Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң уңышлы юл – шәхси үрнәк

(“Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналарга мөрәҗәгать) Гыйбадуллина Роза Солтангали кызы,Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты...

(“Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналарга мөрәҗәгать)
 Гыйбадуллина Роза Солтангали кызы,

Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Хөрмәтле ата-аналар!


Бүгенге очрашуда без “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына сөйләшербез. Авыл мәктәпләре өстенә күсәк күтәрелгән чорда бу темага сөйләшү бик урынлы булыр дип саныйм.


Бүген авыл мәктәбе темасы – халыкның иң авырткан җире. Бала саны аз булу сәбәпле, авыл мәктәпләре күпләп ябыла. Бу кадәресе берәүгә дә сер түгел. Ләкин хәлнең ни дәрәҗәдә мөшкел булуын бөтен тирәнлеге белән бары без үзебез генә (авыл халкы гына) аңлыйбыз. Чөнки Без – авыл җирендә яшәүче соңгы могиканнар (бетеп баручы халык), күрәсең. Йортлар бушый, авыл картая! Авыл белән бергә тел дә бетә, тел бетсә, милләт тә бетә. Күрәсезме, бүгенге көндә безнең кулда – милләт язмышы! Әйе, әйе, милләт язмышы!!! Бу – яңгыравыклы сүз генә түгел. Ә чынбарлык. Әгәр без кул кушырып утырсак, чынлап та шулай булачак. Безгә (милләткә) үзебездән башка беркем дә ярдәм итмәячәк. Ә без – шушы милләтнең бер кыйпылчыгы!


Без нәрсә эшли алабыз соң? Бик күп нәрсә! Безнең нәсел дәвамчыларыбыз – балаларыбыз бар. Балаларыбызны без шундый итеп тәрбияләргә тиешбез, алар безнең генә түгел, ә бөтен бер милләтебез дәвамчылары булырга тиеш! Димәк без кечкенәдән үк аларга милләт, халык, Ватан, киләчәк төшенчәләрен ныклап аңлатырга, сеңдерергә тиешбез. Ә болар барысы да туган авылдан, туган нигездән, ата-ана алдындагы бурычтан башлана. “Бәхет аналарның аяк астында!”, “Ата хакын хаклау”, “Чит җирләрдә солтан булганчы – үз илеңдә олтан булсаңчы!”, “Туган туфрак”, “Кендек каны тамган җир”, “Җирсү” кебек сүзләрнең асылын аңлатырга. Һәм шундый итеп төшендерергә – бала күңелендә мәңгелеккә уелып калсын! Буыннан буынга тапшырылырлык булсын. Әйе, ансат эш түгел. Ләкин безгә үрнәк алырлык, өйрәнерлек җирлек бар. Бәлки ишеткәнегез дә бардыр: Пенза өлкәсендә Әләзән дигән авыл бар, Мордовия республикасындагы Белозерье авылы, Чувашиядәге Шыгырдан, Урмай авыллары... Исемлекне дәвам итәргә дә була. “Халкым минем” тапшыруын карап барсагыз, бу авыллар турында бик матур сюжетлар күрсәтелә. Авылларның төзеклеге, эшмәкәрләрнең күплеге, халкының эш сөючәнлеге турында сөйләнә. Без дә эшсез ятмыйбыз, безнең дә авылыбыз – Аллага шөкер, эш нәрсәдә соң? Менә шушы сорауга җавап эзләргә кирәк. Иң беренче аерма – мин алдарак искә алган авылларда дин көчле. Аларның иманы нык. Кыйблалары билгеле. Бәлки безгә дә эшне шуннан башларгадыр? Ни генә булмасын, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска иде. Шәһәр баласының авылга кайтасы юк. Аларга синең авылыңның бары ни дә, югы ни... Моның шулай икәнен “югарыдагылар” да аңлый. Ниндидер чаралар да күрергә азапланалар. Хәтерлисездер, класс белән колхозда калдырулар да булды. Ләкин мәҗбүр итүнең нәтиҗәсе түбән була шул.


Игътибар иттегезме? Ул авыллар Татарстаннан читтә урнашкан бит. Бәлки сәбәпне шуннан эзләп караргадыр... Татарстан авылларының җирләрен инвесторларга бирделәр. Ә алар, үз чиратында, авыл халкы белән 49 елга аренда килешүе төзеде. Крепостнойлыктан азат итү кебегрәк килеп чыга түгелме соң? Бу өлкәдә мин белгеч түгел, уйланырга җирлек бар, дип кенә әйтүем.


Сүз башым бит Шүрәле , дигәндәй, тәрбия темасына әйләнеп кайтыйм.


Һәр ата-ана үз баласының тәрбияле һәм белемле булуы өчен шартлар тудырырга тиеш. Билгеле, бу шартлар һәр гаиләдә төрлечә. Ләкин шунысы бәхәссез, һәркайсыбыз баланың бәхетле булуын тели. Әмма бәхет төшенчәсен дә төрлебез төрлечә аңлый. Кемдер өчен бәхет – мул тормыш, кемдер өчен – карьера, ...ә кемдер өчен ул – авылыңның чәчәк атуы, авылдашларыңның таза тормышы булырга да мөмкин бит...


 Уйласаң, уйларга урын бар... Үрнәк алырлык авыллар да юк түгел, киңәш бирерлек эшлекле егетләребезгә дә кытлык сизелми. Бары кыюлык, тәвәккәллек җитми. Революцияне бөтен кеше ясамый аны. Башкаларны әйдәп барырлык, зур эшләргә дәртләндерерлек егетләр кирәк, кызлар кирәк. Менә сезнең белән безнең бурыч – шул! Балаларыбызның өсте бөтен, тамагы тук булу гына җитми. Аларда күңел көрлеге, киләчәккә өмет, зур эшләр майтарырлык тәвәккәллек, максатчанлык һәм бүген күпләребезгә җитенкерәми торган башка бик күп сыйфатлар тәрбияләргә кирәк балаларда. Ләкин моңа ничек ирешергә соң? Сүз белән генә, үгет белән генә әллә ни ерак китеп булмый, билгеле. Иң уңышлы юл – шәхси үрнәк. Балаларыбызның тәрбияле булуын теләсәк, иң беренче үзебез тәрбияле булырга тиешбез. Аларга үрнәк булырлык гамәлләр кылырга, мөмкин булган кадәр бу эшләргә балаларны да тартырга тырышырга кирәк. Гаилә белән табигатькә чыкканда, берочтан чишмәләрне чистартырга мөмкин. Я булмаса, бергәләп күрше әбигә ярдәм итәргә була. Авылдагы күпер, басмаларны төзәтү дә тәрбия чарасы булыр иде...


Баланың нинди булуы күбесенчә ата-анадан тора. Безнең һәр адымыбыз, һәр хәрәкәтебез балалар күз алдында. Алар киптергеч кебек, барысын да сеңдерәләр. Димәк, баланың нинди булуын теләсәк, үзебезгә дә шундый булырга кирәк.


Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” дигән әсәре барыбызга да сабак булырлык. Бу ике йөз елны озаккарак сузу һәркайсыбызның бурычы булса иде.


Уңышлар телим!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уйландырырлык чыгыш.Автор фикерләре белән килешәм.Рәхмәт.Уңышлар телим Автор: Зумара

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ