Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабатланмас батырлык үрнәге (Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәбият дәресе. VIII сыйныф)

Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 елИлдар САЯХОВ,Бөгелмә районы Мостафа Өнҗәл исемендәге интернат-лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысыДәрес төре: яңа белем бирү дәресе (кереш дәрес).Дәреснең б...

Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел


Илдар САЯХОВ,
Бөгелмә районы Мостафа Өнҗәл исемендәге интернат-лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Дәрес төре: яңа белем бирү дәресе (кереш дәрес).
Дәреснең бурычлары
Предмет нәтиҗәләре: герой-ша­гыйрь Муса Җәлилнең биографиясе, иҗаты турында мәгълүмат бирүгә ко­рылган уку эшчәнлеген оештыру; укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.
Метапредмет нәтиҗәләре: укытучы җитәкчелегендә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру, үз эшчәнлегеңне оештыру, контрольгә алу, үзконтроль; эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү күнекмәләрен үстерү.
Шәхси нәтиҗәләр: укучы шәхесенең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру, М.Җәлил шәхесе үрнәгендә укучыларда батырлык, аның шәхесенә һәм иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.
Укытучы һәм укучы өчен ресурслар: дәреслек (Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 нче сыйныфы өчен дәресек (татар балалары өчен /
Р. Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтовна. Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2011); презентация, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, китаплар күргәзмәсе, аудио-, видеоязмалар.


Дәрес барышы
I. Яңа белемнәр үзләштерүгә мотивация булдыру (уңай психологик халәт тудыру, кереш сүз)
(Укучылар дүрт төркемгә бүлеп утыр­тыла.)
II. Белемнәрне актуальләштерү
1. «Батырлык», «куркаклык» төшенчәләрен ачыклау.
(Укучыларга куян, арыслан, сугыш кырындагы совет солдаты, коткаручылар хөрмәтенә куелган һәйкәл рәсеме һәм фотолары бирелгән презентация тәкъдим ителә. Проблемалы сораулар бирелә.)
Укытучы. Бу хайваннар, сугышчы һәм һәйкәл нәрсә символлары булып тора?
Көтелгән җавап. Куян – куркаклык, арыслан – сугышчы, һәйкәл батырлык символлары булып торалар.
Укытучы. Ике яклы рәсемдә кайсы хайваннар сурәтләнгән, аларны батырлык, куркаклык төшенчәләренә бәйләп аңлатыгыз.
Көтелгән җавап. Бу рәсемдә арыслан белән тычкан сурәтләнгән. Арыслан –
бик көчле ерткыч хайван, батырлык символы булып тора. Тычкан – кечкенә җәнлек, куркаклык символы булып тора. Бер үк рәсемдә, төрле яклап караганда, ике төрле хайван, җәнлек булудан чыгып, без батырлыктан куркаклыкка бер адым гына дигән нәтиҗә ясый алабыз.
2. Дәреснең темасын ачыклау. Максат һәм бурычлар кую.
Укытучы. (Укучыларга презентациядә тәкъдим ителгән рәсемнәр буенча сораулар бирелә.) Антарктидадагы иң биек тау түбәсенә кемнең исеме бирелгән? Җир шарының диңгез-океаннарын иңләп йөри торган бу мәһабәт корабль кемнең исемен йөртә? Кырым обсерваториясе тарафыннан ачылган Кояш системасының кече планетасы ничек атала? Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасында кем сурәтләнгән? «Җырларым», «Кызыл ромашка» шигырьләренең авторы кем?
Көтелгән җавап. Герой-шагырь Муса Җәлил.
(М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында өйрәнелгән белемнәр искә төшерелә. Укучылар белән берлектә дәреснең темасы, максаты, бурычлар билгеләнә.)
Көтелгән җавап. Дәреснең темасы – «Герой-шагыйрь М.Җәлил язмышы – кабатланмас батырлык үрнәге».
III. Яңа теманы «ачу» (эзлеклелекне билгеләү, укучыларның проблеманы хәл итүдә катнашуы) (Дәреслек, Интернет, өстәмә чыганаклар белән эш оештырыла. Укучылар дүрт төркемдә эшли, алар алдына уку, танып белү бурычы куела.)
Биремнәр.
(Һәр төркемдәге укучылар, М.Җәлил шәхесе һәм иҗаты белән бәйле бер аспект турында дәреслек, Интернет, өстәмә чыганаклардан файдаланып, анализ ясый. Төркемнәрдәге һәр укучыга дүрт өлешкә бүленгән ак кәгазь таратыла. Төркемдә катнашучылар тупланган мәгълүматны ак кәгазьнең билгеләнгән өлешенә язып баралар. Нәтиҗәдә һәр төркемнән бер укучы төркемнең эшен гомумиләштереп җавап бирергә тиеш була.)
Укытучы. 1 нче төркемдәге укучылар М.Җәлил шәхесенең социаль чыгышы турында мәгълүмат жыя, анализлый.
Көтелгән җавап. Герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә. (Җавап шул төркемдәге укучылар тарафыннан тулыландырыла.)
Укытучы. 2 нче төркемдәге укучылар М.Җәлил шәхесенең гражданлык батырлыгы турында мәгълүмат жыя, анализлый.
Көтелгән җавап. Муса Җәлил татар халкының милли каһарманы, Туган иленең тугрылыклы гражданы булып таныла. Дөньяда яшәүнең һәм үлемнең мәгънәсен Туган иленең азатлыгы, якты киләчәге өчен көрәштә күрә. Үзенең гомерен һәм иҗатын халкына, Ватанына хезмәт итүгә багышлый. Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Укытучы. 3 нче төркем укучылары М.Җәлил шәхесенең сәяси батырлыгы турында мәгълүмат жыя, анализлый.
Көтелгән җавап. Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, Муса Оренбург шәһәре комсомол оешмасына әгъза булып керә. 1920 елда М.Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылында яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. 1941 елны Курск өлкәсендәге политработниклар курсларында укый һәм декабрь аенда өлкән политрук М.Җәлил фронтка китә. Тоткынлыкта да М.Җәлил һәм җәлилчеләр, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы героик көрәш алып баралар. (Төркемдәге укучылар иптәшләренең чыгышларын тулыландыралар.)
Укытучы. 4 нче төркемдәге укучылар М.Җәлил шәхесенең иҗади батырлыгы турында мәгълүмат жыя, анализлый.
Көтелгән җавап. «Моабит дәфтәрләре» – Муса Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең куркусызлыгы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ