Логотип Магариф уку
Цитата:

И, Әлифбам, изге китап!

(Әдәби-музыкаль кичә үрнәге)Гөлшат МӘҖИТОВА,Сабадагы сәләтле балалар өчен урта мәктәп-интернатның инглиз теле тәрбиячесеМаксат: замана балаларында китапка хөрмәт тәрбияләү, кызыксындыру үстерү.Бурычла...

(Әдәби-музыкаль кичә үрнәге)


Гөлшат МӘҖИТОВА,


Сабадагы сәләтле балалар өчен урта мәктәп-интернатның инглиз теле тәрбиячесе


Максат: замана балаларында китапка хөрмәт тәрбияләү, кызыксындыру үстерү.


Бурычлар:


1. Заманча алымнар (“Маша и медведь” мультфильмының “Первый раз в первый класс” сериясе) кулланып, укучыларда укуга кызыксыну арттыру.


2. Шигырь сөйләү, үз фикерләрен белдерү күнекмәләрен үстерү.


3. Педагогик яктан һәр укучыга якын килеп, аларда тормышка якты караш тәрбияләү.


Җиһазлау: проектор, презентация, “Маша и медведь” мультфильмының “Первый раз в первый класс” сериясе, Маша һәм Аю киемнәре; А3 форматында язылган Ә, Л, И, Ф, Б, А хәрефләре; “Әлифба” китабы тышлыгы ясалган плакат, “Азбука” тышлыгы ясалган плакат, “The first steps” тышлыгы ясалган плакат.


Бәйрәм барышы.


(Пәрдә ачыла. Сәхнәгә музыка астында 1 нче сыйныф укучылары чыга һәм “Әлифба” җырын (Луиза Хәйретдинова көе, Зәкия Туфайлова сүзләре) башкара. Укучылар кереп китә, алып баручылар чыга: бер кыз (Алия), бер малай (Азат), кулларында Әлифба китабы.)


Азат.


И, Әлифбам, изге китап,


Балачак хатирәсе.


Син диеп башлана безнең


Һәр туар таң иртәсе.


Алия.


Һәр кеше дә тормыш юлын


“Әлифба”дан башлаган.


“Әлифба”га күңел салып,


Ялкаулыгын ташлаган.


Азат. Карале, Алия, чыннан да, “Әлифба” ул безнең тормыш китабы бит.


Алия. Әйе, Азат, “Әлифба” кече яшьтәге балаларга хәреф өйрәтеп кенә калмый, ә якты дөньяны танырга да өйрәтә. Еллар узып, кем генә булсак та, иң беренче рәхмәтебез “Әлифба”га булыр сыман. Аңа булган хөрмәт һич югалмас, эзсез калмас...


Азат. Күпьеллык тарихы булган “Әлифба”ларыбыз хәзергәчә сакланып калган. Хәзер инде аларның күбесе яңартылган. (Презентациядә төрле “Әлифба” китаплары рәсеме чыгып бара.)


Алия. Ә хәтерлисеңме, Азат, без зәңгәр төстәге, тышлыгында кыз һәм маэмай рәсеме ясалган “Әлифба” белән укыган идек, безнең эне-сеңелләребез зур кызыл тышлысы белән укыды, ә хәзергеләре бөтенләй башкача...


Азат. Дөрес, Алия, ләкин минем белән килешерсең, аларның нигезләре берүк бит.


Алия. Нәкъ шулай, иң беренче “Әлифба” авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитовалар ничек итеп уйлап табып язган булса, бүгенге көнгәчә шул юнәлештә басыла “Әлифба” китаплары. (Презентациядә “Әлифба” китабының беренче авторлары фотосы.)


Азат. Ярый соң, тарихка да күз салдык... Инде хәзер сәхнәгә бүгенге бәйрәмебезнең иң мөһим кунакларын – 1 нче сыйныф укучыларын һәм аларның класс җитәкчеләрен чакырыйк!


Класс җитәкчесе чыгышы.


1 нче укучы.


Әлифбаның һәр хәрефе


Безнең күңелгә сеңгән.


Балаларның күңеленә


Аның сафлыгы иңгән!


2 нче укучы.


Бик тырышып укыдык без,


Өйрәндек Әлифбаны.


Айлар, еллар үтсәләр дә


Хөрмәт итәрбез аны!


3 нче укучы.


Инде хәзер зурлар булдык,


Әлифбаны ябабыз.


Ләкин аннан да күңелле


Китапны һич тапмабыз!


Җыр - “Без инде хәзер зурлар” (Мөхтәр Минһаҗев көе, Зәки Нури сүзләре).


Җыр тәмамлана, укучылар сәхнәдә кала, алып баручылар да чыга.


Алия (1 нче сыйныфларга карап): И-и-и, дускайлар! Әле кайчан гына мәктәбебезнең бусагасын атлап кергән идегез бит. Кайчан гына “Әлифба”ны беренче тапкыр кулыгызга алган идегез...


Азат. И, Алия, үзебез дә шулай бит инде! Бүгенгедәй хәтеремдә: мин мәктәп бусагасын атлыйм... Беренче дәрес... Беренче китабым – “Әлифба”... Аны өйгә зур хәзинәдәй алып кайтып тышлап куйганым, зур түземсезлек белән һәр битен күздән кичергәнем бүгенгедәй күз алдымда.


Алия. Балалар, ә сез беләсезме: “Әлифба” укыган кеше бик акыллы, инсанлы була. Зур-зур апа-абыйлар да кайчандыр Әлифба китабын, кулларына алып, кадерләп укыганнар.


Укучы. Әйе, әни һәрчак шулай дип әйтә... (Шулвакыт сәхнә артыннан сәер калын тавыш яңгырый.)


Аю. Ай-яй-яй.... Нишләттең?! Минем “Әлифбам”ны нишләттең?..


(Сәхнәгә “Маша и медведь” мультфильмы геройлары Аю һәм Маша килеп чыгалар. Аюның кәефе юк, ул моңсу, ә Маша, эче катып көлә-көлә, ертылган Әлифба китабын күтәреп, аю артыннан йөгерә.


Азат (аюны туктатып). Кара әле, Алия, бу безнең барлык балалар да телевизордан яратып карый торган Маша белән Аю түгелме соң?


Алия. Әйе шул, нәкъ үзләре! Исәнмесез, Аю, кайлардан килеп чыктыгыз бу якларга?


Аю. И, кешеләр, мин сезгә зур ярдәм сорап килдем бит әле. Зинһар, Машага китапларны ертырга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Нинди кадерле, бердәнбер китабым “Әлифба”ны әрәм итте бит!


Маша (көлеп). Әрәм иттем, әрәм иттем!


(Укучылар, Машаны туктатып, шигырь сөйлиләр. Һәр укучының кулында А3 форматында ясалган әлифба сүзе составындагы хәрефләр. Шигырь куплетларының беренче хәрефләренән Әлифба сүзе барлыкка киләчәк.)


1 нче укучы (кулына “Ә” хәрефе язылган плакатны тотып, Машага карап).


Әгәр ертсаң китапны


Ул үпкәләр бит сиңа.


Алай эшли күрмә, зинһар,


Китап алгач кулыңа!


2 нче укучы (“Л” хәрефен күрсәтеп).


Ләкин шуны истә тот:


Укырга өйрән син дә.


Әлифба ул изге китап


Һәрвакыт тот исеңдә!


3 нче укучы (“И” хәрефен тотып).


Инде аңлагансыңдыр,


Әлифбаның кадерен.


Тик Әлифба ачар сиңа


Бу дөньяның бар серен!


(Әлеге 3 бала, залга карап, хәрефләрне тотып басып торалар: “ӘЛИ” иҗеге килеп чыга.)


Аю: Аңладыңмы син, Маша?


Маша (гаҗәпләнеп). Әйе-әйе, аңладым.бугай. (Янәдән үз роленә кайтып, көлә башлый.) Әй, аю, кил әле монда! (Боера.) Ни өчен бу китаптагы рәсемдә куян бер генә колаклы, ә?!


Аю (моңсу гына). Чөнки син аның икенче колагы ясалган җирен ертып алдың!


Маша. Алайса, моны хәзер үк төзәтергә кирәк! (Ручка алып, китапка куян колаклары ясый башлый, шулчак укучылар аны тагын туктатып кала.)


4 енче бала (“Ф” хәрефен күрсәтеп).


Фикереңне хупламыйм,


Яле, Маша, бул сакчыл!


Китап бит сиңа карата


Ярдәмчел һәм кунакчыл!


5 енче бала (“Б” хәрефен күрсәтеп).


Битләренә каләм белән


Беркайчан да язма син!


Китапларда үзеңнән соң


Тап эзләре калмасын!


6 нчы бала (“А” хәрефен күрсәтеп).


Ахыр чиктә шуны әйтәм:


Укырга өйрән инде!


Әлифбага күңелең сал,


Хөрмәт ит үз-үзеңне.


Аю.


Аңладымы, Маша дустым?


Дөрес сөйли балалар.


Чөнки алар инде зурлар,


Әлифба укыганнар!


Маша (Шаккатып, укучылар күрсәтеп торган “Әлифба” сүзен кычкырып укый.) Әәә...лиии...фффбббб....аааа.... Әлифба! Әлифба! Сүз килеп чыкты!!! (Шатланып көлә.)


Кара әле, чынлап кызык


Икән китап укуы...


Сезнең сүзләрне һичшиксез


Тыңлармын мин бу юлы!


Рәхмәт сиңа, Аю дустым,


Мине монда китердең!


Ә балалар минем начар


Гадәтләрне бетерде!


Укуга күңелем салам


Бүгеннән башлап мин дә!


Ә син Аю, тырыш мине


Укырга өйрәтергә!


Аю. Эх, дусларым, рәхмәт сезгә, бик тә ярдәм иттегез! Хәзер сезнең рөхсәт белән без өйгә кайтыйк инде, ярыймы?


Маша. Әйе, рәхмәт дусларым! Мин, өйгә кайткач, “Әлифба”ның ертылган битләрен ябыштырып куячакмын, аны матур итеп тышлаячакмын һәм укырга өйрәнәчәкмен! Бүгеннән башлап мин дә укучы! Шулай бит, Аю?!


Аю. Әйе, шулай шул, Маша!


Маша (Аюны ашыктырып). Әйдә тизрәк, тизрәк, тизрәк! Киттек, Аю! Укырга өйрәт мине! Укырга өйрәт! Минем дә белемле буласым килә! Тизрәк! Тизрәк!


Аю. Сау булыгыз, дусларым! Маша тиздән сезнең һәм минем ярдәм белән укырга да өйрәнер, без сезгә бу турыда хәбәр итәрбез, ярыймы? (Чыгып китәләр.)


Азат. Күрдегезме, балалар, “Әлифба” укыган кеше башкаларга да булышырга тырыша, яхшы күңелле була.


Алия. Азат, безнең бит әле бүгенге бәйрәмгә килгән кунакларыбыз да бар. Әйдәгез, аларны бирегә чакырыйк!


(Сәхнәгә, татарча“Әлифба”, русча “Азбука” һәм инглизчә “The first steps” китапларының тышлыгы ясалган плакатлар күтәреп, балалар килеп керә.)


“Әлифба”.


Исәнмесез, дусларым!


Мин буламын Әлифба!


Бу минем туганнарым,


Сездәй якын дусларым!


“Азбука”.


Чакырмыйча да киләбез,


Бәйрәм икәнен беләбез!


Мин буламын Азбука,


Таныш мин бар халыкка.


“The first steps”.


Ә мин булам “The first steps”,


Сезнең белән таныш без.


Инглизләр Әлифбасы мин,


Азбуканың бабасы мин!


“Әлифба”.


Без бик тату яшибез,


Бергәләшеп эшлибез.


Балаларны укырга да


Без бергә өйрәтәбез!


Азат. Күрдегезме, дускайлар! Бездә кадерле кунаклар бар! Хөрмәтле кунакларыбыз, без сезне бүгенге бәйрәмдә күрүебезгә бик шат! Сездәй якын, мәрхәмәтле китаплар күбрәк булсын иде җирдә!


Әлифба. Рәхмәт сезгә, дусларым! Әгәр Әлифба китабы турында күбрәк мәгълүмат туплыйсыгыз килсә, барыгыз да Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә урнашкан безнең туган йортыбыз – “Әлифба музее”на килегез. Ул дөньяда бердәнбер!


Алия. Һичшиксез, килербез. Әле беләсезме: сезнең ярдәм белән Маша исемле яңа дустыбыз да укырга өйрәнергә диеп сүз бирде хәтта!


Әлифба. Әйе, әйе, беләбез! Маша сүзендә торды. Әле алай гына да түгел, ул хәзер ишегалларындагы этләрне, песиләрне, үрдәкләрне, чучканы һәм кәҗә бәтиләрен дә укырга өйрәтә! Озын сүзнең кыскасы шул: без сезгә буш кул белән килмәдек, ә Машадан видеосәлам алып килдек! (“Маша и медведь” мультфильмының “Первый раз в первый класс” сериясеннән өзек (06.48 секундтан 08.56 секундка кадәрге, Машаның, тырышы-тырышып, “Азбука” китабын укыган өлеше) күрсәтелә. Сәхнәдә алып баручылар һәм укучылар.)


Азат. Әлифбаның изгелеген санап бетерерлек түгел! Еллар үтсәләр дә, ул барыбер иң кадерле китап булып кала бирә! Укучылар, сез безнең белән килешәсезме?


Укучылар (барысы бергә). Әйе!


Җыр - “Өйрәттең син мине” (Рәшит Абдуллин көе, Разил Вәлиев сүзләре).


(Пәрдә ябыла.)


МӘГАРИФ.РФ. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ