Казан кызы булсам да, нигә авыл мәктәбен үз иттем?
Гөлинә Илдар кызы ХӘМӘТҖАНОВА,Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 2 елЯзмамны С.Рәмиев сүзләре белән: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә...
Гөлинә Илдар кызы ХӘМӘТҖАНОВА,
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы – 2 ел
Язмамны С.Рәмиев сүзләре белән: «Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш!» – дип башлап җибәрәм. Авыл гомер-гомергә үзенең бай тарихы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тоткан! Тик, кызганычка, бүгенге көндә авылларыбызның саны кими. Адәм баласы шәһәргә омтыла.
Мин үзем – Казан кызы. 2011 елда кияүгә чыгып, авыл җиренә күчендем. Белемем буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эшләү стажым ике генә ел. Шуңа да карамастан, үз эшемә бөтен күңелем белән бирелеп эшлим. Әйе, авыл мәктәбе – авыл мәктәбе инде ул. Шәһәр мәктәпләре белән чагыштырып булмый, тик шулай да авыл мәктәпләре үзләренең милли рухы, мәрхәмәтле, дус балалары белән аерылып тора.
Безнең мәктәбебезгә укучылар 7 авылдан килеп укый. Барлыгы 286 бала. Бик кызганыч саннар бит... Тик, минемчә, алар шәһәр мәктәпләре укучыларына караганда яхшырак белем алып чыгалар.
Җиһанда – XXI гасыр. Мәгърифәт, белем дөньясы алга омтылганда, авылларыбызда балалар саны кими, укытучылар җитми. Сыйныфларда 15 –16 бала укый. Ә шәһәр мәктәпләрендә аларның саны 30 га җитә. Ике тапкырга ким күрсәткечләр. Ә нишләргә? Әлеге проблемаларның чыгу юлы кайда? Яшь укытучыларны авыл мәктәпләренә ничек җәлеп итәргә?
Миңа калса, чишә алмаслык проблемалар юк. Тик бөтен юллар да акчага барып тоташа. Белгәнебезчә, бүген авылларыбызда эш юк, яшьләр һәм гомумән авыл халкы шәһәргә барып, яки бөтенләй китеп эшләргә мәҗбүр. Һәр көн бәяләр артып торганда, йөреп эшләүнең файдасы калмый, шуңа күрә яшьләр авыллардан китү ягын карый. Укучылар саны кими икән, димәк, укытучылар да эшсез кала дигән сүз. Авыл мәктәпләренә яшь белгечләр бик аз килә.
Һәр кеше дә белем-тәрбия алуга мохтаҗ. Киләчәктә кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын (табиб, инженер, нефтьче, космонавт һ. б.), бу ихтыяҗны һәркемгә дә укытучы канәгатьләндерә. Һәрбер кеше бу дөньяда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, сабыр холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр. «Укытучы булып туарга кирәк», – ди халык. Мин әлеге юллар белән бик килешәм.
Авыл мәктәпләре шәһәр мәктәпләреннән һич кенә дә калышмый. Без укучылар белән бик еш театр-музейларга бик теләп йөрибез. Төрле истәлекле урыннарга барабыз. Күптән түгел бер төркем укучылар белән изге Болгар җиренә сәяхәт кылдык. Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклау өчен без барысына да әзер.
Без һәрвакыт яңалыкка омтылып торабыз. Белем дөньясы да үзгәрешләр кичерә. Яңа белем стандартлары дип әйтми калган көнебез бармы икән безнең? Әйе, мин, яшь белгеч буларак, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эшли башладым. Кыенлыклары булмады дип әйтәсем килә, ә 30 еллык стаж белән укыткан укытучыларга нишләргә? Бүген акбур һәм китап белән генә укучыны кызыксындырып булмый, алар заманадан калышмыйлар, техника гасырында яшиләр. Шуңа да укытучылар һаман укый, өйрәнә, белемнәрен арттыра. Ул һәрвакыт шулай булды һәм булачак та. Без замана белән бергә атларга тиеш, калышырга ярамый. Безнең өчен иң мөһиме – сау-сәламәт укучылар, эшләү дәрте һәм тыныч көннәр булсын иде.
Комментарийлар