Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге, мәрхәмәтле остазларыбыз 

Гөлназ Кашаф кызы МУЛЛАГАЛИЕВА, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. педагогик стажы – 26 ел.Үрнәк алырлык, чын мәгънәсендә бу һөнәргә...

Гөлназ Кашаф кызы МУЛЛАГАЛИЕВА,
Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. педагогик стажы – 26 ел.
Үрнәк алырлык, чын мәгънәсендә бу һөнәргә хөрмәт тәрбияләрдәй укытучылар күп очрады тормыш юлымда. Беренче хәреф танырга, хәрефләрне тезеп ниндидер серле, тылсымлы сүзләр язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга, кыскасы, барысына да өйрәткән, шул ук вакытта укытучы һөнәренә зур кызыксыну һәм хөрмәт уята алган, беркайчан да онытылмаячак беренче укытучым Гүзәлия Бари кызы Мирзанурова; безне әниебез кебек якын күргән, бүген дә һәркайсыбызның язмышы, тормышы белән кызыксынып, һәрдаим үзенең акыллы киңәшләрен биреп торучы, укытучы хезмәтенең бөеклеген үз эш-гамәлләре белән безгә төшендерә алган сыйныф җитәкчебез Лена Вәгыйз кызы Мәхмүтова шушы олуг та, мәртәбәле дә, мөһим дә, шул ук вакытта мактаулы да булган укытучы һөнәрен сайлавыма зур этәргеч бирделәр. Үземдә булган укытучы һөнәренә хас һәм кирәкле булган уңай сыйфатларым шушы олуг шәхесләр тәэсирендә формалашты. Еллар узды, хыялым тормышка ашты: мин алар үрнәгендә  укытучы һөнәрен үзләштердем. Ә соңрак урта мәктәптә безне үз балаларыдай күреп, үз канаты астына алган сыйныф җитәкчебез дә, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз да булган Лена Вәгыйз кызы тормышымда, язмышымда әһәмиятле роль уйнады. Аның минем һәм классташларым өчен никадәр яхшылык, изгелек эшләвен сөйләп тә, язып та бетерү мөмкин түгел.
Без, Лена апаның укучылары, аңа мең-мең рәхмәтлебез. Укытучыбыз мөлаемлелеге, үз-үзен тотышы, төс-кыяфәте, кече күңеллелеге белән безне, укучыларны, беренче көннәрдән үк үзенә җәлеп итте. Төрле авыллардан җыелган, төрле характерлы балаларны бергә бердәм коллективка тупларга тырышты һәм әлеге максатына иреште. Моның өчен Лена апа нинди генә кызыклы чаралар, укуга кызыксынуны арттыру йөзеннән нинди генә бәйге-ярышлар уйлап тапмады.
Балаларның яшенә һәм теләкләренә туры китереп, мавыктыргыч итеп нинди генә чаралар уздырмый иде укытучыбыз. Җырларга-биергә өйрәтүче дә, инде онытылып барган татар халык уеннарын уйнатучы да, кызларны хуҗабикә эшенә төшендерүче дә иде ул. Кыскасы, безнең икенче әниебез кебек иде. Егетләргә –егетләрчә, кызларга кызларча биргән киңәшләрен әле бүген дә хәтеребездә саклыйбыз һәм тормыш-көнкүрешебездә файдаланабыз.
Мәктәп күләмендә нинди генә кичә, ярыш оештырылмасын – Лена апа бөтен күңелен, көчен, вакытын биреп безне әзерли иде, һәм чараларның берсендә дә сыйныфыбыз алдынгылыкны бирмәде. Җитәкчебезнең күпме көче кереп, алдынгылыкны яулап, сыйныфыбыз Мәскәү шәһәренә юллама белән бүләкләнде. Мәскәүнең күренекле матур урыннарын карап, күңелле ял итеп кайтуны кайсыбыз гына оныта алды икән?!
Укучыларда шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүгә дә зур өлешен кертте укытучыбыз. Сыйныфыбызны берничә төркемгә бүлеп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм оештырды.
Ата-аналарыбыз белән дә максатчан эш оештыра, уртак тел таба белде.
Ә инде Лена апның татар теле һәм әдәбияты дәресләрен шулкадәр кызыклы, җанлы итеп алып баруы турында язып бетерү дә мөмкин түгел. Шагыйрь һәм язучыларга, аларның әсәрләренә балаларда мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләде. Дәресләрдә темага туры китереп үз тормышындагы хәл-вакыйгаларны мисал итеп китерә иде. Һәр дәресен оешкан төстә, һөнәри осталык белән алып барды. Безгә, укучыларына дөрес, әхлакый, ныклы төпле белем бирде.
Инде мәктәпне тәмамлавыбызга да 28 ел булды, ә шулай да урта мәктәпне тәмамлап чыкканчы безгә белем һәм тәрбия бирүче укытучыбызны соклану һәм ярату белән искә алабыз. Лена апа бүген дә безнең тормыш юлы, эш-һөнәребез турында сорашып, хәлебезне белеп, киңәшләрен биреп тора.
Мәктәптә эшләү дәверендә хезмәттәшләре дә аны ярдәмчел, ачык күңелле, гадел, эчкерсез булганы өчен үз иттеләр, ихтирам иттеләр.
Кыскасы, Лена Вәгыйз кызының кешеләргә кылган изге гамәлләрен, күркәм сыйфатларын әйтеп тә, язып та бетерү мөмкин түгел.
Ә аңа һөнәр үзләштерү, Бөек укытучы дәрәҗәсенә күтәрелү җиңел булмый. Минзәлә педагогия училищесына кереп, укытучы һөнәрен үзләштерергә тели. Ләкин әлеге хыялы тормышка ашмый. Бабасы белән барып, чөнки инде Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе 1948 елның 24 февралендә Лена апага 8 яшь булганда,  якты дөнья белән хушлашкан була; документларны тапшырып, бер көн генә укып кала. Кабат авылга кайтырга мәҗбүр була. Ул чорда Такталачыкта яңа мәктәп ачыла. 25 км араны йөреп, әлеге мәктәпне тәмамлый. Соңыннан колхозда эштә калдыралар (ул чорда тәртибе шулай була). 1960 елда Алабуга педагогия институтының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта үз туган авылы Өшәр мәктәбендә ике ел өлкән пионервожатый булып эшли. 1962 елдан Агыйделнең аръягында урнашкан Луговойда дүрт ел башлангыч класста белем бирә. Соңыннан Татар Әҗби авылында бер елга якын укыта. Соңрак Өшәр мәктәбенә чакырып алалар. Ул вакытта сигезъеллык мәктәп була әле. Хезмәт юлын туган мәктәбендә дәвам итә. Тормыш иптәше Линиф абыйны Зөбәер мәктәбенә директор итеп чакырып алалар. 1970 елның 13 февраленнән Лена апа әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 1975 елдан 2000 елга кадәр Иске Кормаш мәктәбендә безгә һәм башка бихисап күп укучыларга белем һәм тәрбия бирде. Мәктәптә драма түгәрәге алып барды, укучылары районда чыгыш ясау хокукы да алдылар, бүген дә аның укучылары сәхнәдә уңышлы чыгыш ясыйлар. «Тәрбияче» газетасы чыгаралар. 1960 елдан башланган хезмәт юлы 2000 елга кадәр дәвам итә. Төп-төгәл 40 ел. 2000 елның августында лаеклы ялга чыга.
Куйган хезмәте өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Өлкән укытучы исеме ала.
Сөйгән ярын, булачак тормыш иптәшен дә якында гына, үз янәшәсендә таба. Насыйп яры – Өшәр авылы егете 1940 елгы Линиф Вәкил улы була. 1957 елда Чаллы механизаторлар хәзерләү училищесынада укып, 1953 – 1965 еллар аралыгында «Беларусь» тракторында хезмәт куйган. Ә соңынан кичке мәктәптә урта белем алып, соңыннан (1965 – 1970) Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый насыйп яры. 1970 елдан Зөбәер сигезьеллык мәктәбендә директор, ә 1975 елдан Иске Кормаш урта мәктәбе директоры була. 1985 елда мәктәп төзетә. 1986 елда РСФСР мәгариф отличнигы исеменә лаек була, бик күп Мактау кәгазьләре иясе дә. Менә бу юлларны мин юкка гына язмадым. Чөнки Линиф Вәкил улының менә шундый югарылыкка ирешүендә Лена апаның тәэсире, ярдәме, өлеше әйтеп бетергесез. Һәм Линиф абыйның ике китабының дөнья күрүе дә – Лена апаның тырышлыгы.
Директор, укытучы, мөгаллим, сыйныф җитәкчесе һәрчак халык арасында, бөтен эш-гамәлләре кеше күз алдында булды. Авылдашлары, хезмәттәшләре арасында зур абруй казандылар, аларны яраталар, хөрмәт итәләр. Чын мәгънәсендә, укытучы исемен горур йөрткән, укытучыга хас булырга тиешле бар сыйфатларны үзендә туплаган, гадел дә, эчкерсез дә, ачык һәм киң күңелле дә, зәвыклы да, белемле дә, кыскасы, үз һөнәренең остасы булган, укучыларында да бары уңай сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылучы, укучыларга бар вакытын багышлаучы; тормышта үз юлыңны, үз кыйблаңны табарга өйрәткән; коллективта эшләү дәверендә тырыш һәм намуслы хезмәте, ихласлылыгы белән хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган бөек шәхесләр алар – Лена Вәгыйз кызы һәм Линиф Вәкил улы. Алар җирлекнең генә түгел, районыбыз, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы! Чын укытучылар, бөек шәхесләр нәкъ әнә шундый булырга тиешләр, дип уйлыйм мин. Бүгенге көндә алда телгә алынган бар гомерләрен, тырышлыкларын белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шундый укытучылар күбрәк булса, мәгариф һәрчак алдынгы һәм киләчәк буын өчен бернинди куркыныч булмас, киләчәк өметле булыр иде.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ