Логотип Магариф уку
Цитата:

Икътисад һәм аның җәмгыять тормышындагы роле

8 нче сыйныфта җәмгыять белеме дәресе.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең

югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

Дәреснең тибы: яңа материал белән танышу дәресе.

Максат: кешеләрнең күпсанлы ихтыяҗларын канәгатьләндерүче, җәмгыятьнең мөһим даирәсе булган икътисад турындагы күзаллауларны киңәйтү.

Бурычлар: укучыларны төп икътисади төшенчәләр белән таныштыру; аларда икътисади эшчәнлек алып бару өчен кирәк булган социаль хәлләрне анализлау сәләте формалаштыруга шартлар булдыру.

Укучылар белергә тиешләр: икътисадны фән, хуҗалык, иҗтимагый тормышның бер даирәсе буларак, аның эчке төзелешен, төп институтларын һәм агентларын аңлау.

Укучылар ирешергә тиеш: тема буенча төрле-төрле социаль мәгълүмат чыганакларын анализлау һәм классификацияләү; икътисади культура, икътисади проблемаларга үз карашларын формалаштыру.

Метапредмет универсаль уку гамәлләре:

Регулятив: дәрестә эшчәнлек максатларын билгеләү һәм формалаштыру.

Танып белү: үзләренең тормыш тәҗрибәләре, дәрестә алган мәгълүматлар аша яңа белемнәр үзләштерү, сорауларга җавап табу.

Коммуникатив: уку процессында катнашучыларга мәгълүмат җиткерү– телдән сөйләү һәм язмача сөйләмдә үз фикерләрен формалаштыру, бер-берләрен тыңлый белү, сыйныфташларының үз карашлары белән тәңгәл килмәгән карашларын кабул итү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуга уңай омтылыш формалаштыру.

Җиһазлау: проектор, компьютер, язма биремнәр, экран, презентация, дәреслек (Боголюбов Л.Н. Җәмгыять белеме, 8 сыйныф. – М.: Просвещение, 2018).

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

II. Мотивлаштыру

Укытучы. Узган дәрестә без социаль даирә бүлеген өйрәнүне тәмамладык, бүген яңа бүлеккә керербез. Дәресебездә сүз нәрсә турында барасын аңлау өчен сезгә берничә рәсем күрсәтәм. Сезнең бурыч: рәсемнәрдән чыгып, дәреснең темасын әйтерсез. Шулай итеп, игътибар экранга. (1 нче слайд)

– Бик дөрес. Сүзебез икътисад турында. Дәресебезнең темасы – «Икътисад һәм аның җәмгыять тормышындагы роле». Дәфтәргә язып куябыз.
(2 нче слайд)

– Әйдәгез, дәрес темасын белгән хәлдә бүгенге эшчәнлегебезнең максатын һәм бурычларны билгеләп карыйк.

1. Икътисадның нәрсә икәнен искә төшерү.

2. «Икътисад» төшенчәсе турындагы белемнәрне киңәйтү.

3. Икътисадның җәмгыять тормышындагы ролен ачыклау.

4. Өйрәнелә торган тема буенча биремнәр эшләргә өйрәнү.

– Шушылардан чыгып, теманы өйрәнү планын билгелибез.
(3 – 4 нче слайдлар)

III. Белемнәрне актуальләштерү

– Нәрсә ул икътисад? (Укучылар җавабын тыңлау.)

Укытучы. «Икътисад» төшенчәсенең берничә мәгънәсе бар:

а) гаилә хуҗалыгын алып бару сәнгате (грек сүзе «ойкономик»тан);

ә) чикләнгән ресурслар шартларында нәрсәне, ничек һәм кем өчен җитештерергә дигән проблемаларны хәл итүнең билгеле бер алымнарына нигезләнеп, байлыклар җитештерү һәм бүлү системасы;

б) ресурслары чикле булган җәмгыятьтә кешеләрнең ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү өчен нәрсәне, ничек һәм кем өчен җитештерергә дигән проблемаларның ничек хәл ителүен өйрәнүче фән.
(5 нче слайд)

Укытучы. Сүзлектән билгеләмәләрне табып, дәфтәрләргә язып куегыз.
(6 нчы слайд)

– Икътисад турында сез тагын ниләр беләсез?

IV. Яңа уку материалын өйрәнү

Укытучы. Җәмгыять икътисадтан башка яши аламы? Икътисадны ни өчен өйрәнергә кирәк? (Укучылар куелган сораулар буенча фикер алыша.)

ИХТЫЯҖ ҺӘМ РЕСУРСЛАР

Укытучы. Кешенең тормышы гел проблемалардан гына тора. Кешегә һәрвакыт нәрсәдер кирәк. Ул ашау-эчүдән, торактан, киемнән башка тора алмый. Күп кешеләр машинасыз, компьютерсыз, мобиль телефонсыз яши алмый. Кемгәдер китаплар, музыка, яраткан шөгыле кирәк. Кешегә җитмәгән бөтен бу әйберләр ихтыяҗ дип атала да инде.

Нәрсә соң ул ихтыяҗ? Хәзер уйлагыз да билгеләмәне уйлап чыгарырга тырышыгыз. (Укучылар җавабы.) Әйдәгез, билгеләмәләрне чагыштырыйк.
(7 нче слайд)

Ихтыяҗ – шәхеснең, кешеләр төркеменең, тулаем җәмгыятьнең яшәешен һәм үсешен тәэмин итү өчен кирәк булган нәрсәләр.

Безнең тормышыбызның нигезен тәшкил итүче өч төрле ихтыяҗ була.

Алар

– матди;

– рухи;

– социаль төрләргә бүленә.
(8 нче слайд) Ничек уйлыйсыз, һәр төр ихтыяҗ нәрсә аңлата?

 

ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН
ИНДИВИДУАЛЬ ЭШ

 

Укытучы. Дәреслекнең 84 нче битен ачыгыз, дәфтәрегездә һәр төркемгә туры килә торган мисаллар языгыз. (Бергәләп фикер алышу.)

– Кешенең тормышы һәм эшчәнлеге өчен шартлар булдыру– әлеге ихтыяҗларны канәгатьләндерүнең максаты. Ә икътисадның монда өлеше нинди? Әйдәгез, бергәләп шуны аңларга тырышыйк.

Укытучы. Ихтыяҗларга хас булган төп билге: алар үзгәреп тора.

Вакыт яки табигать шартлары үзгәрү белән кешеләрнең дә ихтыяҗлары үзгәрә. (9 нчы слайд) Мәсәлән,
тауларда яки далаларда яшәүчеләрнең ихтыяҗлары төрлечә була. Җәмгыятьтә вакыт гел үзгәрештә. Шулай да кешенең ихтыяҗлары үсеше ресурслар үсешеннән һәрвакыт күбрәк була. Сере нәрсәдә соң? Үсә баручы ихтыяҗларыгызга мисаллар китерегез әле.

Укучылар. Сумка бар, шарф кирәк, шарфка баш киеме һ.б.

Укытучы. Моннан без түбәндәгечә нәтиҗә ясый алабыз: ихтыяҗларыбызны тулысынча канәгатьләндереп бетерә алмыйбыз.

Кешенең ихтыяҗлары ничек канәгатьләндерелә соң?

Укучылар. Кирәк булган икътисади байлыкларны җитештерү юлы белән.

 

ИРЕКЛЕ ҺӘМ ИКЪТИСАДИ БАЙ-
ЛЫКЛАР

 

Укытучы. Нәрсә соң ул байлыклар? Сүзлекне карыйбыз.

Байлыклар ул кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле һәм чикләнгән күләмдә җәмгыять карамагындагы средстволар. (10 нчы слайд)

Дәреслек тексты белән мөстәкыйль эш

Укытучы. Дәреслекнең 86 – 88 нче битләрен ачыгыз, параграф текстын файдаланып, схеманы тутырыгыз.
(11 – 12 нче слайдлар)

– Икътисадчылар байлыкларны ике төркемгә бүлә:

 – ирекле байлыклар (табигатьтә ирекле, чикләнмәгән күләмдә, һәркем ирекле куллана ала торган байлыклар).

а) су; ә) яктылык; б) һава.

– икътисади байлыклар:

а) куллану товарлары: ашамлыклар, торак, кием-салымнар;

ә) җитештерү чаралары: эш кораллары, биналар, чималлар, транспорт, энергия ресурслары.

Икътисади байлыклар – кешеләрнең икътисади эшчәнлеге, хезмәт нәтиҗәсендә булдырылган байлык-
лар. Мисаллар китерегез.
(13 нче слайд)

Нәтиҗә. Кеше үзен үзенә кирәкле бик күп әйбер белән тәэмин итә алган. Кеше булдырган бик күп әйбер тормышыбызны җиңеләйтүгә хезмәт итә. Бу процесс гомер буе дәвам итәчәк. Шулай итеп, кешенең ихтыяҗлары чиксез, ләкин планетадагы ресурслар да чикләнгән. Бу проблеманы икътисад чишә алмый.

 

ИХТЫЯҖЛАР ҺӘМ РЕСУРСЛАР

 

Укытучы. Ни өчен кеше, ресурс-
лар кулланып, ни дә булса җитештерә, үзенә акча эшли? Аның максаты нинди? Бу очракта бердәнбер максат – үзенең матди һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Ресурслар – икътисади байлыкларны булдыру өчен кирәк булган әйберләр: вакыт, хезмәт, табигый, финанс һәм матди чаралар. (14 нче слайд) Алар кеше тарафыннан куллану товарлары, хезмәт күрсәтүләр җитештерү өчен файдаланыла.

Без 7 нче сыйныфта ресурсларның ике төрле булуын күргән идек: бетүчән һәм бетмәүчән. Һәр ике төргә мисаллар китерегез әле.

Кешеләр тарафыннан икътисади байлыкларны җитештерү өчен файдаланыла торган ресурслар җитештерү факторлары дип атала.
(15 нче слайд)

Җәмгыять карамагындагы ресурсларның күптөрлелеге җитештерү факторларының да күптөрле булуын билгели. Икътисадчылар җитештерү факторларының төп дүрт төрен аерып күрсәтә: хезмәт, җир, капитал, эшмәкәрлек рухы. Кайвакытта бишенчесен дә атыйлар: икътисади мәгъ-
лүматлар.

Хезмәт – физик һәм интеллектуаль сәләткә ия булган һәм шул сәбәпле товар һәм хезмәт күрсәтүләр җитештерә ала торган кешеләр. Хезмәт факторына бары тик хезмәткә яраклы халык, аның да производствода эшләүче, дәүләт хезмәтендә катнашучы өлеше, укучылар, шулай ук вакытлыча эшсез калып, эш эзләүче кешеләр керә. Бу фактордан кергән керем хезмәт хакы була.

Җир – бу факторга табигатьтән бушлай килгән һәм җитештерү процессында кулланыла торган байлык-
лар керә: җитештерү биналары һәм корылмалар, уку йортлары, кибетләр һ.б. урнаштырылган урын буларак җир участоклары; авыл хуҗалыгы культуралары үстерелә торган сөрүлек җирләр; урманнар, сулыклар, файдалы казылмалар чыганаклары һ.б. Бу факторга туры килгән керем рента дип атала.

Капитал кеше тарафыннан җитештерелгән җитештерү чараларын үз эченә ала. Капитал – ул станоклар һәм җиһазлар, производство биналары, корылмалар, транспорт чаралары, электр тапшыру линияләре һәм транспорт коммуникацияләре, исәпләү техникасы һәм үлчәү приборлары, ярымфабрикатлар, кыскасы, кешеләр тарафыннан товар җитештерүдә һәм хезмәт күрсәтүдә нәрсә файдаланылса яисә әлеге җитештерүдә кирәкле шарт булып нәрсә хезмәт итсә, шуларның барысы да. Бу фактордан керем процент була.

Эшмәкәрлек рухы – кешеләрдәге җитештерү процессында кулланыла торган эшне оештыру һәм идарә итү күнекмәләре. Керем, табыш.

Икътисади мәгълүматлар – икътисади алмашлар турында информация йөртүче, кагыйдә буларак, саннар рәвешендә чагылдырылган фактлар. Аны теләсә кайсы ресурс кебек үк сатарга, алмаштырырга мөмкин.

Проблемалы ситуация. Табигый ресурслары аз булган шартларда һәр берәмлеген файдалы итеп кулланып яшәүче Африка бушменнары экономияле итеп яшәүнең нәрсә икәнен, табигый ресурсларга бай булып та, дефицит ресурсларны кирәгеннән артык файдалансалар да, халкының тормыш дәрәҗәсен югарыга күтәрә алмаган илләргә караганда яхшырак аңлыйлар. Чикләнгәнлек – ресурсларның төп сыйфаты. 

Мөстәкыйль бирем. Ресурсларны нәтиҗәле файдалану буенча үзегезнең киңәшләрегезне языгыз.

 

ИКЪТИСАДИ САЙЛАУ ПРОБЛЕМАСЫ ҺӘМ АЛЬТЕРНАТИВ БӘЯ

 

Укытучы. Теләсә кайсы очракта да нинди дә булса икътисади байлыкны сайлау башка төр икътисади байлыктан баш тартуны күз алдында тота. Кулында бераз гына акчасы булган укучының кинога да барасы, туңдырма да аласы килә, ди, әмма икесен дә эшләргә аның акчасы җитми, шуңа күрә ул кайсы да булса берсеннән баш тартырга мәҗбүр була. Әйтик, укучы кинога барырга карар кылды, ди. Бу очракта ул кинофильм карау бәрабәренә үзен туңдырма ашау ләззәтеннән мәхрүм итә. Икътисади сайлау шушы була да инде. Ул бюджет төшенчәсе белән бик тыгыз бәйләнештә. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен? (Укучыларның җаваплары.)

Туңдырма бу очракта аның сайлау бәясе, ягъни кино билетына альтернатив бәя була. Альтернатив бәя акчалата чагылыш тапты.

Альтернатив бәя – ясалган, сайлау өчен түләргә кирәк булган бәя.

Ә хәзер, әйдәгез, ситуация белән танышыйк һәм сорауларга җавап бирик. (149 нчы бит)

Чыгарылыш сыйныфта укучы кыз табиб булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, хастаханәдә аена 14 000 сум түләнә торган санитарка, балалар хастаханәсендә 16 000 сумга регистратор яисә балалар шифаханәсендә 24 000 сумга төнлә бала караучы булып эшли алыр иде. Әмма булачак һөнәренең перспективаларын бәяләгәч, ул конкурс нигезендә медицина академиясенә укырга керә. Аның сайлавының альтернатив бәясе 24 000 сум тәшкил итә.

Бирем (төркемнәрдә эш). Биремне укыгыз. Уйлагыз, ни өчен альтернатив бәя 24 000 сумга булырга тиеш? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Инглиз драматургы Бернард Шоуның «Икътисад – тормыштан иң яхшы файдалана белү ул» дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Даими рәвештә матди байлыклар җитештермичә, җәмгыятьнең яшәве мөмкин түгел.

– Иҗтимагый җитештерү җәмгыятьнең социаль структурасын билгели һәм үстерә.

– Икътисади мөнәсәбәтләр җәмгыятьнең сәяси тормышына йогынты ясый.

– Җитештерү барышында җәмгыятьнең рухи тормышы өчен кирәк булган матди байлыклар җитештерелә.

V. Өйрәнелгәннәрне ныгыту

Укытучы. Өйрәнелгән материалны ныгыту өчен ВПРдан 10 нчы эшне үтәгез, 150 нче биттәге таблицаны тутырыгыз. (16 нчы слайд)

– «Хуҗалык» сүзе белән синквейн төзегез.

– Дәреслек тексты буенча тест чишегез.

1. Кеше организмының шәхес буларак өлгерү өчен нәрсәдә булса да мохтаҗлык кичерүе:

а) ихтыяҗ; ә) кыйммәт; б) эшчәнлек; в) ситуация.

2. Физиологик ихтыяҗларга керми: ...

а) азык-төлеккә ихтыяҗ; ә) торакка ихтыяҗ; б) иҗтимагый танылу ихтыяҗы; в) киемгә ихтыяҗ.

3. Яңартылынучы табигать ресурсы – ...

а) урман; ә) нефть; б) газ; в) күмер.

4. Икътисад турында түбәндәге фикерләр дөресме?

А. Икътисад – чикләнгән ресурс-
ларга ия булган җәмгыятьтә кешеләрнең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулы канәгатьләндерү өчен нәрсә, ничек һәм кем өчен җитештерергә кирәк дигән проблемаларның ничек итеп хәл ителүен өйрәнә торган фән ул.

Ә. Икътисад сүзе грекчадан «йорт хуҗалыгын алып бару сәнгате» дип тәрҗемә ителә.

а) А гына дөрес; ә) Б гына дөрес;
б) ике фикер дә дөрес; в) ике фикер дә дөрес түгел.

5. Икътисади уңайлыкларга керә: ...

а) һава; ә) хезмәт күрсәтүләр;
б) кояш нуры; в) диңгез суы.

VI. Рефлексия

Укытучы. Ә хәзер куелган максатларга кире кайтыйк. Бөтен максатларга ирештекме? Безнең барысы да килеп чыктымы? «Икътисад» дип аталучы зур бүлекнең беренче сәгате генә булды әле бу.

VII. Өй эше

1. Дәреслектәге 11 нче параграфны укырга, сорауларга җавап бирергә, биремнәрне үтәргә.

2. «Икътисад – чиксез ихтыяҗларны чикләнгән ресурслар белән канәгатьләндерү» дигән темага кечкенә инша язарга. (17 нче слайд)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ