Кемнән эзлик гаепне?
Тема: Гаджетлар: яманнан яхшыгаГөлшат БИЛАЛОВА,Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй урта мәктәбе инглиз теле укытучысы, педагогик стажы 16 ел.Күптән түгел инстаграм битләрендә бер видеога тап булдым. Бе...
Тема: Гаджетлар: яманнан яхшыга
Гөлшат БИЛАЛОВА,
Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй урта мәктәбе инглиз теле укытучысы, педагогик стажы 16 ел.
Күптән түгел инстаграм битләрендә бер видеога тап булдым. Бер гаилә әгъзалары, кечкенә бәбиләрдән башлап, 60-70 яшьлек әби-бабайларга кадәр, һәрберсе аерым-аерым бүлмәләрдә төрле гаджетларда утыралар. Йортта тынлык, бер тавыш юк, һәрберсенең үз территориясе, үз эше. Күңелле видео, махсус төшергәннәрдер инде дип уйлап, үзеннән-үзе елмаеп куясың.
Мин, нинди тәмле ризык пешерим икән дип, кухняда телефонымны ачып, төрле аш-су әзерләү буенча группаларны актара идем. Тукта әле... Минем дә кулда телефон икән бит. Калганнар кайда соң әле? Юри генә башкаларны да барларга булдым: 9 нчы сыйныфтагы кызым үз бүлмәсендә ноутбукта махсус сайтта имтиханга әзерлек эшләрен эшли иде, икенче бүлмәдә 1 нче сыйныфта укучы улым “учи.ру.” сайтыннан ел әйләнәсе төрле фәннәрдән эшләп бара торган олимпиада эшенең чираттагысын бик тырыша-тырыша эшләп утыра иде. Төрле кызыклы уен формалары белән бирелгән күнегүләрне бик кызыксынып эшләгәч, безгә дә рәхәт. Йокы бүлмәсенә “ял итеп алам “ дип кереп киткән әти кешенең көлә-көлә смартфоннан видеолар караганы ишетелде. Ә 3 яшьлек улымны “мин ашарга пешергәндә комачауламасын дип, залга кертеп җибәргән идем. Ул да планшетын тотып, үзе яраткан мультфильмнарны карап, тыныч кына диванда утыра бирә. Куркыныч булып китте... Бу бит –чынбарлык.
Чынлап та без бүгенге көнебезне гаджетлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз бугай. Укытучыларның журналлары, укучыларның көндәлекләре шунда, китапларны да шуннан укыйбыз. Газета-журналларның да электрон форматына гына язылабыз. Бакчада ничек оста итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, ничек матур киемнәр бәйләргә, тегәргә, чигәргә дә хәзер интернет челтәрләрендә оешкан төркемнәрдән өйрәнәбез. Бик тиз генә үзебезгә кирәкле мәгълүматны эзләп табабыз, матур җырлар тыңлыйбыз, үзебез карыйсы килгән фильмны яки спектакльне карый алабыз. Арып-талып кибетләрдә дә йөрисе юк, ошаган киемне сайлыйсың да, өйгә үзе килеп җитә. Менә бит күпме файда! Никадәр вакыт экономияләнә. Гаджетларның файдасы әле моның белән генә бетми. “В контакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники”, битләрендә үзебезнең күп еллар күрешмәгән дусларыбыз, туганнарыбызны табып, алар белән аралашабыз, фотолар аркылы тормыш-яшәешләре белән танышып барабыз. Ничек күңелле бит! Минутлар гына түгел, сәгатьләр дә узып киткәнен сизми дә калабыз... Бер эшкә дә өлгерә алмыйм, вакыт җитми дип чапкан булабыз. Чынлап торып уйлап карасаң, бүгенге көндә телефоннарның, компьютер, планшетларның файдасы да бик күп кебек. Саный китсәң, чиксез, очсыз-кырыйсыз, санап бетереп булмый. Алар безнең тормышыбызны бик күпкә җиңеләйтәләр, шул ук вакытта күп кенә борчулар да китерәләр.
Хәзер , мин, укытучы буларак фикер йөртеп карыйм. Бүген мәктәпкә телефонсыз килгән укучыларны кургәнебез юк. Үзләренә алмасалар да, әти-әниләр балаларына кыйммәтле-кыйммәтле смартфоннар сатып алалар. Имеш, башка балаларда бар, минеке генә читтә калмасын, дип уйлый. Безнең мәктәптә укучылар төрле авыллардан килеп йөриләр. Аңларга да була, әти-әни баланың хәлен белеп аласы килсә... Юлда төрле очрак булырга мөмкин дип, без үзебезне юатабыз. Тик... бала ул телефонны сөйләшү, аралашу өчен йөртми. Укырга килгәндә аның колагында наушниклар, ул музыка тыңлый, кайтып барганда тагын шул ук хәл. Тәнәфестә алар селфи ясый, уен уйный, кызык ясап укытучыларны яки техник хезмәткәрләрне фотога яки видеога төшереп алырга да мөмкин. Хәйләкәрләре дәрестән сорап чыгып китеп, кирәкле информацияне интернеттан эзләп табып, эшләп куярга да күп сорамыйлар. Әлбәттә, барлык укучыларны да бер калыпка салып карап булмый. Тырышып укучылар телефоннарын да оста итеп файдалана белә. Мәсәлән, инглиз теленнән өстәмә күнекмәләр алу өчен бик күп кушымталар бар. Алар белән күп нәрсәләрне өйрәнергә дә, кабатларга да була. Укучылар өчен бу бик зур ярдәм дип саныйм мин. 9, 11нче сыйныфлар өчен, имтиханнарга әзерлек сайтлары бар. Балалар үзлегеннән өйдә шөгыльләнә ала, эшләп карый, күп күнекмәләр ала. Монысы аеруча да кирәкле һәм файдалы, минем уйлавымча. Өлкәнрәк класслар аңлап, кирәк вакытта гына кулланалар кебек күренсә дә, бигрәк тә борчыганы – башлангыч сыйныфлар. Тәнәфестә өелешеп, 3-4 сыйныф укучыларының уен уйнаганнарына тап булдым. Укытучыны күргәч, әлбәттә, яшереп куялар. Шул балалар, тәнәфестән соң минем дәрескә керәләр. Алар игътибарсыз, дәрестә гамьнәре юк. Монда баш ватасы юк. Әлбәттә аларның башларында уйналып бетмәгән уеннары, ул аларга дәрес вакытында да тынгы бирми. Минем уйлавымча, бу - бик зур проблема. Ләкин кемне гаепләргә? Балаларга телефон сатып алган әти-әнинеме, мәктәпкә алып килеп, кесәләрендә йөртүче укучынымы, мәктәпкә килгәч, телефоннарны җыеп алмаган укытучынымы(тик безнең аңа хакыбыз юк , баланың шәхси әйбере), әллә инде гаджетларсыз яшәп булмаган замананымы? Сорау чынлап та ачык булып кала.
Гомумән алганда, хәзерге заманда, телефоннар, планшетлар, смартфоннар безнең тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Без алардан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Төрле телефон уеннары балаларның логик фикерләү сәләтен үстерә, күзаллауларын арттыра, дип саный галимнәр. Тик бернинди уеннар да җанлы аралашуны, дуслар белән, классташлар яки гаилә белән булган уеннарны алыштыра алмый. Экранга озак вакыт текәлеп уйнаудан балаларның күрү сәләте начарая. Интернет уеннарына бирелеп, алар бер-берсе белән аралашмый, сөйләшми, фикер алышмый. Аларның матур сөйләм теле юкка чыга, дип саныйм мин.Статистика мәгълүматларына караганда, бик күп балаларда интернетка бәйлелек барлыкка килгән. Аларны компьютерлардан аерып булмый, диләр. Андый чакта инде психологларга, хәтта табибларга да мөрәҗәгать итмичә булдыра алмыйлар. Психологлар фаразлавынча, киләчәктә бу бәйлелек тагын да үсәчәк. Бу – котылгысыз, дип саный алар, чөнки, компьютер технологияләре көннән-көн арта һәм яңара гына бара.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, гаджетлар – безнең тормышыбызның котылгысыз өлеше. Без аларны тыя да, чикли дә алмыйбыз. Бары тик алар белән файдалану вакытын әти-әниләр төгәл билгеләргә тиеш, һәрвакыт контрольдә тотарга тиеш, дип саныйм мин. Укытучылар да, компьютерларны, планшетларны, смартфоннарны дөрес итеп, үз урынында кулланырга өйрәтергә, аңлатырга тиеш. Укытучы, мәктәп, әти-әни бер булып эшләсә, уңай якка үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Шулай ук мәктәпләр, кирәк булмаган очракта, телефоннар алып килүне тыйсалар яки тәнәфесләрдә куллануны чикләсәләр, яхшы булыр иде. Тик бу очракта да барлык әти-әниләрнең ризалыгы кирәк. Гаджетлар укытучының хезмәтен дә, укучыларның укуын да җиңеләйтә. Тик вакытын белеп, урынын белеп, дөрес кулланганда гына.
Комментарийлар