Логотип Магариф уку
Цитата:

Кереш сүзләр (Татар төркеме. VIII сыйныф)

Фәридә ӘХМӘТШИНА,Әлмәттәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнә­сәбәтен белдерә торган сүзләрнең кереш сүз дип...

Фәридә ӘХМӘТШИНА,
Әлмәттәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:
– сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнә­сәбәтен белдерә торган сүзләрнең кереш сүз дип аталуын, алар янында тыныш билгеләре куелышын аңлауларына ирешү;
– рус һәм татар телләрендәге кереш сүзләрне чагыштырып нәтиҗә ясау;
– эшнең яшәү чыганагы булганлыгына аңлы караш булдыру.
Җиһазлау: дәреслек (Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011), презентация, интерактив такта.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү (1 нче слайд)
1. Тест.
Җансыз предметка төбәп эндәшү нинди сурәтләү чарасы була?
а) чагыштыру       ә) аллегория
б) эпитет        в) сынландыру
Эндәш сүз ул –
а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр иткән сүз
ә) ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек бирә торган сүз
б) сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны яки предметны белдергән сүз
в) җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кермәгән сүз
Кайсы ымлыклар белән эндәш сүз арасына өтер куелмый?
а) их, эх, аһ         ә) и, ай, әй
б) ура, чү, тсс       в) ай-һай, их, уф
2. Бирем.
Эндәш сүз янында тыныш билгесе куелышын аңлатыгыз.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-ән­кәмне, Ходам! (Г.Тукай.)
Укытучы. Бу шигъри юлларга карата фикерегезне белдерегез.
– Әлеге юллар Г.Тукайның «Туган тел» шигыреннән. Нинди генә бәйрәм булмасын, нинди генә шагыйрьләр, артистлар, композиторлар белән очрашулар оештырылмасын, халкым шушы җырны горурлык хисе белән башкара. Ул туган телебезгә гимн булып яңгырый.
– Бу шигъри юлларда И туган тел – җәенке эндәш сүз, Ходам – җыйнак эндәш сүз.
– Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, шигырьнең соңгы ике юлын рус теленә тәрҗемә итеп карыйк. (Тәрҗемә итәләр.)
– Ә хәзер шагыйрь Равил Бохараев тәрҗемәсендә укыйк. (2 нче слайд)
О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:
«Боже, – я шептал, – помилуй мать, отца, помилуй нас».
3. Рус һәм татар телләрендәге эндәш сүзләрне чагыштыру.
Укытучы. Рус һәм татар телләрендә эндәш сүзләрне чагыштырыйк, кагыйдәләрен искә төшерик.
1) Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүз­ләр тезмәсе эндәш сүз дип атала. (Обра­щение – это слово (сочетание слов), на­зывающее того, к кому обращаются с речью.)
2) Эндәш сүз һәрвакыт II зат белән бәй­ләнгән була, һәм еш кына әлеге зат җөмләдә алмашлык белән бирелә. Мәсә­лән: Кешеләр, сез нинди матурлар! Кешеләр! Мин сезне яратам! (Обращение имеет форму именительного падежа и произносится с особой звательной интонацией.)
3) Эндәш сүзләр җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала, җыйнак яки җәенке була. (Обращение может стоять в начале, в середине и в конце предложения.)
4) Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар. (В поэтической речи обращениями могут быть неодушевлённые существительные. Это один из приёмов олицетворения.)
III. Яңа теманы аңлату (3 нче слайд)
1. Бирем. Җөмләләрне укыгыз, җөмләнең грамматик кисәкләре буларак каралмый торган сүзләрне табыгыз.
1) Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк.
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк! (Г.Тукай)
(1 нче җөмләдәге һичшиксез сүзен җөмләнең грамматик кисәге итеп карый алмыйбыз, бу сүз сөйләүченең үз фикеренә нык ышанып әйтүен белдерә.)
Земляника и малина спеют в ягодном бору.
Не моргнув (несомненно), своё ведёрко переполнишь, не совру!
(Через слово несомненно говорящий выражает большую степень увереннос­ти.)
2) Табигый, алар, хыялда гына булса да, үзләрен көчле итеп күрсәтергә тырышалар. (И.Нуруллин) (Табигый сүзе фикернең гадәтилеген белдерә.)
Естественно, они стараются показать себя сильными, хотя бы в мечтах. (Слово естественно обозначает утверждение.)
2. Эш, хезмәт турында язып килгән мәкальләрен тыңлау, хезмәт турында әңгәмә үткәрү.
Мәкальләр:
► Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.
► Эш яратудан осталык туа.
► Эшсез үткән бер көнең елдан да озынрак.
► Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык һ.б.
– Нинди кеше генә башлаган эшен азагына кадәр җиткерә ала? (Уңган, тырыш, максатчан, көчле, белемле кеше.)
– Андыйлар турында халыкта ни ди­ләр? («Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр.)
IV. Теманы ныгыту (4 нче слайд)
1. Сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.
– Кереш сүзгә билгеләмә бирегез. (Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрлечә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип атала.)
– Кереш сүзләр нинди мәгънәләрне белдерәләр? (Кереш сүзләр җөмләдәге фикергә төрле мөнәсәбәтне белдерәләр: ышану һәм раслауны, фикергә бәйле төрле тойгыларны, фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен һ.б. )
– Кереш сүзләр янында нинди тыныш бил­геләре куела? (Кереш сүзләр җөмлә ба­шында килсә, алардан соң өтер, җөмлә ур­тасында килсә, ике яктан өтер, җөмлә ахы­рында килгәндә, алар алдыннан өтер куела.)
– Кереш сүзләр төзелеше (составы) ягыннан нинди була ала? (Кереш сүзләр җыйнак (димәк, әлбәттә һ.б.) һәм җәенке (дөресен әйткәндә, җыеп әйткәндә һ.б.) була һәм җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала.)
2. Дәреслек белән эш.
а) кагыйдәләрне чыгарган нәтиҗәләр белән чагыштыру;
ә) 211 нче күнегүне (I вариант – 1, 3, 5 нче; II вариант – 2, 4, 6 нчы җөмләләрне) язмача башкару, биремне үтәү, дөреслеген тикшерү).
V. Дәресне йомгаклау (үзбәя)
VI. Рефлексия
– Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?
VII. Өйгә эш: 138–139 нчы битләрдәге кагыйдәләрне өйрәнергә, 214 нче күнегүне эшләргә. Тест төзеп килергә.


Май санындагы башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ