Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәр, белгечлек һәм эшче квалификациясе

(VIII сыйныфта технология дәресе)Алсу ГАЛИЕВА, Балтач районы Норма урта мәктәбенең технология укытучысыМаксат: укучыларда һөнәр, белгечлек һәм эшче квалификациясе турында төшенчәләрне формалаштыру, хе...

(VIII сыйныфта технология дәресе)
Алсу ГАЛИЕВА,

Балтач районы Норма урта мәктәбенең технология укытучысы


Максат: укучыларда һөнәр, белгечлек һәм эшче квалификациясе турында төшенчәләрне формалаштыру, хезмәт хакын билгели торган факторларны анализлау.


Бурычлар:


һөнәр, белгечлек төшенчәләрен аңлау һәм аларны аера белү; эшче квалификациясе төшенчәсе белән танышу һәм һөнәри осталыкны күтәрү юлларын аңлату; хезмәт хакына йогынты ясый торган факторларны билгеләү;


һөнәр һәм белгечлек төшенчәләрен аңлауларын ныгыту, мөстәкыйль тормыш тәҗрибәләрен һәм белемнәрен анализлау; факторлар буенча нәтиҗә ясау;


– актив танып-белү эшчәнлегенә тарту; техник грамоталылык тәрбияләү; белемнең, үзүсешеңнең, тәҗрибә һәм эш сыйфатының кирәклеген күрсәтү.


Җиһазлау: дәреслек, геометрик фигуралар.


Дәрес барышы


I. Оештыру өлеше


Дәрескә әзерлекне тикшерү.


– Исәнмесез, укучылар! Дәрескә әзерме сез? Кәефләрегез ничек? Ә хәзер дәресебезне башлап җибәрәбез.


II. Актуальләштерү


Укытучы. Без ХХI гасырда яшибез. Ул мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге үзгәрешләр сездә, укучылар, «Мәктәпне тәмамлагач, миңа нишләргә? Укуымны кайда дәвам иттерим? Һөнәрнең ниндиен сайлыйм?» дигән сораулар тудыра.


 Заман үзгәргән саен, тормыш яңа һөнәрләрне сорый. Һөнәр сайлау бик тә авыр. Бу турыда яшьтән үк уйлану бик кирәк.


Дөньяга кеше хезмәт итәр өчен килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше иткән дә, яшәвенә мәгънә биргән дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә нинди һөнәр ошавын үзе хәл итә. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.


Бүгенге дәрестә «Һөнәр, белгечлек һәм эшче квалификациясе турындагы төшенчәләр, хезмәт хакын билгеләүче факторлар» белән танышырбыз. (Дәфтәргә теманы язып куялар.)


III. Яңа тема аңлату


1. Әңгәмә үткәрү.


– Кызлар, уйлап карагыз әле, безнең мәктәптә кайсы профессия ияләре эшли икән? (Укучылар санап чыга: укытучы, шәфкать туташы, китапханәче, лаборант, пешекче һ. б.)


– Ә нәрсә ул һөнәр? (Укучылардан сорау, татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән эзләү.)


 Һөнәр – кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп; нинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия, шөгыль ул.


 Профессия нәрсә ул? (Укучылардан сорау, сүзлектән эзләү.)


 Профессия – кешенең хезмәт юлында махсус белем, тәҗрибә таләп итүче һәм аның өчен керем чыганагы булып торучы хезмәт эшчәнлегенең бер төре. Мәсәлән, табиб, укытучы, инженер, менеджер һ.б.


 Шулай итеп, һөнәр һәм профессия арасында аерма бармы, сез ничек уйлыйсыз? (Бар. Профессия алу өчен уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымасаң да үзләштерергә була.)


 Һәрбер кеше, үзенең кызыксынуларын, хирыслыкларын, сәләтләрен ачыклау өчен, һөнәр һәм белгечлек алу мөмкинлекләрен билгеләргә тиеш.


 Нәрсә ул белгечлек? (Укучылардан сорау, сүзлектән эзләү.)


 Белгечлек – күп көч куеп, озак вакытлар буена үзләштерелгән махсус белем, һөнәр; шундый белем, һөнәр таләп итә торган эшчәнлек өлкәсе. Мәсәлән, табиб һөнәре, ә белгечлек – эчке авырулар табибы, укытучы һөнәре, ә белгечлек – математика яки физика укытучысы. Белгечлек дигәндә, кешенең гомуми һәм махсус һөнәри әзерлеген, һөнәри белеме һәм тәҗрибә үсеше дәрәҗәсен истә тоталар.


Әлбәттә, иң мөһиме – квалификацияле белгеч булу.


Нәрсә ул квалификация? (Укучылардан сорау.)


Югары квалификация – эшең буенча хезмәттәшләреңнең хөрмәт итүе, югары эш хакы һәм хезмәт базарында кирәк булу ул. Квалификациядән аның күләме, катлаулылыгы, хезмәт хакы һәм эшнең сыйфаты бәйле.


Эшченең квалификация дәрәҗәсе ничек билгеләнә соң? Эшченең квалификациясе дәрәҗәсе разрядлар, класслар һәм категорияләр белән билгеләнә. Эшкә алган очракта, эш бирүче иң беренче аның югары квалификацияле белгеч икәненә ышанырга тиеш. Эшкә алучы эшчене төрле юллар белән сынап карарга мөмкин. (Тест, практик эш яки өч айга кадәр сынау вакыты.)


2. Эш хакының дәрәҗәсен билгеләүче факторлар.


• Нәрсә ул хезмәт хакы? (Башка товарлар шикелле хезмәтнең дә үз бәясе бар. Хезмәтнең бәясе – ул эш хакы. Хезмәт хакы –эшләгән эше өчен бүләк ул.)


• Хезмәт хакы нәрсәләргә бәйле? (Белемгә, стажга, эш тәҗрибәсенә, квалификациягә, хезмәткә түләү формасына (вакытлыча, эшләүгә карап), эшләү урынына, өстәмә түләүләргә, премияләргә, эшнең сыйфатына, дәрәҗәсенә (атказанган эшче), оешманың финанс хәленә, минималь хезмәт хакы күләменә (айлык хезмәт хакы 2015 елның 1 гыйнварыннан 5965 сумнан ким булмаска тиеш).


 • Һөнәр сайлаганда, иң элек нәрсә турында уйлыйбыз, нинди билгеләргә игътибар итәбез? (Укучының фикерен тыңлау: хезмәт шартлары, эш хакы, профессия популярлымы; әһәмиятлеме; сәләт; күңелгә ятышы; әни-әти, туганнарыңның, дустың киңәше; һөнәргә ихтыяҗ булу, сәламәтлегең.)


3. Бүгенге көндә хезмәт базарында кирәкле профессияләр турында сөйләшү.


 – Хезмәт базарында ниләр бар икән? Хезмәт базары яңалыклары белән безне сыйныфташларыгыз таныштырып китәр.


1 нче укучы. Бүген республикада белем алырга омтылучы яшьләр бик күп. Предприятияләр хәзер эшче кулларга кытлык кичерә. Анда теләсә кем эшли алмый. Иң беренче чиратта компьютерны белү таләп ителә. Бүгенге көндә Татарстанда hөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү программалары тормышка ашырыла.


2 нче укучы. Нинди һөнәрләр популяр соң?


Хезмәт күрсәтү-сервис өлкәсендәге һөнәрләрдән аш-су остасы, чәчтараш; заманча IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы; эшче һөнәрләрләрдән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр.


3 нче укучы. Республикабызга кайсы һөнәр ияләре кирәк соң?


Республикабыз предприятиеләрендә хәзер инженер-техник белгечләрдән технолог, конструктор, төзүче, эретеп ябыштыручы, тегүче, шофер, энергетик, механик, программалаучы, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүчеләргә ихтыяҗ зур.


Мәшгульлек үзәкләренең эш бирүчеләр арасында үткәргән тикшеренүләреннән күренгәнчә, республикабызга бүген башлангыч һәм урта һөнәри белем алган кадрлар кирәк. Якындагы дүрт елда да шундыйлар кирәк булачак. Алар хезмәт базарындагы тулаем ихтыяҗның 75 процентын тәшкил итә.


 4 нче укучы. Безнең Балтач районында аеруча нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур соң?


Безнең районга бигрәк тә кирәкле һөнәрләрне белү өчен мин мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур абый Зәйнуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул миңа менә нәрсә сөйләде: «Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә югары белемле мал табиблары, агроном, зоотехниклар җитешми. Яңа технологияләр белән идарә итә белүче механизаторлар, токарьлар, электр газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелеш тармагына инженер-төзүчеләр кирәк. Югары белемле табибларга, баш бухгалтерларга да ихтыяҗ зур. Мәдәният өлкәсенә дә талант ияләре кирәк. Икътисадчы, юристлар күп, ләкин аларның квалификацияләре түбән».


IV. Белемнәрне ныгыту


 Укытучы. Ә хәзер гамәли эш эшләп алабыз.


• Түбәндә бирелгән сүзләрне профессия, белгечлеккә аерып күрсәтегез.


Токарь, секретарь-референт, тегүче, цех башлыгы, инженер, менеджер, шофер, слесарь-сантехник, министр, бульдозерчы, аш-су остасы, китапханәче, буяучы, прораб, икътисадчы, укытучы, таксист, балалар табибы, төзүче. (Ахырдан укучылар дәфтәрләрне алмаштырып тикшереп чыга.)


 • «Квалификация» сүзенә һөнәрләр уйлагыз.


• Тест эшләү. Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга җыенуыгызны һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.


 Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр.


Өч геометрик фигура – өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып, ун элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә, өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый.)


Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз.


1 нче тип: 6–8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.


2 нче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләте. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.


3 нче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.


4 нче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.


5 нче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать өлкәсе, кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.


 6 нчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.


Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга, һөнәр сайларга ярдәм итәр.


V. Нәтиҗә ясау


Укытучы. Һөнәрләрнең төрлесе бар. Аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәк. Һөнәрең булса, бервакытта да югалып калмыйсың, эш яратсаң, син иң бәхетле кеше була аласың. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып калырга тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Шуны онытмаска кирәк: һөнәр сайлау ул – гомерлек.Ул сиңа бәхет, шатлык бүләк итәргә тиеш. Шуның белән дәрес тәмам. Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ