Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр шәхеснең күңелендә табигатьтән салынган орлык була

Раушания НИГМАТУЛЛИНА, Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесеПедагогик эш стажы - 28 ел. Ашыга кеше... Кырмыскалар кебек ашыгабыз. Әбиләр әйтмешли, ахырзаман җитә ахрысы: кеше кешене,...

Раушания НИГМАТУЛЛИНА, Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе
Педагогик эш стажы - 28 ел.
 

Ашыга кеше... Кырмыскалар кебек ашыгабыз. Әбиләр әйтмешли, ахырзаман җитә ахрысы: кеше кешене, олы кечене белми. Әйе, килеп җиттек. Кешедә йомшак тел, намуслылык, эшенә карата җаваплылык хисе калмады. Бигрәк кырысландык шул: әллә үзебез дә, дөньясы да иркәрәк, салынкырак, ваемсызракмы? Үзебез әби-бабай тәрбиясендә үстек шул, хәзерге нәниләребез кебек телевизор карап, интернетта утырып, андагы кыргый тормышның эчендә йөзмәдек.


Соңгы елларда җәмгыятебез, бигрәк тә әти-әниләр арасында тупаслык, игътибарсызлык, шәфкатьсезлек, миһербансызлык арта баруы мине бик борчый. Үземнең тәрбия эшемдә мөһим проблемаларның берсе итеп шушы юнәлешне сайладым. Әхлаксызлыкның күзне ертып, җанны кыйный торган чагылышларыннан булган ямьсез сөйләм, матурлыкны күрә белмәү, өлкәннәргә хөрмәт булмау белән без һәр адымда очрашып торабыз. Шушы ямьсез гадәтләрне булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Билгеле, әхлак тәрбиясе барлык төр эшчәнлектә тормышка ашырыла. Ләкин күп вакыт без күрсәтмәләр бирү белән генә чикләнәбез. Мәсәлән, әнисе баланы бакчадан алырга килә.Ана кеше арыган, талчыккан, ә бала аны кибеткә кереп, тәмле әйбер алырга өнди.”Алай ярамый, Фәрит! Әниеңнең сүзен тыңла!”-дип сүзгә кушыла  тәрбияче. Ярамый, тимә, алма һәм башка күрсәтмәләр белән генә баланы тәрбияләп булмый. Балага төрле ситуацияләрдән чыгу юлын күрсәтергә кирәк. Күбрәк үземнең эшемдә алдынгы педагогик карашлар, тәҗрибә белән беррәттән, халык педагогикасы алымнарын кулланам.


Татар халык педагогикасы элек-электән өлкәннәргә, балаларга ихтирам тәрбияләү өлкәсенә аерым игътибар биргән. Ата-ананың балага карашлары, өмет һәм теләкләре әти-әниләр, әби-бабайлар тарафыннан әкият-хикәя, такмак-такмаза, җыр-көйләр булып борын-борыннан иҗат ителгән. Сабыйларның ялларын, уеннарын оештырганда халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану бик отышлы. Чөнки аларның һәркайсында баланы яхшылыкка чакыру, шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар чагыла. Бармак, йөз хәрәкәтләрен камилләштерү аркылы аң-белем дәрәҗәсен үстерүгә йогынты ясау безнең халыкта элек-электән кулланылган. Тел, сөйләмне камилләштерү өчен фольклор байлык та җитәрлек. Тик халкыбыз иҗатын кирәкле урында дөрес итеп куллана гына белү кирәк.


Әдәплелек тәрбияләүдә мәкаль, әйтемнәрдә тупланган тәрбия алымнарын мин бик теләп кулланам. Мәсәлән, шундый алымнарның берсен генә алыйк. ”Әдәплелеккә әдәпсездән өйрәнәләр!” Кечкенәләргә кунак килә. Ул гел әдәпсез кылана. Гамәлләренең күңелсезлеген күреп, балалар алай эшләргә ярамаганына төшенәләр, үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерәләр. Тәрбиядә иң күп кулланыла торган тыюларның да әһәмияте зур. Мәсәлән: “Тәрәзә төбенә утырма, кечкенә калырсың”. Кечкенә калу бала өчен куркыныч хәл. Баланың кечкенәдән сеңдерелгән гадәтләре зур үскәч тә югалмый.Әдәплелек тәрбияли торган мондый алымнарны һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен белеп куллана белү зарури.


Хәзерге заманда балаларыбызны кеше хезмәтен хөрмәтләүче, өлкәннәргә, бер-берләренә карата игътибарлы, тәүфикълы, әдәпле кеше итеп тәрбияләү балалар бакчаларында эшләүче педагогларның төп бурычы булып тора. Балалар белән эшләгәндә, иң элек үз әти-әнисенә, әби-бабасына, туганнарына хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре тәрбияләргә тырышам. Гаилә әгъзалары турында әңгәмәләр оештырам. Әңгәмә вакытында әти-әниләренең эштән арып кайтулары, өйдә аларга ничек ярдәм итеп булуы турында сөйлим, шулай ук әби-бабайларының олы булуы, аларга тынычлык кирәклеген төшендерәм.Әти-әни  турында мәкальләр, шигырьләр өйрәнү, бәйрәмнәр уздыру, аларга бүләкләр ясау да үзеңнең якын кешеләрең турында кайгыртырга өйрәтә. Бала үз әти-әнисенең кайгысын яки шатлыгын, кичерешләрен үз йөрәге аша кичерергә тиеш. Әгәр нәни баланың ата-анасына, әби-бабасына булган мәхәббәте аларга игелек эшләү теләге белән рухландырылмаган булса, ул эгоистик хискә әйләнә: бала әнисен үзенә шатлык тудыру чыганагы булганы өчен генә ярата.Шуның өчен бала йөрәгендә башкалар өчен борчылу, дулкынлану, кайгырту хисләрен тәрбияләргә кирәк. Шулай ук бакчада бер-берләренә игътибарлылык тәрбияләү дә зур хезмәт сорый торган эш.


Балада кечкенә вакыттан ук тирә-юньдәге кешеләргә, иптәшләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләүдә беренче чиратта тәрбияченең, кече тәрбияченең ягымлы итеп эндәшүе иң үтемле чара булып тора. Мондый тәрбиячеләрнең балалары бер-берләре белән тыныч, матур итеп аралаша беләләр.”Исәнмесез, балакайлар”,-дип матур итеп исәнләшә, “Бүген син иниди матур, нинди матур күлмәк кигәнсең”,- дип баладагы кечкенә генә үзгәрешкә дә игътибар итә, яки баланың ярдәменә куанып, “Рәхмәт, Алсу!”- дип аны сөендерә тәрбияче апалары. Тәрбияченең шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – балалар өчен алыштыргысыз дару ул. Чөнки без үзебезнең үрнәгебез белән балага йогынты ясыйбыз. Күренекле совет педагогы А.С.Макаренко бу хакта болай ди: “Үз-үзеңне ничек тоту - иң хәлиткеч мәсьәлә. Бала белән сөйләшкәндә, аны өйрәткәндә, яки боерык биргәндә генә аны тәрбиялим дип уйламагыз. Сез аны һәр секундта тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез, ничек шатланасыз яки кайгырасыз, дусларыгыз яки дошманнарыгызга мөнәсәбәтегез ничек - боларның һәркайсының бала өчен әһәмияте гаять зур”.


Әти-әниләр белән эшләүгә дә үзенчәлек кертергә тырыштым. Әниләр өчен махсус үзгәртеп торыла торган стенд эшләнде. Анда сөйкемле булып күренү өчен косметолог киңәшләре, үз-үзеңне әдәпле тоту, итагатьле, иманлы хатын-кыз булу шартлары, бала тәрбияләү өлкәсендә тәҗрибәле педагогларның киңәшләре, баланы әхлаклы итеп тәрбияләүдә татар халык фольклор әсәрләре дә кертелде. 10 яшькә кадәр бала тәрбияләүдә ана кешенең роле аеруча зур булганлыгын күрсәтү өчен бу стенд әниләребезгә бик кирәкле ярдәмлек булды. Олуг мәгърифәтчеләребез Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” китабы, Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Гаилә” кебек хезмәтләрен укып үземә күп яңалык алдым һәм эшемдә уңышлы кулланам.


Һәр шәхеснең күңелендә табигатьтән салынган орлык була. Ул орлыктан нинди үсенте үрләве олыларга, гаилә һәм әйләнә-тирә мохиткә бәйле. Без-тәрбиячеләр нәниләребезнең намуслы, хезмәт сөючән, ярдәмчел, киң күңелле, әдәпле булып үсүләре өчен бар көчебезне куярга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ