Логотип Магариф уку
Цитата:

Халкыбыз мирасының бала тәрбияләүдәге роле

Мөхәммәтшина Ирина Әҗвәт кызы,Зәй районы  Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы«Бала тәрбияләү» дигәнне аң-белем бирү, тәрбия кылу дип аңларга була. Һәр халыкның үзенә генә хас тәрби...

Мөхәммәтшина Ирина Әҗвәт кызы,
Зәй районы  Түбән Биш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

«Бала тәрбияләү» дигәнне аң-белем бирү, тәрбия кылу дип аңларга була. Һәр халыкның үзенә генә хас тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, әхлак нормалары, тормыш-көнкүрешен оештыру, үз-үзен тотуы, буыннан-буынга күчеп, милли традицияләргә әверелгән. Димәк, халык педагогикасына буыннар күчеше хас. Ул, тәҗрибәгә таянып, милләтебезнең көчен, акылын, зирәклеген, зәвыгын, мәдәниятен, яшәү үзенчәлекләрен чагылдыруы белән кыйммәт.  Әби-бабаларыбыз үзләренең тәҗрибәләрен, дөньяны танып-белүләрен безгә мирас итеп калдырган.


Бүген дә авыл җирендә, әби-бабайлар белән бергәләп яшәгән гаиләләрдә халкыбызның күркәм традицияләренә нигезләнеп тәрбияләүче гаиләләр аз түгел. Алар туган илгә, милләткә тугры булу, хезмәт, сәламәт, зирәк һәм сәләтле булырга омтылу, киләчәгең турында кайгырту кебек сыйфатларны балаларда тәрбияләргә тырышалар. Аларның акыллы киңәшләрен баланың зиһененә сеңдереп кую, кешенең көндәлек һәм киләчәк тормышы өчен бик мөһим. Хәзерге ата-аналарның балаларына вакытлары бик аз кала. Әби-бабалары белән тыгыз элемтәдә яшәгән гаиләләрдә өлкәннәр балага тәрбияне халкыбызның кыска хикәяләре,  мәкаль-әйтемнәре, шигырьләр аша «сеңдереп» торалар. Уйнаганда, эшләгәндә, дәрес хәзерләгәндә әйтелгән шушы тәрбия чаралары танып-белү сәләтен дә үстерә, тәрбия ягыннан да әһәмиятле: «Игелекле бул», «Яхшы кеше белән юлдаш булсаң, җитәрсең син морадыңа, яман кеше белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка», «Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот», «Агачның тамырына балта чапканчы, киләчәген уйла», «Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәкне сөйлә».


Татар халкында ана иң изге, олы шәхес саналган. Ана булу кешелекнең дәрәҗәсе булып саналган. «Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың», «Өйнең яме ана белән». Гаиләдә ананы изгеләштерү ананың баланы зур авырлыклар белән табып-үстерүен, аның язмышын формалаштыруын, баласы өчен җавап бирергә әзер торуын аңлата.


Әтигә дә татар халкында зур роль бирелә. Ул сабыр булуы, һәр сүзен уйлап сөйләве, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, эчкечелеккә, тәмәке көйрәтүгә тискәре карашлы булуы  белән аерылып торган. Әни кеше нәфис, назлы, кайгыртучан булса, ир кеше үзеннән күпне таләп итүе, авырлыкларны үз өстенә алуы белән аерылып торган.  Әти – гаиләне авыр хәлләрдән яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы. Ир кешенең хезмәте – җилкә, беләк, гайрәт көче. Ана кеше хисле булса, ата кеше салкын акыл белән эш иткән. «Ирсез өй – мичсез өй», «Ирләр киңәше ил корган», «Атасы барның бәхете бар».


Ата-ананың үрнәк сыйфатлары, бигрәк тә ир бала өчен мөһим. «Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот», «Яман атадан яман ул». Атага хөрмәт күрсәтелергә тиешлеге һәрдаим искәртелеп торган: «Ата-өчен улы җан бирсә, улга – дан», «Мөгезен кем хур иткәнне болан онытмас, атасын кем хур иткәнне олан онытмас».


Бала ата-анасына зур хөрмәт белән карарга тиеш. Халык традицияләрен онытмасак, аларны бала тәрбияләүдә куллансак,  ата-анага хөрмәт тәрбияләү булыр иде. Югарыда әйтелгәннәрне һәрдаим истә тотып, балаларыбызны тәрбия кылсак, алдагы көннәребезгә ышанычыбыз артыр иде. Балаларыбызның өлкәннәрне хөрмәт итмәве,  мирасыбызны куллана белмәүдән килә. Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә әби-бабайның дөрес тәрбиясен күреп үскән оныклары аерылып тора. Алар кызыксынучанрак, эш тәртибен беләләр. Хәзерге буын ата-аналар арасында балаларына бер эш тә өйрәтмәүчеләр күп. Алар арасында баланың такта сөртүенә, сыйныфта кизү торуына, мәктәп бакчасында эшләвенә каршы килүчеләр аз түгел. Бала мәктәптә тәртип, җаваплы булу, калганнардан артта калмыйча тырышып эшләү күнекмәләрен үзләштерә. Мәктәптә күргәннәрне  баланың өендә әти-әнисенә эшләп күрсәтәсе килә. Ә әти-әнинең балага игътибары аз кала. Нәкъ менә шул вакытта әби-бабай ярдәме кирәк тә. Аларны мактап җибәрсәң, «Тагын да тырыш», дип үсендереп куйсаң, баланың хезмәткә мәхәббәте арта. Алга таба ул зур ярдәмче булып, ата-анасын хөрмәт итүче шәхес булып үсәчәк. Авыл җирендә бала эшләп үсә, чөнки эш җитәрлек дияргә яратабыз. Чынлыкта, авыл баласының күбесе мәктәптән кайткач, телевизор, компьютер каршына утыра. Чөнки күп гаиләләр мал асрамый. Өйдәге эшләрне әни кеше үзе тиз генә башкарып куя. Баланы эшкә өйрәтергә түземлекләре дә, вакытлары да юк. Әтиләрнең күбесе баланың укуы белән бөтенләй кызыксынмый. Беришләре мал табу максаты белән читтә эшли, беришләре эчеп көн үткәрә. Менә шул вакытта тәҗрибәле өлкәннәр ярдәмгә килсә, бик яхшы булыр иде. Ләкин күбесенең әби-бабалары читтә. Баланы аңлаучы, аның кечкенә генә уңышларына сөенә белүчеләр, дәртләндереп торучылар юк. Ваемсыз, өлкәннәрне хөрмәтләмәүче балалар каян килә икән дип шаккатабыз. Чынлыкта аларга дөрес тәрбия бирергә вакытыбыз юк, халкыбыз мирасын кулланмыйбыз.


Гаиләсе өчен җанын бирергә әзер булучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче балаларыбыз булсын дисәк, аларны  халкыбыз мирасы нигезендә эш сөючән, максатчан,тырыш итеп тәрбиялик. Максат куеп, аңа ирешергә омтылучы шәхесләр тәрбияләсәк, балаларыбыз, ныклы гаиләләр корып, тәрбияле киләчәкне үстерер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ