Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр укытучы компетентлы шәхес булсын

Сиринә Марс кызы Хәмидуллина,Бөгелмә районы Зеленая Роща төп мәктәбенең I квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы...Мин һәр дәресне, һәр теманы төрле ситуацияләргә бәйләп аңлатам....

Сиринә Марс кызы Хәмидуллина,


Бөгелмә районы Зеленая Роща төп мәктәбенең I квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы


...Мин һәр дәресне, һәр теманы төрле ситуацияләргә бәйләп аңлатам. Шәхсән үзем укучыларым белән эшне мисаллар сөйләүдән башлыйм. Көчле балаларны, төркем белән эшләгәндә, төркем җитәкчесе итеп билгелим. Бу аларны күбрәк уйларга өйрәтә.


Җир биләмәсе бик зур булган дәүләт белән идарә итүче бер патша сәфәргә чыгарга уйлаган. Үз халкының яшәү, көнкүреше белән танышып кайтыр өчен җәяүләп комлы, ташлы озын юллар үткән ул. Ә сараена кайткач, аяк табаннарының бик нык авыртуын тоеп, вәзирләренә: “Юлларны күн белән ябып чыгарга кирәк!” – дип киңәш һәм әмер биргән. Шунда аңа вәзирләренең берсе: “Бу мәсьәләне хәл итү бик җиңел бит. Әгәр аяк табаныгызга күннән берәр нәрсә эшләп киегез, үзегезне күн юлдан йөргән кебек хис итәчәксез”, – дигән. Нәкъ шушы хәлдән соң күн аяк киемнәре тегә башлаганнар, ди.


Хәзерге авыл укытучылары да, шушындый хәлләрдән гыйбрәт алып, мәктәптәге эшне галәмне үзгәртүдән түгел, үзләрен үзгәртүдән башласын иде.


Педагог – компетентлы шәхес, ә укучы бала – камил шәхес. Авыл мәктәбендә белем алып та күренекле шәхесләр чыккан бит... Шуңа да һәркайсыбызның йөрәк түрендә, туганнары һәм якыннары белән янәшә, мавыктыргыч белем иленә юл ачкан авыл укытучысы тора.


Быел март аенда миңа да Казандагы 112 нче урта мәктәптә үткәрелгән чарада катнашырга һәм чыгыш ясарга туры килде. Анда 218 автор катнашты. Аларның хезмәтләре соңыннан җыентык итеп чыгарылды.


Төрле түгәрәкләр, факультативлар оештыру, электив курслар өчен авторлык программалар төзү – компетентлы шәхес эшчәнлеген билгели торган күрсәткечләр.


Зеленая Роща мәктәбе укучылары спорт ярата. Төрле спорт ярышларында катнаша һәм алдынгылыкны бирми.


Компетентлы педагог – ил өчен мөһим мәсьәлә. Мәктәптә белем алу атмосферасын тудырырга, дәвамчанлыкны сакларга кирәк. Педагог-компетентлы шәхес булганда гына уку-укыту процессы ике як өчен дә отышлы була, укучыга да, укытучыга да файда китерә.


Ни өчен яшьләр авылдан китә? Бу мәсьәлә безне – укытучыларны да борчый. Авыл булса, мәктәп яши дигән сүз. Авылларның юкка чыгып баруы балалар тууының кимүе белән бәйле...


Шулай да авыл мәктәбе халык традицияләрен саклап калуда, аларны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдә үзеннән гаять зур өлеш кертә.


Сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда да актив катнашабыз, проектлар төзибез, рефератлар язабыз. Проблемаларыбыз шәһәр мәктәпләреннән ким түгел. Алардан уздырып та эшлибез әле. Бердәм республика тестлары нәтиҗәләре дә куадыра.  Укучылары: “Рәхмәт, апа! Сез безне имтиханга әзерләдегез. Хезмәтнең кадерен белергә өйрәттегез”, – диләр. Без укытучылар өчен бик югары бәя бу.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наша цель- успешные дети.Спасибо организаторам конкурса "Авыл укытучысы-2016.Участница конкурсов 2014,2015,2016 года.С уважением,Хамидуллина Сирина Марсовна Автор: Сирина Марсовна

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сирина Марсовна- добрый и чуткий педагог. Старается найти подход к каждому ученику. Ее уроки проходят интересно. Дети ее любят. Автор: Фаритова Изольда

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ