы булган  проблемалы анализ юлы тәкъдим  ителә.

Яңа материалның эчтәлеген ачу өчен, эзләнү  ысулы  алына. Бу ысул фикерләү сәләтен үстерү, иҗади эшчәнлекне активлаштыру ягыннан отышлы. Дәрестә эзләнүчән әңгәмә, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗә чыгару, биремгә җавап эзләү, сәнгатьле уку, проблемалы сорау кую алымнарын кулланып, укучыларның шигырьне тирәнрәк аңлавына ирешүгә мөмкин.

Дәрестә укучыларның танып белү һәм гамәли эшчәнлеген үстерүгә булышу өчен түбәндәге чаралар файдаланыла: күргәзмә материаллардан – схема; күрсәтмә материаллардан –  портрет, рәсемнәр, дәрес презентациясе.

Эзләнү ысулы, аңа ярашлы алымнар һәм укытуда кулланыла торган чаралар укучыларның дәрестәге эшчәнлеген активлаштыра, хис эчтәлеге, сәбәбе, дәрәҗәсе, юану һәм фокус, метафора, субъектив эчтәлек турында күнекмәләрне ныгытырга ярдәм итә. Эзләнү, тикшеренү ысуллары нигезендә уздырылган  мондый дәресләр укучыларга  кирәкле белемне үзләштерергә һәм  ныгытырга, аларны практикада, ягъни шигырь анализлауда кулланырга этәрә.

Р. Фәйзуллин шигырьләрен анализлауга багышланган дәреснең темасы  “Тормышта үз урыныңны табу” дип атала ала.

Укытучы үзенең кереш сүзендә дәреснең тормышта үз урыныңны табу проблемасына багышлануын,  темадан чыгып,  Р. Фәйзуллинның  берничә шигырен анализлаячакны, объктив һәм субъектив эчтәлекне табачакны хәбәр итә. Дәрескә эпиграф итеп,  Равил  Фәйзуллинның түбәндәге шигырь юллары алынуын белдерә:


                                     Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
                                     Ничек югалалсын   дөньядан.


Равил  Фәйзуллинның  хисләрне үзе аңлаган фәлсәфи югарылыкта сурәтләве,  кешенең эчке һәм рухи дөньясын гәүдәләндерүе,  шигырьләрендә акыл белән хис көрәшүе турында сөйли. Укытучы аның шигырьләренең кабырчык эчендәге энҗе кебек икәнен белдерә. Фикер табылсын өчен башта кабырчыкны ачарга, аннан соң гына энҗе бөртеген эзләп табарга мөмкин булуын һәм дәрестә шул энҗеләрне эзләячәкне хәбәр итә. Аны табу өчен  уку мәсьәләсе куела һәм чишелә.

Шул максаттан “Вулканнар бар диңгез төбендә” шигыре  анализлана. Шигырьгә анализ ясау өчен түбәндәге сорауларны, биремнәрне бирү, уйландыру, эзләндерү отышлы була:


1.      Шигырь укыганда сез нинди хис кичердегез?
2.      Әсәрдә кабатлаулар бар, аларны табыйк, мәгънәсен аңлатыйк.
3.      Бу юлларны автор ни өчен ике мәртәбә кулланган, алар шигырьдә нинди вазифа үти?
4.      Әсәрдә тагын ике юл кабатлана:
Кичен янә шәфәкъ күгендә,
Әллә ниләр сызлый күңелдә.
Алда карап үтелгән һәм соңгы кабатлау шигырьне ике өлешкә бүләргә ярдәм итә. Бу  нинди өлешләр?


5. Һәр өлешне аерым-аерым өйрәнәбез. Беренче өлеш – янартау нинди?  Икенче өлеш – лирик геройның кичерешләре нинди?  Әсәрдән чыгып, аның сыйфатларын саныйк әле.

6. Шигырьдә янартау образын шагыйрьнең уңышлы кулланган алымы дияргә мөмкин. Нинди алым бу? Аның вазифасы нидән гыйбәрәт?


7. Янартау образы лирик герой  кичерешләренә нинди мәгънә  өсти?
8. Лирик герой хисенең сәбәбе нидән гыйбарәт соң?  Ул ни өчен борчыла?
9 . Моннан шигырьнең субъектив  эчтәлеген  табыйк.


10. Менә без Р. Фәйзуллинның “Вулканнар бар диңгез төбендә” исемле шигыренең кабырчыгын ачтык. Сезнеңчә, аның  энҗе бөртеге  нәрсә? Нинди ул? (Берничә укучының дәлилле фикере тыңланыла.)

Шушы рәвештә әдипнең шигырьләре анализлана, аларда кабатланган темалар һәм метафоралар табыла, аларның эчтәлеге ачыклана.

Р.Фәйзуллин иҗатын А.Яхин методикасы белән үзләштергәндә укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала... Ә иң әһәмиятлесе: ул мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә, чөнки әдәби әсәрнең эчтәлеген табу өчен дәрес саен шигырьләргә  анализ ясый. Башкача әйтсәк, әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән тикшерә.   Укучы әдәби әсәргә, язучы иҗатына, чорга үзлегеннән анализ ясарга өйрәнә. Моның өчен анализ, синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару кебек логика алымнарын файдалана.

Анализ ясаганда укучы фикерләргә, дәлилләргә өйрәнә. Үз фикерен исбатлау өчен ул әдәби әсәргә күп тапкырлар мөрәҗәгать итә, эзләнә, тикшерә, хәтта проблемалар китереп чыгара, аларны укытучы ярдәме белән яисә үзлегеннән чишә.


      Әдәбият исемлеге:


1.                Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр / Г. Галиуллин. –  ­ Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 345 б.

2.                Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60 – 90 нчы еллар әдәбияты. –  Казан, “Раннур” нәшр., 2001. – 544 б.

3.                Яхин А.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. XI сыйныф өчен дәреслек /А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2008.– 463 б.

4.                Яхин А.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. V сыйныф өчен дәреслек /А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2008.– 343 б.

 

Венера СӘМИГУЛЛИНА, Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: Альберт Сабир

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ