Логотип Магариф уку
Цитата:

Һади Такташ биографиясе һәм иҗаты. «Ак чәчәкләр» шигыре

Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен.

 

Гөлназ ӘХТӘМОВА,

Казандагы 175 нче гимназиянең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Предмет нәтиҗәлелеге: Һади Такташның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне ныгыту, «Ак чәчәкләр» шигырен сәнгатьле уку, укучылар белән әсәрдә күтәрелгән төп фикерне ачыклау, шигырьне өлешләргә бүлү, тропларны табу.

Регулятив УУГ: шигырьнең төп проблемасын табу, автор позициясенә мөнәсәбәтеңне белдергәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу.

Танып белү УУГ: тексттан иң мөһим сүзләрне аерып ала белү, сурәтләү чараларының асылына төшенү, мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару.

Коммуникатив УУГ: дустыңны тыңлый, җавапны дөрес матур җөмләләр белән әйтеп бирә белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: матурлыкны күрә белү, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга игътибарлы булу,  шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, рус әдәбияты, тарих, рәсем сәнгате.

Ресурслар: дәреслек (Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен  туган тел буларак  өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1, 2 нче кисәкләр. – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2014. − 151 б.), ноутбук, мультимедиа проекторы, интернет-ресурс тесты өчен «learningApps» кушымтасы, Һ.Такташ китапларыннан күргәзмә, «Ак чәчәкләр» шигыре (аудиоязмада), төрле төсле карточкалар, эшчәнлек картасы, елмаюлар,  Һ.Такташ портреты, кыш, бозлы тәрәзәне чагылдырган рәсемнәр.

Методлар: квест алымы, сүз-маркерлар, эйдос-конспект, фаразлау, проблемалы сорау, эзләнү.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы.

Хәерле, имин көннәр

Телимен барыгызга!

Дәресебез яхшы үтсен,

Уңыш елмайсын һәркайсыгызга!

– Дәресебезне башлап җибәрәбез. Барчагызга көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәеф телим.

(Укучылар укытучыны сәламли.)

II. Актуальләштерү

Укытучы. Игътибар слайдка. Сез кемнәрне күрәсез?

Укучылар. Малайларны күрәбез. Алар кулга-кул тотынышкан. Алар –дуслар.
 

Дәвамын "Мәгариф" журналының март санында укый аласыз.

 

 

Презентация

/images/uploads/ckeditor/pptx/65cdd077b6d09_Һ.Такташ Ак чәчәкләр.Дәрескә.pptx

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ