Логотип Магариф уку
Цитата:

Икмәк кадере

(Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүгә эшчәнлек)Римма ҖӘЛӘЛЕЕВА,Фәридә СӘГЪДЕЕВА,Казандагы 290 нчы балалар баксасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе Максат. Ипинең бик күп кеше хезмәте...

(Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерүгә эшчәнлек)
Римма ҖӘЛӘЛЕЕВА,
Фәридә СӘГЪДЕЕВА,
Казандагы 290 нчы балалар баксасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе
 
Максат. Ипинең бик күп кеше хезмәте ярдәмендә табынга килүен балаларга ирештерү.
Бурычлар:

  • Балаларга игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы икәнен, аны авыл эшчеләре башкаруын, аларга төрле машиналар ярдәм итүен аңлату; икмәк үстерү этапларын ныгыту;

  • Балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыкларын активлаштыру.

  • Игенче һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.


Сүзлек өстендә эш:

  • Актив: көз, сары, моңсу, борчак, карабодай, яңгыр, тырмалый, җир, орлык;

  • Пассив: башак, тары, күмәч, арыш, сукалый.


Күрсәтмә материал: тәлинкәләрдә арыш, карабодай, борчак, тары ярмалары; тракторның җир сукалаган, тырмалаган, орлык чәчкән рәсемнәре; сап-сары булып өлгергән иген басуы; ашлык уручы, җыючы комбайн, машина рәсемнәре; башаклар; видеоязма, слайдлар, график планшеттагы уен өчен рәсемнәр.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, график планшет, ваза.
Алдан үткәрлгән эш: икмәкне кадерләү темасына сөйләшүләр, Роберт Миңнуллинның “Ипи булса” шигырен ятлау, урамда көзге табигатьне күзәтүләр.
Методик алымнар: шигырь уку, фикер алышу, әңгәмә, ярмалар белән таныштыру, рәсемнәр карау, физкультминутка, табышмаклар чишү, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, видеоязма карау, график планшетта эш.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген көзге табигать, икмәк турында сөйләшербез.Хәзер мин сезгә бер шигырь укыячакмын, игътибар белән тыңлагыз.
Кошлар оча төркемләп,
Яңгыр ява иркенләп.
Кояш чыгып алгалый,
Моңсу караш салгалый.
Агачлар сары төстә,
Бу кайсы вакыт?
– Балалар, бу шигырьдә кайсы вакыт турында сүз бара? (Көз.)
Тәрбияче. Көз җиткәнен без нинди билгеләрдән беләбез, әйдәгез искә төшерик. (Яңгырлар ява, игеннәр, яшелчәләр өлгерә, яфраклар һәм үләннәр саргая.)
Тәрбияче. Әйе, көз көне әле игеннәр дә өлгерә. Ашлыкларның бик күп төрләре була. Менә монда – тәлинкәдә төрле-төрле бөртекләр бар. (Арыш, карабодай, борчак, тары ярмалары күрсәтелә) Сез аларның кайсыларын таныйсыз? (Бу борчак, ә монысы карабодай.)
Тәрбияче. Әйе, алары сезгә таныш. Ә менә бу – арыш бөртекләре, аннан ипи пешерәләр. Бу тәлинкәдә – тары ярмасы. Алар бик вак һәм сары төстә. Аннан ботка пешерәләр. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк исемнәрен. (Арыш, тары.)
Тәрбияче. Менә шушы орлыклар өлгергәнче игенчегә бик зур хезмәт куярга кирәк. Яз җиткәч авыл хезмәтчәннәре нинди эшләр башкара икән? (Рәсем күрсәтелә). (Тракторлар җир сукалый. Җир йомшак булсын өчен аны тырмалыйлар.)
Тәрбияче. Хәзер бер табышмакны чишегез әле:
Җылы җиргә керәм,
Кояшка шытып чыгам.
Анда минем кебекләр
Булыр бөтен бер гаилә. (Бу орлыклар.)
Тәрбияче. Йомшак җиргә орлык чәчәләр. Аннары ул орлыклардан башаклар үсеп чыга, менә ул башаклар. (Сабагы белән башаклар күрсәтелә.)
– Көзгә ашлык өлгерә. Карагыз әле менә бу иген басуына, ул сап-сары (Рәсем күрсәтелә.)
– Балалар, менә бу нәрсә булды? (Башак күрсәтелә)(Бу башаклар.)
Тәрбияче. Ә менә болары нәрсә? (Орлык күрсәтелә) (Бу орлыклар.
Тәрбияче. Хәзер инде игенне җыеп алырга кирәк. Аны игенчеләр җыялар. Аларга төрле машиналар ярдәм итә. Шуларның берсе турында табышмак чишегез:
Ура, суга, җилгәрә,
Үзе төяп җибәрә.
Нәрсә ул? (Бу комбайн.)
Тәрбияче. Шулай ук нинди машиналар ярдәмгә килә? (Рәсем күрсәтелә).
(Йөк машиналары булыша.)
Тәрбияче. Бик дөрес. Комбайннар ашлыкны уралар, сугалар, ә машиналар ындыртабагына илтә.
– Игътибарыгызга иген җыю процессын сурәтләгән видеоязма тәкъдим итәм
(Видеоязма карау).
– Ындыр табагында ашлыкны чистарталар һәм амбарларга урнаштыралар. Тегермәндә ашлыктан он ясыйлар һәм ипи пешерә торган заводка илтәләр. Менә мондый он. (Тәлинкә белән он күрсәтелә).
– Ипи пешерер өчен оннан нәрсә ясыйлар? (Камыр ясыйлар.)
Тәрбияче. Хәзер ял итеп алыйк. «Зилем-зиләле» җырлы-биюле уенын уйныйбыз.
Тәрбияче. Балалар, сез камырдан пешерелгән нинди ризыклар беләсез? Ипи, батон, күмәч, баранкалар, тортлар, печенье, прәннекләр.
Тәрбияче: Өйдә әниләрегез камырдан нинди ризыклар пешерә? (Коймак, өчпочмак, бәлеш, пирог, кабартма, кыстыбый.)
Тәрбияче: Ипине без кайдан сатып алабыз? (Кибеттән сатып алабыз.)
Тәрбияче: Ипи нинди формада була? (Ипи түгәрәк һәм турыпочмаклы формада була.) (слайдлар күрсәтү).
Батонның формасы нинди? (Батон овал формада.)
– Куличның формасы нинди? (Кулич түгәрәк формада.)
– Балалар, тортлар, печенье нинди формада булалар? (Алар турыпочмаклы, шакмаклы, түгәрәк, овал булалар.)
Тәрбияче: Менә, балалар, ипи безнең өстәлгә нинди авыр хезмәтләр куйгач кына килә. Димәк, аны кадерләргә кирәк, шулай бит.
– Балалар, ипи белән уйнарга ярыймы? (Ипи белән уйнарга ярамый, аны кадерләргә, идәнгә төшсә алырга, сакларга кирәк.)
Тәрбияче: Әйе, ипине ташларга да ярамый, кошларга да булса алып чыгып ашатырга кирәк.
– Икмәк үстерүнең этапларын истә калдыру өчен мин сезгә график планшетта уйнап алырга тәкъдим итәм. Сезгә бирелгән рәсемнәрне дөрес чиратлыкта урнаштырырга кирәк булачак.
Балалар: Тракторлар җир сукалый. Җир йомшак булсын өчен аны тырмалыйлар. Йомшак җиргә орлык чәчәләр. Орлыктан башаклар үсә. Көзгә ашлык өлгерә. Комбайннар ашлыкны уралар, сугалар. Машиналар ашлыкны ындыртабагына илтә.
Тәрбияче: Хәзер Әнисә безгә Роберт Миңнуллинның “Ипи булса” шигырен сөйләп узачак:
Ипи булса
Ипи басуда үсә,                     Шуннан килә өстәлгә,
Аннан амбарга күчә.            Безгә куәт өстәргә.
Аннары мичтә пешә,              Ипи булса табында,
Кызарып мичтән төшә.          Булдырам мин барын да.
- Халкыбыз, игенче хезмәтен мактап, төрле мәкаль һәм әйтемнәр әйткән: (мәгънәсен аңлату, истә калдыруларына ирешү)

  • Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

  • Кем эшләми, шул ашамый.

  • Хезмәте барның хөрмәте бар.

  • Эше барның ашы бар.

  • Иген иккән морадына ирешкән.


 
Тәрбияче. Балалар, без буген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (Ничек итеп икмәк үстерү турында сөйләштек.)
Тәрбияче. Ипи өстәлгә килгәнче нинди юл уза?
Балалар. Тракторлар җир сукалый. Җир йомшак булсын өчен аны тырмалыйлар.
Йомшак җиргә орлык чәчәләр. Орлыктан башаклар үсә. Көзгә ашлык өлгерә. Комбайннар ашлыкны уралар, сугалар.Машиналар ашлыкны ындыр табагына илтә. Ындыр табагында ашлыкны чистарталар һәм амбарларга урнаштыралар. Тегермәндә ашлыктан он ясыйларһәм ипи пешерә торган заводка илтәләр.
Тәрбияче. Әйе, бу бик авыр, озак башкарыла торган эш. Ә кешеләргә ярдәмгә нәрсәләр килә?
Балалар.  Кешеләргә машиналар, комбайннар булыша.
Тәрбияче. Дөрес. Ә икмәк ризыкларына нинди мөнәәсәбәттә булырга кирәк?
Балалар. Ипи белән уйнарга ярамый, аны кадерләргә, идәнгә төшсә алырга, сакларга кирәк. Ипине ташларга да ярамый, кошларга алып чыгып ашатырга кирәк.
Тәрбияче. Эшчәнлегебез тәмам, булдырдыгыз!
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ