Логотип Магариф уку
Цитата:

Җанын гыйлем һәм гамәл белән пәкъләгән кеше максатына ирешер

Арсланова Фәнүзә Фатих кызы,Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татар халкында тәрбия – аның әдәп-әхлакка корылган тормышына, хезмәт белән гадел көн күрүенә һә...

Арсланова Фәнүзә Фатих кызы,
Мөслим районы Тат. Бүләр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Татар халкында тәрбия – аның әдәп-әхлакка корылган тормышына, хезмәт белән гадел көн күрүенә һәм бай педагогикасына нигезләнгән. Шуңа күрә дә халык тәрбиясе үтемле һәм тәэсирле булган,нәтиҗәдә халкыбыз үзе дә әхлаклы, шәфкатьле, мәрхәмәтле, хезмәт итә белүе белән танылган. Борынгыдан ук халкыбыз тәрбиялелегенең нигезендә гаделлек, изге күңеллелек, ярдәмчеллек, сабырлык яткан. Рухи кыйммәтләрне барлау, бөртекләп җыю, аны бүгенге көннең кыйбласы итү – нәкъ менә безнең укытучыларның изге бурычы. Шул максаттан авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүнең асылы турында бергәләп фикерләшик.


Хезмәт – тәрбия нигезе. Авыл яшәсә, мәктәп тә яши. Бүген мәгариф катлаулы чор кичерә, реформалар дип кайнап яши. Реформалар нәтиҗәсе дистә еллардан соң гына беленә. Ә бүген авыл укытучылары алдында белем учагын сүндерми саклап калырга тырышу бурычы тора. Бурыч авыр, аны көчлеләр генә башкара. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, кайда гына урнашса да, мәктәпнең төп максаты үзгәрми: мәктәп үзендә укыган һәр баланы кеше итеп тәрбияләргә тиеш. Авылда туып үскән кеше Җир-анага тирән мәхәббәт белән яши. Эчкән суың, сулар һаваң, туган туфрагың яшәргә көч бирә, күңелеңне бизи, рухыңны баета. Белем йорты – кешелек язын үстерүче. Без авыл җирендә яшибез, ә авыл – илнең туйдыручысы. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү халыкның тәрбия системасында бик әһәмиятле бурычларның берсе итеп карала. Аеруча авыл җирендә һәркем хуҗалыгында кирәк булган барлык төр шөгыльне (балта остасы, тимерче, мичче һ.б.) белергә тиеш. Ә инде игенчелек, терлекчелеккә кагылышлы эш төрләрен әйтеп тә торасы юк. Халыкта гасырлар буена тупланган хезмәт традицияләре, гореф-гадәтләр кадерләп сакланган. Балалар хуҗалыктагы бөтен төр эшләрне башкарган. Шундый шартларда үскән баланың, хезмәттән читләшеп, юк-барга вакыт үткәрәсе килми. Авыл җирендә һәр бала кушылган эшне намус белән үтәргә бурычлы. Хезмәтнең җиңел булмавын төшендереп, без балаларны авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәбез. Хезмәткә өйрәтү нигездә гаиләдә ата-ана үрнәгендә алып барыла, ә хәзерлек дәрәҗәсе җәмәгатьчелек алдында булган. Һәр елны без мәктәбебездә зурлап «Ир хезмәте – басу кырда, хатын хезмәте – өстәлдә» дигән гаилә бәйрәме үткәрәбез. Бу бәйрәмнәр балаларда гаиләнең никадәр кадерле булуын, бергәләп эшләүнең җиңел дә, күңелле дә, нәтиҗәле дә икәнлеген раслый. Төрле эш төрләре белән танышырга мөмкинлек туа. Өлкәннәрнең һәм балаларның бергәләп эшләве элек-электән макталган. Тикмәгә генә халык: «Сүз өйрәтә, үрнәк үз артыннан ияртә», - димәгән. Ә бу – үз чиратында, профессия сайлаганда да ярдәм итә дип исәплим. Рус педагогы К.Д.Ушинский: «Хезмәтегезне дөрес сайлаган һәм аңа бөтен күңелегезне биргән булсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар», - дигән.


Балаларга тәрбия бирүдә, чынлап та, ата-ана, өлкәннәр үрнәге аеруча әһәмиятле, нәтиҗәле. Әбиең, бабаң, әтиең, әниең тирә-күршең, авылдашлар, укытучылар үрнәге – тәрбия чылбырының ныклы буыны. Шул максаттан мин һәр елны «Орчык бәйрәме», «Җомга киче» кебек ярыш-бәйрәмнәр үткәрәм. Мондый ярышлар балаларда зур кызыксындыру тудыра Әби-бабайлар үз һөнәрләре турында сөйли. Өлкәннәрнең җеп эрләве, чабата үрүе, яшьлектәге хатирәләр балаларда аларга карата хөрмәт уята, аларның һөнәрләрен өйрәнергә омтылу хисе тудыра, ә бу үз чиратында буыннар мирасын дәвам итү булып исәпләнә.


Халыкта булдыклы кешеләр авылдан чыга дигән гыйбарә яшәп килә. Авыл мәктәбендә белем һәм тәрбия алып та тормышта зур уңышка ирешкән затлар бар. Мәсәлән, үз авылыбыз мәктәбен бетереп, туган ягын ташлап китмичә җир алып, үгезләр үстереп, авылдашларына ярдәм итеп, балаларга яңа ел күчтәнәчләре өләшеп хөрмәт казанучы Ринат Хөснимәрданов, көнен-төнен басу-кырлар иңләп, зур дәрәҗәләргә ирешеп яшәүче тракторчы Фарсил Салиховларны атап китсәк, һич тә ялгыш булмас. Илгиз Исламов та авыл мәктәбен бетергән, ә аның уйлап табулары Татарстанны гына түгел, хәтта чит илләрдә дә зур кызыксыну уятты. Бүгенге көндә ул –«Агромастер» җитештерү компаниясе җитәкчесе. Тынгысыз, хезмәткә бирелгән кеше, оста сәүдәгәр. Ул җитәкләгән предприятие Европа, Азия илләре белән тыгыз элемтәдә. Районыбыз һәм республикабыз күләмендә танылган. Гап-гади авыл малайлары. Бәхет эзләп, беркая да чыгып китмәгәннәр. Үз бәхетләрен туган җирләрендә тапканнар.


Авыл мәктәбендә үз милләтен чын-чынлап яраткан, аның киләчәгенә битараф булмаган укытучылар эшли. Менә шушы үзенчәлек берләштерә, дустанә мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, яшәү рәвеше милләтебезнең бар чишмәләре – авылда. Бүген мәктәпнең төп күрсәткече – БДИ. Укучыларның язмышы өчен йокысыз төннәрен үткәргән авыл укытучысы – мөгаллим дә, тәрбияче дә, репетитор да.


Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Ата-ана – төп тәрбиячеләр. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Бүгенге ата-аналар – безнең кичәге укучыларыбыз. Гаилә тормышын җайга салмыйча, ата-аналар белән даими эшләмичә, тәрбия эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел.


Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Мәктәпкәчә учреждениедәге тәрбия, мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.


Хөрмәтле әти-әниләр! Киләчәктә дә балаларыбызны әхлаклы, белемле, үрнәк шәхесләр итеп тәрбияләүдә бергә булырбыз, дип ышанам.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ